Хәтерләүдән курыкма син…

9Hj4KU59rXg18 май -  Халыкара музейлар көне

Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабаларның
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди моңнар, нинди көйләр
Безгә калдырып киткәнен.

Гомер уза, еллар үтә, тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек дөньясы ашыга-ашыга киләчәккә атлый, бик сирәкләре генә артка борылып карый. Ә бит туган илебезнең патриоты булу өчен без туган ягыбызны, тирә-як табигатебезне, ана телебезне яратырга, гореф-гадәтләребезгә, милли мәдәниятебезгә тугрылыклы булырга тиешбез. Шулай ук туган як тарихын өйрәнү дә зарур. Тарих – шушы авылда, шәһәрдә яшәгән кешеләр язмышы бит ул. Үз халкы тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Ә моның өчен, беренче чиратта, үз гаиләң тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиешбез.

Туган ягыбыз, авылыбыз, мәктәбебез тарихын өйрәнү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калдыруда музейлар ярдәм итә. Ата-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсен өйрәнү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу өчен музей материаллары — чиксез бай хәзинә, ул кешене яшәргә өйрәтүче үзенчәлекле мәктәп булып хезмәт итә.

Гали авылы музее 2008 елда барлыкка килде. Нәкъ шул елны күрше чуваш авылында мәктәп төзелә башлады. Андагы укытучылар һәм укучылар, Гали авылы мәктәбе бинасына күченеп, икенче сменада укый башладылар.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 17 майда чыккан санында укый аласыз.

yTh5uSuxRiI 9Hj4KU59rXg-KARZ-bbY14

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 482

Комментирование запрещено