2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Россия президенты В.В. Путин 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте.
Әйе, илебез азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстанда һәм Чечняда, махсус хәрби операциядә гомерләрен ая¬маган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларны һәм офицерларны онытырга беребезнең дә хакы юк.
Мәңгелек ут яна. Шул утларда
Күпме язмыш яна, күпме яра.
Киләчәккә имин барыр өчен,
Үткәннәргә бер борылып кара.
Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Сугышның утлы мәхшәре безнең як авылларын да нык каһәрләгән, халыкны зар елаткан… Авылыбыздан Бөек Ватан сугышына 513 кеше киткән, 198 авылдашыбыз яу кырында ятып калган, ә 30сы хәбәрсез югалган. Авылдашларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына хатын-кызларыбыз да баскан.
Карт әбием Фәүзия Шәфигулла кызы Газизуллина шундый затлардан. Ул 1925 елның 1 маенда Гали авылында Шәфигулла Газулла улы Газизуллин гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе карбыз, кавын үстерү белән шөгыльләнә, умарта тота. Әнисе Сәхибҗамал барлык йорт эшләрен башкара. Фәүзиягә 18 яшь тулгач, Куйбышев шәһәрендә радиотелефонистлар әзерләү курсын тәмамлый. 1943 елда фронтка китә, башта зенит артиллериясе гаскәрләре составында — Смоленскта, аннары Минск тирәсендәге сугышларда катнаша, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Җиңү көнен Кёнигсберг шәһәрендә каршылый.
Туган авылына кайткач, үзе кебек үк, фронттан кайткан авылдашы Мәүлетгәрәй Гәрәев белән гаилә коралар. Мәүлетгәрәй бабай кырчылык бригадасында эшли. Гаиләдә алты бала туа. Тик Фәүзия әбиемә балаларының үсеп, тормыш юлына басуын күрергә насыйп булмый. Фронтта алган яралары, салкын окопларда ятып салкын тидерүләре якты дөньядан бик иртә алып китә. 1976 елда Фәүзия әбием вафат була, туган авылы зиратында күмелә.
Ирләре, уллары, туганнары сугыш кырында зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшлиләр. Хезмәт фронтында эшләгән хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырындагы батырлыкка тиң.
Мөгелсем исемле икенче карт әбием гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби инструктор булып эшләгән Газизҗан бабам хатыны Мөгелсемне, кызы Кәүсәрне һәм улы Хәлилне туган якларына озата. “Красный Мост авылына без тик “Зингер” тегү машинасын гына күтәреп кайттык, калган барлык өй җиһазлары Мәскәү фатирында калды. Сугыш елларында да, сугыштан соң да бу тегү машинасының файдасын мин бик күп күрдем”, — дип искә төшерә булган карт әбием. Авылга кайткач, әбием кайда гына эшләмәгән: кошчылык фермасында тырышкан, урман кискән, орлык ташыган, сука сукалаган – барысына да өлгергән. Хәтта нефтьчеләрдән алган ягулыкны 70 чакрым ераклыктагы Кләүле станциясенә җигүле ат белән ташыган. Менә шулай Мөгелсем әбием дә үзенең тырыш хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан.
Карт әбием Фәүзиянең улы Шамилгә дә (ул минем бабам — әниемнең әтисе) сугыш ачысын татырга туры килә. Ул 1979 — 1980 елларда Әфганстанда була. Джабад-Усардж, Мазари-Шариф, Саланга дип аталган җирләрдә сугыша. Аның “Воину — интернационалисту”, “От афганского народа” дигән медальләре бар.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел.
Сугышлар бүген дә дәвам итә. Россия президенты Владимир Путин карары буенча Украинада махсус хәрби операция башлана.
Минем икетуган абыем Дәмил Фаил улы Нәбиуллин 2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Ул Луганск Халык Республикасының Сватово шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. 2023 елның августында яралана.
Реабилитациядән соң яңадан сугышка китә, снайпер булып хезмәт итә. 2024 елның 21 декабрендә Донецк Халык Республикасы өчен барган сугышларда тагын каты яралана. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен Рәхмәт хаты һәм “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медале белән бүләкләнә.
Дәмил абыемның әтисе Фаил Камил улы Нәбиуллин да 2023 елның июнендә, 11 айга контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Контракт вакыты үтсә дә, Луганск Халык Республикасында хезмәт итүен дәвам итә. Ул хәрби машиналарга ягулык ташый. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” һәм “Сугыш хәрәкәтләре ветераны” медальләре белән бүләкләнә.
Минем әтием майор Рәфыйк Сәгыйдулла улы Исхаков Похвистнево районара Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары булып эшли. Күптән түгел Запорожье өлкәсендә махсус операциядә катнашты. Ул “Мактау грамотасы”, ”Рәхмәт хаты”, “За отличие в службе” 3нче дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
Әнием Рания Шамил кызы да Эчке эшләр капитаны. Ул шулай ук тырыш хезмәте өчен “Хезмәт өчен” 3нче дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
Нәселебездә илебез азатлыгы, тынычлыгы өчен көрәшүчеләрнең күп булуы миндә горурлык хисе уята. Бу карт әбиләрем Фәүзия һәм Мөгелсемнең безнең буынга калдырган үрнәге.
Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми, бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте менә шунда күренә.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк.
Руфинә ИСХАКОВА, Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 377
Аллахынын ряхмятендя бул бябечем, акыллым минем яраткан чебешем. Горурланам узен белян балам, ак бяхетляр сина жимешем!!!