Апрель ахырында миңа “Бердәмлег”ебезнең 35 еллык юбилеенда катнашырга насыйп булды. Самараның “Победа” мәдәният йорты фойесында гармун моңы агыла, куанычлы күрешү, очрашу авазлары ишетелә. Бәйрәм тантанасы бик ошады, хәтта күзләремә яшьләр килде.
Баш мөхәррир чыгышында газетага нигез салучыларның һәм күп еллар нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләрнең исем-фамилияләре яңгырады. Күбесе вафат инде, урыннары ожмахта булсын! Бәйрәмдә кунаклар да, бүләкләр дә, яхшы сүзләр дә бик күп иде. Минем хезмәтемә дә зур бәя биреп, Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән “ТАТМЕДИА” җәмгыятенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына бик рәхмәтлемен.
Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм “Заман” балалар фольклор коллективы, Казан артистлары чыгышы бик матур булды. Онытылмаслык күңелле кичә булып истә калачак. Барча оештыручыларга — “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы коллективына зур рәхмәтемне белдерәм, исәнлек-саулык, иҗади уңыш¬лар, тугры укучылар телим!
Ихтирам белән Нурания АБЗАЛОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 459
Добавить комментарий