Рәхмәт сүзен ишетеп торасыңдыр
Алты балаңнан һәм оныкларыңнан.
Мин дә әйтәм сиңа олы рәхмәт, әнием,
Тыңла шуны шигьри юллардан.
Зур гаиләне бер ялгызың аякка бастырып,
Чын тәрбия бирү — бик читен.
Арымадың, әнием, җиңнәрең сызганып,
Килгән авырлыкларны син җиңдең.
Кайгы-хәсрәтләр дә күп булгандыр,
Сугыш еллары да үтелгән.
Ачлык вакыты йөрәктә калгандыр,
Күз яшьләре күптер түгелгән.
Рәхмәт сина, әнием, олы җанлы кешем,
Яхшылыкларың бит гел истә.
Тормышың һәм эшләрең — безгә өлге,
Синең урының, әнием, булсын җәннәттә.
Гафифә Газизнур кызы ХӘЙРЕТДИНОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1018