Быелгы «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры — Лина Арифуллина.
«ТЭФИ», «Овация» премиясе иясе, «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры Лина Арифуллина милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде.
«Минем өчен ул саф һава сулаган кебек», — диде ул «Татар җыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
«Җаваплылык зур, берсүзсез. Иң мөһиме — бердәм концепция булдыру. Концерт кына куясы килми, музыкаль спектакль оештырасы килде. Номерлардан алып, логотипларга кадәр ничек буласы уйланылды», — диде ул фестивальнең эчтәлеге турында.
Лина (чын исеме Линура) Арифуллина 1963 елда Мәскәүдә туган. Актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы. Аларның иң танылганнары — «Фабрики звезд»ның беренче чыгарылышлары һәм «СТС зажигает суперзвезду» тапшыруы. «Корпорация звезд» китабы авторы.
Зилә МӨБӘРӘКШИНА.
Просмотров: 969