Сәүдәгәр Головкин нинди булган?

Головкин 2Быел Самара данлыклы сәүдәгәр һәм меценат Константин Павел улы Головкинның 150 еллыгын билгеләп үтә. Совет Армиясе урамы буйлап Идел ярына төшсәгез, аның әлегә кадәр сакланган ике катлы гаҗәеп матур йортын күрергә була. Өйнең хуҗасы үзе дә гаҗәеп кеше булган. Заманында аны спортчы, музыкант, рәссам, фотограф, архитектор, археолог, астроном, төбәкне өйрәнүче, эшкуар һәм хәйрияче дип атаганнар, Кон­стантин Павлович, шәһәребездә публичная библиотека төзү нияте белән, 2 миллион сумлык капиталының 600 меңен шушы китапханәне төзү өчен тотарга ниятләгән. Ләкин Октябрь ре­волюциясе аның планнарына чик куйган. Ул берничә елга Са­ма­радан китеп тора, ә 1921 елда кайткач, аңа Самараның ар­хив бюросына гади архивариус булып урнашырга туры килә. Ул озак авырып 53 яшендә вафат була. Ләкин Самара аны онытмый, хәйриячелек һәм иҗат эшчәнлеге аркасында аны әлегәчә Самараның иң күренекле шәхесләре сыйфатында атыйлар.

Быел, Самараның күрке булып саналган Константин Головкинны искә алу елында, депутат Александр Хинштейн, Головкиннар яшәгән Ленинградский урамында аның сынын куярга тәкъдим итә. Идея хуп­лап каршы алына һәм әлеге ел башында ук сынлы сәнгать ияләре арасында конкурс игълан ителә. Нәтиҗәдә, 14 скульп­тор 17 проект белән катнашалар. Шулар арасыннан, интернет аша тавыш бирү юлы белән, өчесе сайлап алына һәм араларында милләтәшебез Камил Сәйфуллинның да эше атала. Жюри Мәскәү сынчысы Николай Жуковның хезмәтен өстен дип таба. Ләкин тавыш бирүчеләр моның белән һич тә килешмиләр, конкурсны яңа баштан уздырырга кирәк, дигән фикерләр язалар.

Мондый хәл килеп чыккач, “Бердәмлек” редакциясе дә читтә калмады, әлбәттә. Башка сынчыларның эшләре никадәр матур һәм эчтәлекле булса да, аңлыйсыздыр, үзебезнеке — үзәктә. Һәм менә инде Сезнең хәбәрчегез Камил Рафаэль улының остаханәсе урнашкан сад-бакчада, тормышка ашырылмыйча калган, кайсы-берсе күгәрә дә башлаган тимер сыннар арасында йөри. Шунда ук тимерче алачыгы да урнашкан. Камил әфәнде сынчы-металлист икән.

- Камил әфәнде, сыннарны таштан да, агачтан да, бал­чыктан да ясап була. Ә сез тимерчелек ысулын сайлап алгансыз. Бу бит бик авыр эш. Ничек алай булды?

- Чөнки минем әтием Рафаэль Cәйфуллин – сынчы-ке­рамист. Бала чагымнан аның сыннары арасында, ос­та­ханәсендә үстем. Кая ба­сарга да урын юк иде, анда барма, ватарсың, монда тотынма, уылыр кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Шуңа күрә тимерне сайладым. Нишләтсәң дә, ватылмый да, уылмый да, - дип җавап бирде ул шаян елмаеп.

- Алайса сынлы сәнгать Сезнең каныгызга бала чактан сеңгән инде.

- Ә бәлки мин шул чир белән туганмындыр да. Генетика дигән әйбер дә бар бит. Үз-үземне күпме беләм, шул хәтле скульптор булырга хыялландым. Әтием кайда гына эшләсә дә, аның янында булырга, ярдәм итәргә тырыштым. Петербургның Вера Мухина исемендәге сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, сынчы дипломы алып чыктым.

- Ә әтиегез танылган сын­чымы?

- Шулайдыр дип уйлыйм. Ка­зан, Чиләбе, Финляндиянең Турку, Ханка, Хельсинки шә­һәр­ләрен аның скульптуралары бизи.

- Татар малае ничек скульп­тор булып китә алды икән соң?

- Әтием язган хикәя­ләр китабына кергән “Товарищ Зингер” әсәрендә нәкъ шул хәл тасвирлана.  Малай Идел буенда уйнап йөргәндә этюдларга чыккан бер кешене очрата һәм аның рәсем ясавын күреп исәр­ләнә. Икенче юлы ин­де бу кеше ма­лайның картон кисәгендә рәсем ясап утырганын күрә һәм, Куйбышевның 1 санлы рәсем ясау мәктәбендә укып, рәсем ясарга өй­рә­нергә тәкъдим итә. Бу кеше шушы мәктәпне оештыр­ган Георгий Зингер үзе булып чыга. Аннан Рафаэль Пенза сәнгать училищесын, Пе­­тербургның Вера Мухина исемендәге сынлы сәнгать училищесын тәмамлый һәм Питердан ерак булмаган Кукерин шәһәрендәге борынгы керамика заводында изразецлар – чыйнаяк кирпеч ясау буенча баш рәссам булып эшли. Беләсегез килсә, Петербургның иң борынгы мәчете, Самараның Гагаринская метро станциясе әтием катнашында җитештерелгән чый­наяк кирпеч белән төрелгән. 

