Алсуны кызына «Голос. Дети»да җиңүне сатып алуда гаеплиләр / Вокруг победы дочери Алсу в «Голосе» разгорелся скандал

news_344097Беренче каналда 26 апрель кичендә «Голос. Дети» проектының алтынчы сезоны зур шау-шу, ризасызлык белән төгәлләнде. Җырчы Алсу Сафинаның кызы Микелла Абрамованың җиңүенә каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Тамашачылар Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип бара.

Шуңа күрә тамашачылар интернетта гауга күтәргәч Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган. Финал да, суперфинал да бер кичтә уза. Тавышларны шалтырату булса да, смс булып килсә дә, барысын да бергә чутлыйлар. Һәм нигә болай аерып санаганнарын, Микелла Абрамова өчен «аномаль» санлы шалтыратуларның каян килгәнен беркем аңлатмаган.   

«Голос. Дети» проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту көрәшенә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде.   

Жюри әгъзасы Валерий Меладзе да үзенең шәкерте җиңә алмаганга «күңелдә төер калды» дигән. Хәтта шәкерте Микелланың җиңүенә остазы Светлана Лобода да риза булмыйча, күпкә талантлырак шәкертләре Нино Чеснер һәм Роберт Багратянның фото астына йөрәк сурәте куеп пост язган. Янәсе, алар җиңүгә күбрәк лаек иде.   

Утка утын өстәгәндәй, Микелла Абрамова өчен тавыш бирергә өндәп, рус эстрадасы җырчылары да инстаграмга язган булганнар. Наташа Королёва, Михаил Задорин, Юлия Ковальчук «яраткан конкурсантым өчен тавыш бирегез» дип язган постлары өчен ачулы тамашачылар шулай ук ташлар яудыра. “Яхшы җырчы сайлыйбызмы, әллә яхшы дусның баласынмы?” дигәнрәк комментарийлар язып тутырганнар.   

Имеш-мимешләргә караганда, Микеланың әтисе банкир Ян Абрамов үзенең хезмәткәрләренә кызы өчен тавыш бирергә кушкан дигән сүз дә чыккан. Алсуның гаиләсен гаделсезлектә, алдауда, җиңүне акчага сатып алуда гаепләп, хәтта хурлап инстаграмда комментарийларда язалар. Алсу үзенең инстаграм битендә яңа чыккан постларына комментарийлар язып булмаслык итеп чик куйса да, элек чыккан язмалары астына халык ризасызлыгын күрсәтеп, ни уйлаганын барыбер яза бирә.   

Әлегә бу гаугалы хәлгә карата Алсу тарафыннан бернинди аңлатма, комментарий ишетелми. Шулай да бик күп артистлар фикерләрен язалар, күбесе гаделсезлекне таный. Шуларның берсе Максим Галкин: «Мин Казахстан малае Ержан Максим җиңәр дип көткән идем. Кабатланмас, табигый тавышлы бу җырчы малайның төшеп калуы бик сәер күренеш. Үз балаларымны беркайчан да мондый конкурсларда катнаштырмаячакмын, гаделсезлек күңелне бик яралый», — дигән. Моннан Алсуның репутациясенә зыян киләчәгендә дә шиге юк Максимның.

matbugat.ru

* * *

По итогам голосования победа в шестом выпуске шоу «Голос.Дети» присуждена Микелле Абрамовой – дочери певицу Алсу и банкира Яна Абрамова, внучке бывшего топ-менеджера Лукойла Ралифа Сафина.

Многие телезрители были разочарованы таким исходом, в соцсетях началось бурное обсуждение результатов конкурса.   Среди разочарованных зрителей шоу оказался и телеведущий Максим Галкин.

«В первый раз я в таком настроении завершаю просмотр Голоса», — пожаловался он подписчикам своего инстаграма, комментируя победу Абрамовой.   

Как стало известно «Газете.Ru», после победы дочери певицы Алсу Микеллы Абрамовой в ночь на 27 апреля в шоу Первого канала «Голос. Дети» было принято решение о начале проверки результатов голосования. «Челнинские известия» уже писали, что Светлана Лобода назвала финал шоу неожиданным. Кстати, ночью после завершения шоу, она опубликовала на своей странице в Инстаграме снимки финалистов из своей команды – всех, кроме Микеллы Абрамовой. Это о многом говорит.   

Один из подписчиков оставил под этим постом Лободы комментарий: «История о том, как одна бедная семья испортила весь вечер стране». 

tatpressa.ru

Просмотров: 1013

2 комментариев

  1. Против голосовать-надо смс послать-деньги жалко а в сетях конючить это бесплатно

  2. Юктан сһүз куерталар. Алсуның җанатарлары миллионлаган минә алар тавыш биргән. Зәм икенче бер нәрсә бар урыслар гадәттәгечә казах малаена тавыш бирмиләр бирсәләрдә бик аз биргән.
    Әммә ләкин мондый шоуларда артистлар һәм җырчыларның балаларын катнаштыру бик дөрес эш түгел. Чөнки аларның балаларын болайда сәхнәгә чыгаралар. Гади халыкның балаларына шанс ягъни мөмкинчелек бирегә кирәк. Бай артист балаларын тартучы җитәрлек.