«Яктылык» мәктәбе “Игелек атнасы” акциясе үткәрә

6Q-1sOQhW_Q12 – 18 майда «Яктылык» мәктәбе Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге белән берлектә икенче тапкыр “Игелек атнасы” үткәрә. Программада милли китап уку көннәре, “Игелек ярминкәсе” һәм башка чаралар каралган.

Ярминкәдә ата-аналар, укытучылар һәм укучылар ясаган кул эшләнмәләре, милли тәм-томнар, сувенирлар һәм башкалар сатылды. Җыелган акчаларның бер өлеше мохтаҗларга ярдәм итүгә, ә калганын Самараның Совет районы социаль тернәкләндерү бүлеге каршында эшләп килүче «Игелек Академиясе»ндә дәваланучылар өчен осталык дәресен үткәрүгә тотылачак.

“Балаларның активлыгы, әлеге чарада бик теләп катнашуы куандыра. Киләчәк буынга игелек орлыклары чәчеп, аларның бай уңыш бирүен дә күрербез, дип өметләнәбез”, — ди Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге методисты Рахима Хайрова.

6JH3SYc4FWYFy8bdkipB7U Q2q41NwNVnI re7fEJ52GY4 vuYhcTfLeBQ y0O95uqCcTk 1qR9uRW2Loo I1EVgkSVl_o

«Бердәмлек».

Просмотров: 450

Комментирование запрещено