Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
Илебез шушы көннәрдә Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итте. Ватан сугышы халкыбызга күпме кайгы һәм газаплар китергән! Миллионнарча гаиләләр туганнарын, ирләрен югалтканнар. Җиңү яулап кайта алганнарының да язмышы төрлечә булган. Кече Ватаныбыз тарихын, сугыш афәте аша узган якташларыбыз истәлеген киләчәк буыннарга да илтеп җиткерү өчен туган як тарихын өйрәнүчеләр архивларда казыналар, табылган тарихи фактларны бастырып чыгарырга тырышалар. Оренбург җире дә үз геройларын хәтерли. Бүген сезнең игътибарыгызга язмышлары Оренбург һәм Самара өлкәләре белән бәйле булган сугыш чоры гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез.
Михаил Савельевич Миңнекәев 1914 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Красный Яр районы, Кондырча авылында туган. Миңнекәевның хатыны Хәят апа сөйләвенчә, ире ярлы крестьян гаиләсендә үскән. Авыр елларда 14 баланың җидесе генә исән калган. Миша исемлесе Куйбышев элемтә техникумын тәмамлый. Ул укучылар арасында комсомол оешмасы секретаре булып тора. Стена газеталары чыгару, җыелышларда һәм җыеннарда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. ВЛКСМ шәһәр комитеты юлламасы буенча комсомол әйдаманы Оренбург очу училищесына юллама ала. Сугыш алды яшьләре арасында «Оренбург леткасы» укытып чыгарган хәрби очучылар аеруча популяр була.
Яшь курсантка училищеда бик ошый. Алар, беренчеләрдән булып, ерак бомбардировка авиациясенең яңа тибын — ИЛ-14 самолетларын өйрәнәләр. Ял көннәрендә курсантлар шәһәргә чыгып йөриләр, бигрәк тә «Урал» кинотеатры фильмнарын һәм Оренбург татар театры куйган пьесаларны яраталар. Топольләр паркындагы бию мәйданчыклары һәм күчмә кинотеатрлар да популяр була. Яшь очучы шушында гомерлек мәхәббәтен — Хәят Абдулла кызын очрата.
Хәят балалар йортында тәрбияләнгән. Ул белемгә тартыла, татар педагогия техникумын тәмамлый. Кыз шигъриятне бик ярата, шигырьләр яза. Кәгазь аз булганлыктан, Хәят шигырьләрен бүлмә стенасына матур итеп яза бара.
Язманы тулысынча «Бердәмлек»нең 10 майда чыккан 17 санында укыгыз.
Нур ХӨСӘЕНОВ, Оренбург төбәге тарихын өйрәнүче.
«Бердәмлек».
Просмотров: 378
Добавить комментарий