60 ел бергә яшәү — үзе зур бәхет…

YB6JtLO5-EsИ-и-ий, гомерләр…  Аккан судай, шулкадәр тиз узалар шул… 

60 ел гомер 60 көн генә түгел… Аның алтмыш эссе җәйләре, моңсу көзләре, карлы-буранлы салкын кышлары, ямьле матур язлары ни тора… 

Бүгенге язмамның геройлары — бергә 60 ел яшәүче, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Ринат Зиннәт улы һәм Гөлчирә Әхмәтгали кызы Нуриевлар. 

Ринат абый белән Гөлчирә апай — бүгенге көндә бик бәхетле парлар, Аллаһыга шөкер. Үз аякларында йөреп, аек акыл белән фикер йөртеп, булганына куанып яшиләр.  Ләкин аларга тулы бәхет һәм тынычлык белән гомер итү өчен күп сынаулар, сикәлтәле юллар үтәргә, гомер буе көнне төнгә ялгап эшләргә туры килгән.

Ринат абый 1941 елда Бозбаш авылында туа, Зиннәт бабай белән Минҗамал апаның беренче баласы була ул.

Зиннәт бабай фин сугышыннан кайтып, 1940 елда уңган, сөйкемле, чем-кара күзле, озын толымлы Минҗамал  исемле кызга өйләнә. Тик яшьләр бәхетле пар булып яши алмыйлар, чөнки яңа сугыш башлана. Зиннәт бабай кабат фронтка китә, ә Ринат абый әтисенең яу кырына китүеннән соң туа.

Минҗамал апа сугыш елларында «балам яшь» дип тормый, кирәк икән — кырга, кирәк икән — фермага эшкә йөри. Ире фронттан исән-сау кайткач, шатлыкның иге-чиге булмый. 

Ринат абыйның балачагы, яшьлек еллары Бозбаш авылында үтә. Мәктәптә тырышып укый ул. 7-9 сыйныфларда белем алганда колхозда эшләргә дә өлгерә. Аннан армия сафларына алына, хезмәтеннән әти-әнисенә мактау хатлары килеп тора.

1959 елны  Нуриевлар гаиләсе Яңа Ярмәк авылына күченәләр.  Армиядә чыныгып кайткан егет мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша. Ярмәк сылуына күзе төшә, күп тә үтми Гөлчирә апага тәкъдим ясый.  Тыйнак кына туйлар ясап, яшьләр гаилә коралар, матур гына яшәп китәләр. Тормышларын тулыландырып-ямьләндереп, бер-бер артлы уллары Альберт, Роберт, Руслан дөньяга аваз салалар. 

Альберт бик шук, чая бала була. Су керергә төшкәч, мәтеле балчыктан төрле-төрле уенчыклар ясый. Шулай беркөнне, су кергәндә, әйләнмәгә өләгеп, су төбенә китә һәм судан чыкмый. Гомере бетүгә сәбәп булгандыр инде. Югыйсә, бик оста йөзә белгән бала бит… Искә алулар дога булып иңсен, бер Аллаһым…

Әти-әнисенең йөрәкләре төлгәләнә, үзәкләре өзелә. Күпме күз яшьләре түгә алар: йөрәк пәрәңне җир куйнына илтеп куюлар бик авыр шул…

Хәсрәт бер-бер артлы килә, адәм балаларын сыный. Икенче елны, янгын чыгып, өйләре янып бетә. Тик бирешми Нуриевлар. Өр-яңадан өйләр коралар, каралты-куралар булдыралар. Авыл халкы да ярдәм итә аларга, өмәләрдә катнаша.

42 ел стажы булган Ринат Зиннәт улы күпме авыл баласына тәрбия бирде. Физкультура, хезмәт, тарих дәресләре укытты, завуч, мәктәп директоры булып, үз хезмәтенә бөтен күңелен биреп эшләде. 

Әле бит ул вакытта укытучының эше дәресләрдән генә тормады. Колхозда урып-җыю вакытында булышу дисеңме, кичен клубта спектакльләр кую, концертларда чыгышлар ясау, партия эшләрендә катнашу дисеңме, ветераннар советы рәисе, авыл старостасы булу дисеңме. Санап та бетеререрлек түгел инде абыйның уңган-булганлыкларын. Соңгы елларда районыбызның мактаулы шәхесе мәчеттә эшли.  Авылыбызда узган чараларда теләп катнаша, һәрвакыт ярдәм итеп тора.

Гөлчирә апа гомер буе сыер савучы булып эшләде. Хезмәт ветераны авылда узган чараларда катнашып, үзенең моңлы җырлары белән авыл халкын сөендереп тора.

Юбилярларыбызның уллары Роберт һәм Руслан югары белем алып, гаиләләр корып, үз тормышларын алып баралар.

Роберт Подбельскида ветеринария табибы булып эшли. Аның улы Радик үсеп җиткән инде, университет тәмамлаган, эшләп йөри. 

Руслан — теш табибы, ике кыз атасы. Алинәләре гаиләсе белән Испаниядә яши, әти-әнисенә онык, әби-бабасына оныкчык бүләк иткән. Камилла Самарның «Яктылык» мәктәбендә белем алып, хәзерге вакытта техникумда укый. 

Менә шулай Ринат абый белән Гөлчирә апа  60 ел бергә, пар канатлар, пар былбыллар булып, гомер итәләр. Үзеңне  бәхетле тойганда, тормыш итү — капка ачып-япкан кебек кенә бит ул. Әле карыйсың, яшь кыз белән егет, икенче караганда — чәчләре чал сарган олы буын кешеләре.

Кайчан барсаң да, бик кунакчыл Нуриевлар, мәрхәмәтлеләр. Тәм-томнар белән чәйләр эчереп, хәл-әхвәлләр сорашып, кирәк булса ярдәм итеп, озатып калалар.

Ил-көннәребез тыныч, балаларыбыз тәүфыйклы, игелекле булсыннар диеп, дога кылып утырган олы буын кешеләренә — Ринат абый белән Гөлчирә апага — рәхмәт әйтәсе килә.  Ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхетле картлык телисе килә. Ходай Тәгәлә берүк үзләрен тигезлектән аермасын.

YB6JtLO5-Es

 Розалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылы,  Камышлы районы.

Просмотров: 431

Комментирование запрещено