Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
Сугыш чоры балаларының хәтерендә ниләр кала дип сорасалар, тәгаенләп кенә әйтеп булмас иде. Бала күңеле иң якты, иң нечкә мизгелләрне генә саклый икән.
Хәтерлим, сугыш вакытында безне кара тәлинкәгә ошаган радиодан ишетелгән фронт яңалыклары уята иде. Аннары Гөлсем Сөләйманова һәм Рәшит Ваһаповның моңлы җырлары агыла башлый. Алар безгә көч, дәрт, өмет бирәләр иде сыман…
Камышлы авылын урап агучы Сок елгасының язгы ташкыннары, боз озату йоласы да истә калган. Боз өстенә салам ягып җибәрүләр, боздан-бозга сикереп уйнаган мизгелләр әле дә күз алдымда.
1945 елның ямьле язы әле дә истә. Ирләре сугыштан исән-имин кайткан хатыннарның елмаюлары, балаларының үрле-кырлы сикерешүе, имгәнеп кайткан яшь бер ирнең гармун өстенә үк иелеп моңлы итеп җырлавы онытылмый.
Тагын бер хатирә — урман аланында әнкәй белән икәүләшеп печән чабабыз. Миңа бу эш — зур шатлык. Чөнки үземне инде үскән малай итеп сизәм. Күләгәдә җиккән сыерыбыз күшәп тора. Арбасына печән төибез дә, җырлый-җырлый кайтабыз. Сугыш булса да, тормыш рәхәт бит ул.
Менә шул ук сыерыбыз колхоз ындырында. Арбасында сап-сары салам. Мин шул саламны өч япьле озын саплы сәнәк белән өскерт өстендә торучы бер бабайга биреп торам. Бу авыр эш тә миңа бик ошый.
Көзге көннәрдә колхоз кырларыннан бәрәңге казып чыгарабыз, көнбагашларның башларын кисәбез. Камышлының Мәмерҗә дип аталган калкулыгында без, мәктәп укучылары, тракторның озын әрҗәсенә бүрәнә төибез. Мәктәбебезне җылыту өчен утын әзерләү дә укучылар эше иде бит.
Кышын без кырларны кар белән тәэмин итү өчен каты карны зур-зур кисәкләргә бүлгәләп, ныгытмалар төзедек. Шунда яшеренеп, көрәк сапларыннан пулеметлар ясап, атыш-атыш та уйнадык. Янәсе, дошманнарга каршы ут ачабыз…
Ә инде урып-җыю вакытында без көнозын ындыр тирәсендә бөтереләбез. Апалар, әбиләр, яшүсмерләр молотилкада эшлиләр, без ярдәм итәбез. Берничә малай, кортларны төтен белән куып, җирдән казып алган шөпшә кәрәзеннән бал авыз итәргә маташа…
Әнкәй белән әрәмәдә балтырган, какы җыйган чакларыбыз да кичә генә булган кебек. Безнең белән килгән күрше Мәдинә апабыз искиткеч моңлы тавыш белән татар халык җырларын суза. Аһ, нинди матур итеп җырлый белә ул! Халкыбыз шуларны хәзинә итеп сакласын иде!..
Менә җиңү көне дә килеп җитте. Безнең әткәй сугыштан кайтты. Аның артыннан туганнар, авылдашлар да кайта тордылар. Күкрәкләре орден-медальләр белән бизәлгән.
Икетуган абыем Заһит Каюмов өйгә кайтып керү белән гармунын сузып җибәрде. Ничәмә еллар шул турыда хыялланган ул!
Ләкин барысы да исән кайтмады шул. Мәсәлән, апамның ире Хәниф абый сугышта сукырайган. Һәлак булучылар арасында да безнең туганнар бар. Хатынымның әтисе Украинадагы Изюм шәһәре тирәсендә җирләнгән икән. Бу турыда берничә ел элек кенә билгеле булды.
Менә шушы хатирәләрем сугыш темасына берничә картина иҗат итүгә этәрде. «Хлеб — фронту» дип аталганын — туган авылым Камышлыга, Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев портретын — «Яктылык» татар мәктәбенә, ә үз теләге белән фронтка киткән, аннары «Туган тел» оешмабызны оештыручыларның берсе булган Эльсор Кәбировның портретын аның балаларына бүләк иттем. Советлар Союзы Геройлары, очучы хатын-кызларыбыз Ольга (Ләйлә) Санфирова һәм Мәргүбә Сыртланова портретларын, Дмитрий Азаров Самара шәһәре мэры булып эшләгән чорда, үзе укыган Ольга САНФИРОВА исемендәге мәктәпкә алып биргән иде.

«Генераль конструктор А.Н.Туполев очу кырында» («Генеральный конструктор А.Н.Туполев на летном поле») исемле картина.

Әтиемнең портреты («Солдат в 1-ой, красноармеец во 2-ой мировых войнах — портрет моего отца» дип атадым).
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.
Просмотров: 1282