Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
Илебез шушы көннәрдә Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итте. Ватан сугышы халкыбызга күпме кайгы һәм газаплар китергән! Миллионнарча гаиләләр туганнарын, ирләрен югалтканнар. Җиңү яулап кайта алганнарының да язмышы төрлечә булган. Кече Ватаныбыз тарихын, сугыш афәте аша узган якташларыбыз истәлеген киләчәк буыннарга да илтеп җиткерү өчен туган як тарихын өйрәнүчеләр архивларда казыналар, табылган тарихи фактларны бастырып чыгарырга тырышалар. Оренбург җире дә үз геройларын хәтерли. Бүген сезнең игътибарыгызга язмышлары Оренбург һәм Самара өлкәләре белән бәйле булган сугыш чоры гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез. Читать полностью