Камышлы районында «Камышлының театраль мозаикасы» регионара милли театраль фестивале игълан ителгәч, без дә — яңаярмәклеләр - авылыбызның театраль коллективы белән катнашырга булдык. Спектаклебез Әнисә Шәйхетдинованың «Әбиемнең серле сандыгы» пьесасы буенча куелды.
Спектакльне 8 апрельдә Камышлының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йортында күрсәттек. Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Пьесабызда Динар Гарипов, Асия Җәләева, Рәмзия Мифтахова, Рузалия Зәйдуллина, Тамара Хәмәдиева, Гөлсинур Гафурова, Рузалия Гафурова, шулай ук балалар - Пауков Иван, Турдиев Степан, Айлина Хәмидуллина, Алина Фәрданова, Илюзә Әхмәтова, Сумая Барубаева катнаштылар.
Барлык һәвәскәр артистларыбызга эш-мәшәкатьләрен калдырып, спектакльдә катнашып, халык күңелен күргән өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире А.Г.ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М.ҖӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 811
Эфэрин кызлар унышлар