24 майда Тупли авылында бик матур чара — якташлар очрашуы бәйрәме үтте.
Иң элек шушы авылда туып-үскән һәм бүгенге көндә биредә яшәүче Вил Ярулла улы Мостафин тәкъдим белән чыкты: Урам җыены оештырырга, чарага Калмук очында туып-үскән якташларны чакырырга.
Әлеге тәкъдимне хуплап, оештыру-үткәрү мәсьәләләрен өсләренә Якуп абый һәм Мәрьям апа Абдулловларның кызлары һәм кияүләре алдылар. Бигрәк тә Иршат Зәйдуллинны аерым атап үтәргә кирәк. Ул Нурулла коесы тирәсен чистартуны, барча физик эшләрне оештырды.
Җыенга кайтучыларның берсе дә буш кул белән килмәделәр. Кайсы эчпочмаклар, кайсы пироглар, кайсы җиләк-җимеш, кайсы салатлар алып кайттылар.
Авылның имамнары «Ясин» укып, мәҗлесне башладылар. Аннан соң пылау, шашлыклар ашап, тәм-томнар белән чәйләр эчеп, җырлап-биеп, сөйләшеп, төнгә кадәр утырдык.
Бер очрашу – үзе бер гомер. Матур чара күңелләрне нечкәртеп, сафландырып җибәрде. Йөрәккә дәрт, тәнгә дәрман алдык, гомергә җитәрлек бер хатирә итеп сакларлык бәйрәмдә катнаштык.
Исмәгыйль ЛАТЫЙПОВ.
Тупли авылы, Елховка районы.
Просмотров: 508
КОЕ-ЧИШМЯ
Калмык очында кое ачылды-
Исеме аның «Нурулла»!
Тәмле шифалы су эчәсең килсә-
Киләсең дустым шунда!
Элек заман монда кое булган-
Ефәк юлы шуннан узган!
Тешләренә кергән Якуб абыйның:
«Ак сакаллы бабай -шифалы су
Менә шунда дигән»!!!!
Чылтырап ага «Чишмә» -кое кемеш суы-
Файдасы бар һәр кемгә!!!
Рәхмәт сезгә авылдашлар -
Шифалы суны арчып биргәнгә !!!!
Исән чакларда -Кайтыгыз авылдашлар туган якларга
Чишмә суының булыр шифасы
Файдасы булыр туган җирнең саф һавасы
Вил Ярулла улы Мустафин
ШИФАЛЫ ЧИШМӘ ТАРИХЫ. Чишмәләрнең суы тәмле Тәмле суын эчә авылдашлар.
Шушы чишмә суын эчеп, Тәннәремә сихәт алам. Чишмәнең кыскача тарихы. 1960 елларда колхоз рәисе Абузяров Борхан Ибраһим улы , бер оешмадан эшчеләр яллап авылда уннан артык чишмә казытты.Безнең урамда иске кое Файзуллин Нурулла бабай өе каршында иде.Нурулла бабай яңа коены, түбәнгәрәк, елга ярыннан су чыгып торган урынга казырга Абузяровны ризаландырды. Кое казылды, суы бик тәмле. 1963 елда түгәрәк бетон куеп, астына бүрәнәдән бура бурап эшләнде.Коены тирә-күршеләр арчып, төзекләндереп торды.1970 ел башында авылга су үткәрелде. Кое онытылды, Нурулла бабай да үлде……Ләкин аның суы куйган трубадан буага агып торды.Шул чорда урамда яшәүче яшь егетләр Искәндәр һәм Ислям Якуповлар, Хатимулла һәм Җәудәт Летфуллиннар һәм башкалар кое тирәсенә койма тотып, тал агачлар утыртып, колга куйдылар, чиләк элделәр. Күп еллар үтте. Авылга шәһәргә киткән авылдашларыбыз кайтты. Алар арасыннан авылдашыбыз Гыймран улы Əхтәм беренчеләрдән булып, халык һәм эч мәчет ярдәмендә иске ташланган буаны төзәтте , аны чүптән чистартып, буага балык җибәрде.Һәм дә шул онытылган, ташланган чишмәне арчырга көреште. Анарга бу эштә Якуб кызы Гельсинә беренчеләрдән булып бик зур ярдәм итте. Ул эшчеләр алып кайтып, чишмәне бурасына кадәр чистартырды. Ахтәм кирпич китертте, шул кирпичтән Садыков Фәтһетдин кияүе Һадиулла улы Шәфигулла Норлаттан килеп, матур итеп чишмәнең тирә-ягын ясады. Шуннан соң да әле Əхтәм чишмәне эч тапкыр чистартты. Анарга бу эштә Самарада яшәүче егетләр: Йосыф Гильметдинов,Рөстәм Гарифуллин, калмугоч егетләре :Җәүдәт Летфуллин, Иршат Зайдуллин ,Гафуров Ринат ,Минаухат Шакмаев, Тальгат Шарапов, Рөстәм Шакмаев,колмаер мәчете имамы Хайруллин Шәкирт, Валиев Ислям, Мустафин Виль, Мустафин Гумәр һәм башкалар бик зур ярдәм күрсәттеләр. Мустафин Виль авылдашыбыз Канафиева Нәсихадан суны тикшертте. Суның сыйфаты бөтен күрсәткечләр буенча бик яхшы диеп табылган. Һәмдә бу чишмәне матурландырып , тирә ягын сыйфатлы итеп тотып , заманча яңа нур эстәүчеләр Исмагилов Ахмәт уллары Тальгат , Ахтәм, Агзәм . Аларның алтын куллары белән эшләнгән чишмә бүгенгесе көндә безнең күз алдыбызда !
