Уйна, абый, уйна көең, барсыннан да уздырып…

UsOntEZ2bK09 октябрьдә Самараның “За­ря” мәдәният сараенда “Идел” татар халык эстрадасы ан­­сам­бленең 25 еллык юби­ле­е­на багышланган тамаша узды.

Яңадан кертелә башлаган коронавирус чикләүләре аркасында кеше күп түгел иде. Ләкин ансамбльнең тугры җан­атарлары юбилей чарасыннан кала алмадылар, тиешле араны саклап, битлекләрен киеп матур тамаша күрергә һәм, бигрәк тә инде, яраткан артистларын юбилей белән котларга килгәннәр иде.

Мөфти Талип хәзрәт Ярул­линның хәер-фатихасы белән башланган тамаша җырлар һәм котлаулар, кызык-мәзәк сүз белән үрелеп барды. Әлеге ан­самбльнең фанаты булган “Прогрес-В” төзү-ремонт ком­паниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин шушы матур кичәне үткәрүгә күп ярдәм күр­сәткән булуына карамас­тан, концертка да килгән иде. “Ях­шылардан яхшысы, бер урын­да катып калмаган, гел үсештә булган коллектив”, - дип югары бәя бирде ансам­бль­гә. 

Соңгы елларда Мидхәт Әми­нов җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле, чыннан да, үсеш һәм сыйфат күрсәтә. Бу көнне бәйрәмгә ансамбльнең бүгенге артистлары да, берничә вете­ран да килгән иде. Шулай ук яңа җырчы белән дә танышыр­га насыйп булды. Быелгы Бө­тенроссия “Татар кызы” конкурсында катнашып, ярымфиналга килеп җиткән умница һәм красавица Айгөл Минастинова әле бик моңлы җырчы да икән. Бу концертта аның башкаруындагы “Миләшләрем” җыры ничектер бөтенләй яңача яңгырады. Анда көзге аяз көн сафлыгы һәм миләш исе бар иде сыман. Менә шушы чибәр һәм талантлы кызга Вазыйх Га­то­вич әзерләп килгән Мактау грамотасы тапшырылды да инде.

Губернатор адми­нистра­ция­сенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова Дмитрий Азаровның котлау­ларын һәм “Халыкка хезмәт иткән өчен” истәлекле билгесен тапшырганда үзеннән дә берничә сүз әйтеп үтте: “Мин шушы ансамбльнең күптәнге җанатары. Халыкка хезмәт итү — җиңел эш түгел. Ләкин нәтиҗәләре шушындый матур кичәләрдә күренә”, — диде.

Бүләкләр дә Идел кебек агылды: Губерна Думасыннан — Идел елгасы пейзажы тасвир­ланган картина һәм Рәхмәт ха­ты, Мәдәният министрлыгыннан — Мактау грамотасы, шә­һәр ад­министрациясеннән, шә­һәр Ду­масыннан, Камышлы районы администрациясеннән ан­сам­бльгә һәм барлык әгъза­ла­рына да Рәхмәт хатлары һәм ис­тәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләүләр тәмамлангач, концерт дәвам итте. Кара син, Миләүшә һәм Лилия Хәли­мул­линаларның балалары бер ел эчендә ничек үсеп киткәннәр! Әле кайчан гына яшүсмер булып күренгән Салават та егет булып җитешкән, Эльвина да күз явын алырлык гүзәл зат булып сәхнәдә балкый, былтыр нәни булып күренгән Алсу белән Илназ Хәлимуллиннар, Самир Сафин да быел бераз җитдиләнеп киткәннәр, балаларның  сәхнә осталыкларының арта баруы, иҗат чаткысын чарлаучы олы иптәшләре булуы сизелеп тора. Ансамбль артистларының Гөлнара Насыйрованың “Алтын инә” ательсында тегелгән яңа киемнәре дә бик тә затлы, зәвыклы һәм милли төс­мерләргә бай булып күренә.

Алинә Шәйхелисламованы үткән елда ук ансамбльнең отыш­лы табышы дип атаган идем. Быел да шул ук фикердә калам. Бу кичне ул берүзе дә, Илдар Хәкимьянов белән дуэтта да җырлап, моңнары, тавышлары күңелемә май булып ятты.

Ансамбльнең башында торучылар һәм 15 ел гомерләрен ансамбльгә багышлаган моңлы җырчы Раилә Сибгатуллина һәм сүз остасы Ринат Вәлиев та юбилейга килгәннәр иде. Алар Рәфгать Фәретдинов, Али Губанов, Галия Мостафина буынын тәкъдим иттеләр.  Олы яшь­тәге тамашачы ветераннарны алкышлап кабул итте, ә яшьләр инде аларны белмиләр дә. Мидхәт Әминов, шаярып, ветераннарга агач медальләр бүләк итте. Агачмы, калаймы – аерма юк, дусларча шаяру һәм кадерле бер истәлек булып калсын иде ул. Иң мөһиме шул – халык аларны кайчандыр кабул иткән, яраткан, алкышлаган, олыгайгач та матур яшьлек елларын онытмаган. Менә шулай тиз буыннар алмашынып тора, бүген сәхнәдә басып торган яшь артистлар үз замандашлары өчен башка җырлар җырлыйлар инде. Үтәр тагын 25 еллар чамасы вакыт, һәм шушы сәхнәләргә башка кешеләр чыгар. Теләгебез бер: татар булсыннар, татар җырларын, татар моңын яңгыратсыннар иде. Шуның өчен эшли дә бит инде бүген Мидхәт Әминов, Альбина Мәхмүтова кебек мил­ләтпәрвәрләр – үзләренең исем­нәре түгел, ә татар теле, татар музыкасы, гомумән татар культурасы гасырларда сакланып калсын өчен.

Ә концерт дәвам итә. Инде “Дуслык” татар иҗади-иҗ­ти­ма­гый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та чыгып котладылар, артистларга рәхмәтләрен белдерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Залдагы тамашачылар да бер-бер артлы чәчәк бәйләмнәре, конфет-мазар кебек бүләкәрне сәхнәгә ташыдылар. Мидхәт Әминовның 60 яшьлек юбилеена, сәхнәгә чы­гуының 40 еллыгына, ул оештырган ансамбльгә 25 ел тулуга багышлап, Миләүшә Хәли­муллина: “Гармунчы абыема” дигән җыр тәкъдим итте:

Уйна, әле, сыздырып,

Яшь йөрәкне кыздырып.

Уйна, абый, уйна көең,

Барсыннан да уздырып,

Уйна, син, бер сыздырып! – дип җырлап күңелемә тагын бер моң салды. Ни дисәң дә, 60 ел – ул срок! Менә бүген күпләр ансамбльнең 50 еллыгын бәйрәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Бәлки булыр ул бәйрәм, тик менә анда гармун моңы булырмы соң? Ул һәм кызларыбызны Мидхәт абыйлары кебек өздереп уйнарга, Раилә апалары Сибгатуллина кебек моңлы итеп җырларга өйрәттекме соң, дигән фикер бу төнне тынычлап йокларга бир­мәде. Лилия һәм Миләүшә Хәмидуллиналарның балалары җырлый да, бии дә, саксофонда да уйный. Ә гармун тавышы Самарада бер Мидхәттән генә чыга түгелме? Гармунсыз “Идел”не күз алдына китерүе кыен. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит, туганнар!

HDwVH1n0HqYUsOntEZ2bK0

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Александр МАССОВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено