Республика Татарстан станет площадкой для реализации образовательного проекта «ТатАрча Мирас» с 4 по 9 июня 2025 года. Инициатива организована Федеральной национально-культурной автономией татар и ориентирована на молодых татар, проживающих за пределами республики.
Базой проведения станет Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая.
Программа соберет 60 участников из разных уголков России и предоставит им уникальную возможность глубже познакомиться с татарской историей, культурой и традициями. В рамках проекта запланированы лекции от ведущих экспертов, экскурсии по достопримечательностям Высокогорского, Арского и Атнинского районов, а также мастер-классы по ремеслам – от кожаной мозаики и татарской вышивки до национальной кухни.
Особое место в программе займут посещение районного Сабантуя и празднование Курбан-байрама, что позволит участникам ощутить живую связь с культурным наследием.
Проект направлен на укрепление национальной идентичности, межпоколенческих связей и формирование активного сообщества молодежи, гордящейся своим происхождением и стремящейся к сохранению и развитию татарской культуры.
Патриотическое воспитание молодежи соответствует целям национального проекта «Семья».
***
Россиянең төрле төбәкләреннән килүче татар яшьләре өчен Арча районында «ТатАрча Мирас» уникаль мәгариф проекты узачак. Ул Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыган һәм 4-9 июнь көннәрендә булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова билгеләвенчә, бирегә иҗатка мөкиббән яшьләрне җыйганнар.
«Без ел саен «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар, сменалар оештырабыз, булышабыз. Ә инде хәзер үзебезнең иҗат итүче татар яшьләрен җыярга булдык. Әлеге көнгә илнең 30 төбәгеннән гаризалар кабул иттек. Катнашучылар географиясе: Сахалиннан башлап Кырымга кадәр. Ул ел саен чараларда активлык күрсәтә торган Омск, Новосибирск, Свердлов һәм Чиләбе өлкәләрен әйтеп тә тормыйм инде. Шундый ерак җирләрдән дә катнашырга теләк белдерәләр. Безнең әлеге смена тулысынча иҗатка багышланган. Шушы биш көн эчендә катнашучыларга гореф-гадәтләребезне, халкыбыз бәйрәмнәрен күрсәтербез. Шуннан осталык дәресләре булачак һәм күп кенә экскурсияләр булачак. Проект уникаль, беренче тапкыр оештырыла», – диде ул.
Барлыгы проектта Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 60 катнашучы көтелә.
«Безнең чараларда катнашучыларның күпчелеге үзләре яшәгән төбәкләрдә төрле проектларның җитәкчеләре булып торалар. Алар йолаларыбыз буенча халкыбыз бәйрәмнәрен оештыралар. Кичке чараларның күбесен төбәкләрдән килгән татар яшьләре үзләре үк алып баралар. Мәсәлән, Свердлов өлкәсеннән киләчәк яшьләр «Каз өмәсе» йоласын күрсәтмәкчеләр. Шуннан соң Чиләбе яшьләре спорт белән бик актив шөгыльләнәләр. Алар көннәр җылы, матур торса, ачык һавада спорт бәйгеләре үткәрергә телиләр. Ул яшьләрнең күбесе Казанда булган инде. Шуңа күрә дә аларның Татарстанның районнарын һәм авыл тормышын күрәселәре килә. Шуңа күрә дә без данлы Арча якларына күз салырга булдык», – ди «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева.
Проект кысаларында җыелган яшьләрне Иске Казан музеена, Кырлай якларына алып барырга җыеналар. Шулай ук сменада катнашучылар район Сабан туен һәм Корбан Гаете бәйрәмен күрә алачак.
Просмотров: 375
Добавить комментарий