Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады

урбантатарРадио әлегә тест рәвешендә интернетта үз эшен башлап җибәргән. 

11 августта татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.

URBANTATAR радиосын тыңлар өчен urban.tatar сайтына керергә кирәк.

«Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 808

Комментирование запрещено