Шунысы гаҗәп – Питерда ул әниемне, Куйбышевтан килеп икенче югары бе­лем алып йөрүче На­җиясен очрата. Ул атаклы Әюповлар ыру­ыннан. Алар өй­лә­нешәләр, өч балалары туа — Сания, мин һәм Азим. Үл­гәндә генә әнием үзенең кем булып эш­ләгәнен әйтте – “томагавк” ракетала­рын төзүдә аның да зур өлеше булган икән.

Туксанынчы елларда керамика заводы криминал ку­лы­­на күчә, әти­е­мә гаиләсен алып Фин­ляндиягә качар­га ту­ры килә. Хә­зер гаи­ләбез шунда яши. Ә мин 2005 ел­да яман чир­дән вафат булган әниемне күмәргә алып кайттым һәм туган якларымда калырга ният иттем.

 

- Ә скульптура ясауда тәҗ­рибәгез зурмы?

- Мин башлыча әтием белән эшләдем. Казанның Бауман урамындагы “Конь-страна” сы­нын, тагын берничәсен Чи­ләбедәге “Винер” сынын һәм тагын берничәсен без бергә ясадык. Самарада калуымның сере дә шунда – кайчан да булса әтидән аерылып, мөс­тәкыйль рәвештә эшли башларга кирәк бит инде. Сез йортта һәм остаханәдә күргән берничә проект конкурсларда катнашу өчен эшләнгән иде. Ләкин өченче урыннан ары китә алганым юк. Хәер, менә бусын — Самара символын тасвирлаган кәҗә фигурасын, Олег Фурсов футбол чемпионатына ясатырга кирәк дип әйткән иде. Анысы да сүздән ары китмәде…

- Хатыныгыз, ике кызыгыз бар. Алар нәрсә ашап тора соң?

- Шунысы бар шул. Ләкин кулымда тимерче профессиясе булганда, ачтан үлмәбез. Корыч капкалар, матур эскәмияләр ясатучы байлар булганда, яшәп була ул. Ләкин, исемең рәссам һәм сынчы булгач, гасырларда калдырырлык иҗат эшләре эшлисе килә.

- Сезнең проект фото­су­рә­тен мин күрдем. Экс­прес­сионизм стилендә баш­ка­рылган сын шәхсән миңа бик тә ошады. Головкинның энергиясе дә, хыялый табигате дә, дөньяга матурлык, ях­шы­лык өстәргә теләве дә әллә кайдан күренеп тора: кулында хатыны Катюшага дип җыйган кыр чәчәкләре, култык астында мольберт, кыска гомере эчендә бөтен нәрсәгә дә өлгерергә тырышып киң атлавы һәм артыннан сөйрәлеп барган уенчыклары — филле дачасы, Опель ма­шинасы — сынык линияләре, абстракт формалары белән та­машачыны шок хәленә ките­рә, уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да, беренче урынны алган проект эчтәлеге буенча сезнекеннән нык калыша бугай.

- Әлбәттә, үземә ошамаса, конкурска куймаган булыр идем. Тик менә никтер Самара экспрессионизмны аңлый алмый әлегә, дип уйлыйлар югарыда. Ә үзләре Самараны яңа мөмкинлекләр, куәтле үсеш регионы дип атыйлар. Скульптура – ул бит гасырларда яшәү өчен иҗат ителә, шуңа күрә ул күңелгә кереп калырга, уйланырга, гел нәрсәсе беләндер борчып торырга тиеш. Менә бит Моцартның “Реквием”ын бер тыңлаган кешегә аны кат-кат тыңларга кирәкми. Төрмәдә булсаң да ул синең белән, ба­шыңнан чыкмый. Иҗатың шундый куәткә ия булмаса, ул – сагыз гына. Чәйнәдең дә, таш­ладың. 

Конкурс буенча сын сайлаганда ниндидер урталык булырга тиеш түгел, киләчәккә карап эш итәргә кирәк.  Хәер, үпкәләргә дә урын юк. Жюри соңгы этапта гына үз фикерен әйтә, диләр. Ә интернет аша халык  сайлый. Анда алдашу юктыр, дип уйлыйм. Бәлки жюрига скульпторның татар фамилия­се ошап бетмидер?

*  *  *

Менә нәрсә килеп чыга бит: Самара якларының матурлыгын, сынлы сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен сең­дереп үскән сынчы улының эше Самарага ярамаган, ә Мәскәүнең яшь сынчылары тозсыз фигуралары белән беренче-икенче урынны яулаганнар… Халыкка рәхмәт, әлеге конкурсның нәтиҗәләре белән канәгать булмыйча, яңадан тавыш бирү оештыруны таләп иттеләр. Дмитрий Азаров та  бу гауганы ишетеп: “Слышал, что вокруг проекта памятника купцу Головкину развернулась дискуссия среди горожан. Сам видел картинку в интернете — и правда, выглядит как-то странно. Это не Деточкин, не Дядя Степа, не красноармеец Сухов, которым установили забавные скульптуры как литературным персонажам и героям кино. Речь идет о памяти уважаемого человека Самары, а значит и памятник ему требует серьезного широкого обсуждения с горожанами, - дип белдергән.

…Нишләтәсең, яңадан, ди­мәк, яңадан. Тик бу юлы хөр­мәт­ле газета укучыларыбыз бер­дәм булып конкурс сайтына  керсеннәр, бөтен сыннарны да карап, үз карашын бел­дерсеннәр иде. Бәлки фи­кер­ләребез тәңгәл килер?..

Камиль Сайфуллин

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 965

Комментирование запрещено