Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хөкүмәт дәрәҗәсендә хәләл ризыкка игътибар итүне мөселманнар өчен сөенеч булуын әйтте.
«KazanForum» кысаларында оештырылган «Kazan Halal Market» оештыручыларына рәхмәт. Менә шундый заман бар иде, хәләл әйбер ашарга дип, Казанда бер җирдә дә табып булмый иде. Аллаһка шөкер, мондый әйберләр булыр дип без хыяллана да алмадык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын оештырган кешеләргә дә», – дип әйтте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Форум кысаларында 200дән артык чара узды, 130 килешү һәм меморандум имзаланды, шул исәптән 75 халыкара килешү. «Russia Halal Expo» күргәзмәсендә 12 илдән 54 стенд тәкъдим ителде.
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Просмотров: 324
Добавить комментарий