​В Казани проходит пленарное заседание Всероссийского съезда учителей татарского языка и литературы / Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды пленар утырышы бара

1531211301_33273

Самарскую область представляет делегация учителей татарского языка и литературы, руководителей школ с изучением родного языка во главе с исполнительным директором Самарского областного татарского общества «Туган тел» и Самарской областной татарской национально-культурной автономии Ф.С.Махмутовым.

В эти минуты в казанском «Корстоне» проходит пленарное заседание VII Всероссийского съезда учителей татарского языка и литературы, в котором участвуют методисты, кураторы национального образования РФ, руководители образовательных организаций с татарским языком, руководители татарских общественных организаций и национально-культурных автономий татар из 30 регионов России и из Казахстана.

В курултае участвуют около 700 делегатов. Представители высшего руководства республики в заседании не участвовали. Татарстан был представлен в лице вице-премьеров — министра образования и науки РТ Рафиса Бурганова и председателя «Милли шура» Василя Шайхразиева.

Также с приветственной речью выступили директор департамента государственной политики в сфере общего образования минобрнауки РФ Андрей Петров, председатель комитета госсовета по образованию, культуры, науки и национальным вопросам Разиль Валеев. Основной доклад зачитал замминобрнауки Татарстана Ильсур Хадиуллин. Предполагается, что работа съезда завершится принятием резолюции, где будут прописаны рецепты сохранения преподавания татарского языка и литературы как в республике, так и регионах России.

business-gazeta.ru

* * *

Бу минутларда Казанның «Корстон» комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды пленар утырышы бара.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын билгеләп узды. «Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр. Милли юнәлештәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм», — диде министр.

Ул съездның өч көн барганын әйтте. Кукмарада делегатларның милли мәгариф торышы белән танышуларын белдерде. «Халкыбызның «киңәшле эш таркалмас» дигән мәкале бар», — диде Борһанов.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән миристрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров бүген төп сорауларның берсе туган телләрне укыту белән бәйле булуын искәртте. «Резолюцияне карадым- закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу сорау белән системалы нигездә шөгыльләнә. Министрлыкта эшче төркем төзелде, аңа галимнәр, мәгариф идарәләре органнары вәкилләре керде. Без кирәкле норматив документлар эшлибез. Безгә хәзер нормативны яңартырга туры киләчәк. Урыннарда эш ничек оештырылуын карыйбыз», — диде.

Петров әле БДИлар тәмамланып озак та үтмичә, проблемаларны чишү юллары турында сөйләшергә төрле төбәкләрдән Казанга килүләре өчен, укытучыларга рәхмәтен җиткерде. «Бу хәрәкәттә бергә барып, карарлар кабул итәчәкбез. Без Татарстандагы коллегаларга хас булганча эш итәчәкбез. Монда төрле мәсьәләләр акыл белән уйлап эшләнгән. Туган телләрне укытуны да шулай оештырачакбыз. Без хәзер урта мәктәптә туган телләрне өйрәтү концепциясен эшлибез», — дип белдерде ул. 

  • Съезд эшендә Россиянең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан һәм Казахстаннан 700 делегат катнаша.

«Татар-информ».


КОНТЕКСТ:

Татар теле укытучыларын ябык очрашуга җыйдылар / Всероссийский съезд учителей татарского языка и литературы проходит за закрытыми от СМИ дверями (ВИДЕО)

Просмотров: 1110

Комментирование запрещено