Шаймиев о победе Татарстана в премии Ага Хана: Это высокая оценка деятельности РТ / Минтимер Шәймиев: Ага Хан премиясендә җиңүне без югары бәя итеп кабул итәбез

027В театре оперы и балета им. Мусы Джалиля вручили сертификаты победителям премии Ага Хана в области архитектуры.

В театре оперы и балета им. Мусы Джалиля прошло награждение победителей международной премии Ага Хана в области архитектуры.

Победители разделят между собой 1 млн долларов США. Среди них — Пограмма развития общественных пространств Татарстана. Это единственный российский проект, который за 42 года существования конкурса вышел в финал.

«Для нас большая честь быть удостоенными премии Ага Хана в области архитектуры наравне с пятью проектами из Бангладеша, Палестины, ОАЭ, Сенегала и Бахрейна. Мы от всей души их также поздравляем с этой большой победой», — сказал Госсоветник РТ Минтимер Шаймиев.

Награда добавляет уверенности в том, что республика идет по правильному пути, нацеленному на развитие, добавил первый Президент Татарстана.

«Ваше высочество, эту премию мы расцениваем как высокую оценку многогранной деятельности, ведущейся в республике в интересах людей», — обратился госсоветник к принцу Ага Хану.

Учредитель премии в приветственном слове отметил, что сегодня удалось собрать «уникальную группу людей в уникальном месте для уникальных целей». Особенность премии в том, что она отмечает проекты не только за архитектурные качества, но и за то, как они улучшают жизнь людей.

«Я убежден, что архитектура влияет на качество жизни. Много раз говорим о том, что мы формируем окружающую среду, и она формирует нас», — сказал принц.

Принц Карим Ага Хан IV учредил архитектурную премию в 1977 году. Ее вручают каждые три года за проекты, которые устанавливают новые стандарты в архитектуре, планировании, сохранении исторического наследия и ландшафтном дизайне.

tatar-inform

***

Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясе тапшырылды.

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә Принц Кәрим Ага Хан премиясе тантанасында Татарстан Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев Премиядә җиңүне Татарстан зур югары бәя белән кабул иткәнен әйтте.

«Бу чара үткәрелү безнең өчен зур дәрәҗә. Әлеге җиңүгә ирешү — дөрес юлдан барганыбызга юнәлдерә. Бу премияне без югары бәя итеп кабул итәбез. Без алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер. Бөек ефәк юлы проектын бергәләп эшли алыр идек. Иң мөһиме процесс бара, хәрәкәттә — бәрәкәт», — диде ул.

Моннан тыш Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстанның беренче Президентына махсус сертификат тапшырды. Татарстан халкын Ага Хан «бик тә аралашучан» дип бәяләде. Шулай ук ул, үз чиратыннан, барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Россия федерациясе хакимияте исеменнән мондый тантанада булуыма бик шатмын. Бүген Россия җирлегендә без искитмәле премия номинациясен кабул итәбез. Татарстан җирлеге — гүзәл як. Монда соңгы елда гына да ике объект — Болгар шәһәрчеге белән Зөя утравы ЮНЕСКО исемлегенә керде. Болар барысы да Татарстанның беренче Президенты — Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы белән башкарылды», — диде Россиянең дәүләт эзшлеклесе, дипломат Элеонора Митрофанова.

Минтимер Шәймиев дөньяда билгеле булган премия үткәрелү бар кеше өчен дә әһәмиятле вакыйга булуын әйтте. «Татарстан Президенты һәм барлык Татарстанлылар исеменнән рәхмәтләрне әйтергә рөхсәт итегез. Күпмилләтле үсешкә ирешкән Татарстан еш кына зур халыкара форумнарның аренасына әйләнә. Без татар халкының бай тарихи мирасына нигезләнәбез. Бу турыда кычкырып әйтергә курыкмыйбыз», — диде ул.

«Без проектларыбызны чын күңелдән һәм күңелебез өчен алып барабыз. Безгә бу проблемалар якын. Сез төрле милләт һәм конфессия кешеләрен бүлмичә, күптөрле проектлар алып барасыз», — дип искәртте Принцка мөрәҗәгате белән Минтимир Шәймиев.

Җиңүче-проектлар 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк. Бәйгедә 39 илдән барлыгы 380 проект катнашкан. Нәтиҗәдә, 16 илнең 20 проекты финалга үткән.

Искәртеп үтик, финалистлар исемлегендә Татарстан проекты да бар иде. Ага Хан IV тарафыннан гамәлгә куелган архитектура өлкәсендә дөньядагы иң зур бүләкләрнең берсе быел алты финал проектлары һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү буенча киңкүләмле программа арасында тапшырылды.

Татарстаннан тыш, премия түбәндәге илләргә тапшырылды: Аркадия мәгариф проекты (Бангладеш), Палестина музее (Палестина), «Васит Ветланд» үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Алиун Диоп университеты лекториясе (Сенегал), Мухаррак яңарышы (Бахрейн).

tatar-inform.tatar

Просмотров: 888

Комментирование запрещено