“Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшүне татар артистлары тәҗрибә туплау дип саныйлар / Татарстанские артисты набирают опыт на съемках сериала «Зулейха открывает глаза» (ВИДЕО)

9329Татар театрларының күренекле артистлары “Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшүне үзләре өчен зур тәҗрибә дип саныйлар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, актер Фернат Насыйбуллиннар бу көннәрдә Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә торган сериалда катнашалар. “Татар-информ” хәбәрчесе күренекле татар артистларын кино төшерү мәйданчыгында очратты.

Татар актерлары икенче пландагы рольләрне уйныйлар. Алар Себергә сөрелгән төрле милләт кешеләрен уйныйлар, фильм буенча исемнәре юк.

Фирая Әкбәрованың роле башта “Бабка-марийка” дип билгеләнгән булса да, актриса хәзер үзенең татар карчыгын уйнавын билгеләп узды. Аның оныгын яшь артист, Мәскәү яшь тамашачы театры актеры Илдар Кәлимуллин уйный. Ренат Шәмсетдинов үзе өчен бу проектны өйрәнү мәктәбе дип саный.

Сериал төшерү өчен Лаеш районында махсус Сәмруг авылы төзелде. Ангара буендагы авыл Кама буенда төшерелә. Бүген сөрелгәннәрнең землянка казу күренешләре төшерелде. Зөләйха ролендә – Чулпан Хаматова. Төп рольләрдә — актерлар Евгений Морозов, Александр Бәширов, Елена Шевченко һәм башкалар.

  • Сериалны “Русское” компаниясе төшерә. Сериал Россия 1 каналында күрсәтеләчәк.

tatar-inform.tatar

* * *

Известные артисты татарских театров считают для себя участие в съемках сериала «Зулейха открывает глаза» бесценным опытом. Заслуженный артист России и народный артист Татарстана Ильдус Ахметзянов, народная артистка Татарстана Фирая Акберова, заслуженный артист Татарстана Ренат Шамсутдинов, актер Фернат Насыйбуллин в настоящее время заняты на съемках сериала по одноименному роману Гузель Яхиной. Корреспондент ИА «Татар-информ» встретила артистов на съемочной площадке. 

Татарстанские актеры играют роли второго плана — персонажей разных национальностей, сосланных в Сибирь, в фильме у них нет конкретных имен. 

Изначально роль Фираи Акберовой была определена как «Бабка-марийка», но актриса отметила, что сейчас она играет татарскую старушку. Ее внука сыграет молодой артист, актер Московского театра юного зрителя Ильдар Калимуллин. Ренат Шамсутдинов считает данный проект «школой обучения». 

Для съемок сериала в Лаишевском районе республики специально построили деревню Семрук. В книге события происходят на берегу Ангары, а съемки идут рядом с Камой. Накануне были сняты сцены, где ссыльные роют землянки.

Зулейху играет Чулпан Хаматова. В главных ролях также задействованы актеры Евгений Морозов, Александр Баширов, Елена Шевченко и другие.

Сериал снимает кинокомпания «Русское». Зрители смогут посмотреть его на канале «Россия-1». 

tatar-inform.ru

Просмотров: 1059

Комментирование запрещено