На ВФМС Дмитрий Азаров обсудил с самарской делегацией вопросы молодежной политики и межэтнических отношений / Самара өлкәсе бөтен дөньяга таныла

5d391d44-4ae4-4d54-863c-015f21cb10a5В воскресенье, 15 октября, врио губернатора Самарской области Дмитрий Азаров посетил XIX Всемирный фестиваль молодежи и студентов, который проходит в олимпийском парке Сочи.

Глава региона провел встречу с самарской делегацией участников. Чести посетить ВФМС удостоились 125 ребят-жителей губернии.

Встреча прошла в формате живого общения — Дмитрию Азарову задали множество вопросов, касающихся развития спорта, образования, бизнеса, кадровой политики, международных отношений в Самарской области.

Участница делегации Мария Резванова предложила главе региона активно развивать в губернии международное сотрудничество. В пример она привела, наработанный опыт в рамках молодежного фестиваля Приволжского федерального округа «iВолга».

«В этом году на «iВолгу» приехали представители 21 страны. Мы до сих пор продолжаем поддерживать с ними отношения.  Как вы смотрите на проведение отдельного международного фестиваля в Самарской губернии?» — задала вопрос девушка Дмитрию Азарову.

В первую очередь, глава региона отметил большой потенциал «iВолги».

» «iВолга» у нас стала замечательной традицией. Форум внесен в реестр общегосударственных мероприятий. Я вижу в «iВолге» колоссальный потенциал. Там представлено огромное количество классных проектов, которые уже реализованы. Конечно, если мы пригласим иностранных ребят, у нас появятся предпосылки более активно развиваться», — сказал глава региона.

Также в ходе встречи был поднят вопрос о важности межэтнических отношений. Участник Ринат Исказиев поинтересовался, есть ли в регионе специалисты в данном направлении.

«Потребность в таких специалистах есть. К полномочиям муниципалитетов относится и ряд задач в рамках межэтнических отношений. Конечно, нам нужны люди, обладающими профессиональными знаниями. И это проблема не только нашей губернии, но и всей страны, — обозначил Дмитрий Азаров. — В Самарской области никогда не было межэтнических проблем и не будет, если мы продолжим сохранять мир между представителями разных национальностей. Чем больше мы знаем о культуре разных народов, тем меньше страхов и конфликтов будет в мире, а значит, больше любви и взаимоуважения».

По итогам встречи Дмитрий Азаров признался, что самым важным событием дня стала именно встреча с самарской делегацией.

«Наши ребята замечательные, талантливые, яркие люди, уже добившиеся успеха в своей жизни и профессии. От них я ждал и услышал идеи, рассказы о своих проектах, которые не просто можно реализовать, это надо делать в самое ближайшее время. И делать мы это будем вместе. Мы крайне заинтересованы в том, чтобы талантливые, ответственные молодые люди вместе с нами формировали будущее и настоящее региона», — прокомментировал глава области.

По признанию самих участников, встреча с Дмитрием Азаровым прошла очень интересно и продуктивно.

5d391d44-4ae4-4d54-863c-015f21cb10a5«Очень здорово, что у Дмитрия Игоревича было время встретиться с ребятами из Самарской области. Беседа прошла неформально, без каких-либо заготовок и ограничений. У нас был живой диалог в течение часа. Очень приятно, что глава региона, несмотря на то что совсем недавно вступил в должность, владеет всей информацией и понимает темы, которые волнуют молодежь», — поделился впечатлениям участник самарской делегации Сергей Бурцев.

volga.news

* * *

Сочида 15 октябрьдә башланган XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумы ахырына якынлашып килә. 180 илдән килгән 30 меңгә якын делегатлар бер атна дәвамында төрле чараларда, мастер-классларда катнашып, икътисад, кече һәм урта бизнес үсеше, төрле мәдәният вәкилләренең үзара аралашуы, милләтнең мәдәни үсеше темаларына фикер алыштылар, булган проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр. Оештыручылар фестивальдә катнашучыларны төрле илләрнең мәдәнияте, яшәеше белән якыннан таныштыру максатыннан һәр көнне бер илгә багышлаганнар иде. Мәсәлән, чараның беренче көнендә яшьләр Американы “ачсалар”, икенче көнне инде Африка буйлап “сәяхәт” иттеләр.

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумына Самара өлкәсеннән дә 125 кеше — студентлар, булачак сәясәтчеләр, иҗади һөнәр ияләре, спортсменнар килгән иде. Алар Олимпия паркының медиа мәйданында регионның казанышларын яктырткан күргәзмә оештырдылар.