Чишмә озак еллар саф сулары белән кешеләрне сөендереп, дәвалап , шифа һәм сихәт биреп торсын. Чишмәне ясарга булышучыларга,һәрбер кешегә ходай тәгалә әҗер сәвапларын бирсен. Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихат бирә, көч кертә. Аның янына туктап, кул- битенңе юсаң ,уч тутырып су эчсәң, эстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең шуңадыр кешенең дөньясы, элек-электән чишмәләргә ихтибарлы булган. Аларны чистарту,төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге,саваплы эш булып саналган. Чишмә суы -Аллаһы тагалә биргән зур нигъмәт.Чиста су-тормыш чыганагы.Еллар узу белән аның кадерен тагын да аңларбыз әле. Чишмәгә һәм аны карап торучы авылдашларга киң бәхетле озын гомер теләп зур ихтирам белән Якуб Госман улы Абдулов. Авырлыклардан абынган чаклар да күп булды.Язмыш шундый борылышлар әзерләп куйгач ни хәл итәсең,түзәсең.
Сабыр канатларым гына сына күрмәсен.
Күңел түремдәге хәтирәләремне ак кәгазьгә төшерәм. Берәүләр укыр да онытыр… Икенчеләр гыйбрәт алыр…..
Ә кемдер бәлки үзен таныр….
Аллага шекер , искиткеч матур очрашу мәҗлесе узып та китте . Әрвахларга догалар укылды , чишмәнең тарихы искә алынды , » Нурулла чишмәсен» беренчеләрдән булып ,арчу-төзекләндерү эшләреннән башлап җибәрүчеләрдән алып ,заманча яңа сулыш кертеп , матурландырып ясаучыларга кадәр ,рәхмәт сүзләре әйтелде .
Аллаһымның хисапсыз рәхмәте булсын имамнарыбызга :Әндәрҗан абый, Наил абый, Шакирт, авыл башлыгы Зайдуллин Минехат Саитгалиевичка , һәмдә һәрбер очрашуга килгән авылдашларга. Барыгызда зурлап күчтәнәч белән килгәнсез , буш кул белән килүче булмагандыр мөгаен. Табындагы барлык тәмле -темлеләр барысыда кадерле авылдашларыбызныкы . Ул ничәмә-ничә терле пирог дисеңме, пәрәмәчләр, эчпочмаклар , беленнәр,бәлешләр, кайнаткан шикәре,чәк-чәк ,баурсагы ,салатлары ,яшелчә,җиләк-җимешләре -барысыда телеңне йотарлык тәмле-татлы !
Барыгызда исемлеккә кертеп әйтеп торуы кирәк түгел диеп уйлыйм , алайда берничә исемне әйтеп китмичә булдыралмам . Иң беренче Латыпов Исмагиль абыйга -телеңне йотарлык итеп тәмле плов перешергән өчен , Киямова Равиләгә, үзе кайтмасада , эчпочмакларың вакытында кайнар килеш кайтып җитте ,бииик тәмле иде
Аннары самовар….. Ул самовар аерым бер тарихка лаеклы -мин белмим кемнең башы җитеп , уңганлыгы җитеп ,шундый зур самовар ясаган, ул мөгаен чын татар кешеседер диеп беләм , рәхмәт ул алтын куллы кешегә .
Һәмдә инде бик зур рәхмәт Мустафин Виль абыйга , үзенең идеясен , хыялын чынга ашуына ышанып , шундый зур эшкә алынып , башыннан ахырына кадәр идарә пультында торып ,финанс ягыннан бер үзе ярдәм иткән өчен !
Һәм Хакимова Менирә апага , Виль абыйның идеясен хуплап , әзерләнүгә зур элешен кертеп ,һәр яктан ярдәм иткән өчен !!!
Шундый күп кеше кайтыр диеп уйламаган да идек . Бигрәк тә балаларның күп булуы бик тә шатландырды !!!
Матур тәбигать кочагында очрашып , күрешеп , сөйләшеп , аралашып утыруы , Йосыф абыйның уйнаткан гармун моңнарын тыңлап , кушылып җырлап , тыпырдатып биеп алулар -үзе рәхәт , үзе бер бәхет !!!
Шундый очрашулар даими булсын иде дигән өметтә калабыз!
Пингбек: Бер очрашу – үзе бер гомер | Всемирный конгресс татар