Салкын кышларны үткәреп, матур язларга кердек. Карлар эрегәч тә, йорт-бакчаларда эшләр чыга: җыярга, тырмаларга, казырга, агач ботакларын кискәләргә. Эти белән сөйләштек-уйлаштык та, ярдәмгә Камышлы район үзәгеннән волонтер егетләрне чакырып алдык.
Шәфигуллин Рөстәм, Садыйков Ринат, Суханкин Александр, Макаров Александр, Половинкин Никита икенче көнне үк иртән иртүк килеп тә җиттеләр. Егетләр дөбердәтеп йорт-бакчаларыбызны җыештырып чыктылар.
Без, мин һәм әтием Минзакир Рәхмәтуллин, волонтерларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар, тормышларында бәхетләр теләп калабыз. Һәммәсенә дә Аллаһының рәхмәтләре яусын.
Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА, беренче төркем инвалид.
Камышлы районы, Бозбаш авылы.
Просмотров: 905