Татар милли хәрәкәтендә ике дистә ел буена җиң сызганып, армый-талмый эшләүчеләр күп булды.
Бүген без сезгә шул күпләрнең икесе турында мәгълүмат биреп узачакбыз.
Салих Вәлиәхмәтов Һәм Фәһимә Рәҗәпова «Туган тел» җәмгыяте уздырган Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе бәйрәмнәрендә көрәшне алып баручылар төркемендә хезмәт иттеләр.
Алар бәйрәмгә иң беренче булып килерләр иде, иң соңыннан кайтып китәрләр иде. Икесе дә пар килгәннәр.
Тынычлар.
Акыллылар,
Зыялылар.
Алар тарафыннан беркем дә авыр сүз ишетмәде. Тыныч кына, елмаеп эшләүләрен дәвам иттеләр.
Ул елларда «Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең директоры булып хезмәт иткән Шамил БАҺАУТДИН.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1175