30 майда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесе узачак. Бу хакта Тәтешле районы хакимиятенең социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.
«Кадерле дуслар! Вокаль сәнгатьне яратучы һәваскәрләрне һәм профессиональләрне татар һәм башкорт халкының легендар җырчысы Хәния Фәрхи исемендәге V төбәкара фестиваль-бәйгесенә чакырабыз. Ул моң иясенең 65 еллыгына багышлана. Хәния Фәрхинең онытылмас җырларын бергәләп җырлыйк. Рәхим итегез!» – диелгән хәбәрдә.
Просмотров: 358
Добавить комментарий