Котлы булсын Җиңү бәйрәмебез,
Күкләребез булсын гел аяз,
Җиңү килсен җирне нурга күмеп,
Күңелләрдә булсын һәрчак яз.
Тыныч ятыгыз сез, геройларым,
Кайтмаганнар сугыш кырыннан.
Онытмабыз сезне, һәрчак истә,
Рәхмәт сезгә яңа буыннан!
Кызганычка, без яңадан,
Сугыш сафларында торабыз.
Дошман һаман һөҗүм итә илгә,
Тик җиңәлмәс безне, беләбез.
Һәрбер язны көтеп алам җыяр өчен,
Шомырт чәчәкләре бәйләмен.
Кабат безгә алып килсен иде
Май айлары Җиңү бәйрәмен.
Язның йомшак, җылы, саф һавасы
Чәчләремә килеп сарыла.
Җиңү бәйрәменең аяз көне
Йөрәгемдә хисләр уята.
Сания МӘҖИТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 381
Добавить комментарий