Мөхтәрәм кунаклардан аның экспонатлары белән иң беренче булып өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров танышып чыкты. Самараның Волгарь бистәсендә төзелеп килгән “Халыклар дуслыгы паркы” макеты аңарда һәм яшьләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Бу этнографик проект бер ел элек региональ “Өлкә халыклары берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла башлады. Аның территориясендә ял итү урыннары, балалар өчен кечкенә зоопарк булачак, төрле милли бәйрәмнәрне дә самаралылар шунда уздырырга ниятлиләр. Анда регионда яшәүче 22 төп этносның көнкүрешләрен һәм мәдәниятен чагылдырган милли йортлар да төзелеп килә. Корылмаларны төзүдә халыкларның гореф гадәтләре, хәтта вак кына әйберләр дә күздә тотылган. Бүген чуваш, осетин, дагстан һәм белорус йортлары әзер дисәң дә була инде. Калганнарының да йорт тартмалары куелган, ишек алларында төзекләндерү эшләре бара.

Паркта агачлар һәм куаклар утыртылган, сукмаклар салына. Этнографик комплексның директоры Игорь Буров сүзләренчә, ландшафт әллә ни зур үз­гәрешләр кичермәгән. “Футбол буенча Дөнья чемпионатына вакыт аз калып бара, аңа кадәр парктагы төп эшләрне тә­мамлыйсы иде. Регионыбыз Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга таныла. Төрле илләрдә яшәүче халыклар өлкәбез турында күбрәк белсен өчен, без аны лаеклы тәкъдим итәргә тиешбез. Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумы монарга менә дигән мәйданчык. Бу яшьләргә яшьтәшләре белән танышырга да, актуаль проблемаларга үз карашларын белдерергә һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итәргә ярдәм итә”, — дип үз фикерен белдерде соңыннан Дмитрий Азаров.

Регион башлыгы Самара делегатлары белән очрашу да үткәрде. Яшьләр җитәкчегә регионда спорт, мәгариф, бизнес үсешенә кагылышлы һәм үзләрен борчыган башка күптөрле сораулар бирделәр.

Волжски районының яшьләр оешмасы активисты Мария Резванова Дмитрий Игоревичка губернада халыкара хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Аның: “Идел буе федераль округының “iВолга” яшьләр фестиваленә быел 21 ил вәкилләре килгән иде, һәм без алар белән әле дә аралашабыз. Өлкәбездә аерым халыкара фестиваль үткәрүгә ничек карыйсыз?” — дигән соравына регион башлыгы: “iВолга” яшьләр фестиваленең киләчәге зур, ул дәүләт чаралары реестрына кертелгән. Анда тәкъдим ителгән проектларның күбесе тормышка ашырылып бара. Әлбәттә, фестивальгә чит ил вәкилләрен дә чакырсак, сезгә үсәргә мөмкинчелекләр тагы да күбрәк булачак”, — дип җавап бирде.

Очрашуда өлкәбездәге этникара мө­нәсәбәтләргә дә кагылдылар. Са­мара­ның Яшьләр йорты вәкиле Ринат Исказиев бу юнәлештә эшләүче белгечләр бармы, дип кызыксынды.

- Бу юнәлештә белгечләр бездә дә, башка регионнарда да җитешми. Өлкәбездә этникара проблемалар булганы юк һәм киләчәктә дә булмасын дисәк, милләтара дуслыкыны сакларга тиешбез. Төрле халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында ни кадәр күбрәк беләбез, шул кадәр аларны хөрмәт итәчәкбез, — дип сөйләде Дмитрий Азаров.

Очрашу бер сәгатькә якын дәвам итте һәм аңардан регион башлыгы да, яшьләр дә канәгать калдылар.

- Дмитрий Игоревичның Самара делегатлары белән очрашып, сөйләшергә вакыт табуы бик әйбәт булды. Әле яңа гы­на вазифаларына керешүенә карамас­тан, аның барлык мәгълүматларга ия булуы, яшьләрне борчыган мәсьәләләрне аңлавы һәм аларга ярдәм итәргә әзерлеге сокландырды, — дип сөйләде Самара делегаты Сергей Бурцев.

“Халыклар дуслыгы паркы” директоры Игорь БУРОВ (сулда) Дмитрий АЗАРОВка паркның макетын күрсәтә.

“Халыклар дуслыгы паркы” директоры Игорь БУРОВ (сулда) Дмитрий АЗАРОВка паркның макетын күрсәтә.

 

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Самарская область на Всемирном фестивале молодежи и студентов представит Парк Дружбы народов

Просмотров: 1265

Один комментарий

  1. Исправьте корреспондента Волганьюс, не Ренат Сказиев, а Ренат Исказиев (https://vk.com/iskaziev) Безнен егет ул!