Җәйне без көтеп алдык,
Түземлек бетә язды.
Җәй килде икән, димәк,
Өмет белән яшәү кирәк.
Безнең йөзләр бүген бик шат,
Бик зур эшебез бит бар.
Чыгып киттек урманга
Шифалы үлән җыярга.
Утырдык ипләп машинага,
Тотып пакет-чиләкләр.
Алып китте Җәгъфәр безне,
Яхшы булсын иде безнең сәфәр.
Алдык үзебез белән шулай ук
Елмаю, яхшы кәеф һәм шаяру.
Рәхәт була бит шулай
Урманга чыгып алу.
Барып кердек урманга,
Тулы үлән — тирә-якта.
«Саумы, Урман!
Уртаклашчы чәчәк-үләнең белән».
Шау гөр килеп утыра урман,
Чылтырап ага чишмәсе.
Ерак түгел Кордон күле,
Көтеп арган ахрысы.
Тотындык шифалы үлән эзләргә,
Хуш исле чәчәк иснәп.
Имән агачын кочаклап,
Көч-исәнлек җыярга.
Төшеп чишмә яннарында
Кул-битләрне юдык без.
Аннан өстәл артларында
Кайнар чәйләр эчтек без.
«Рәхмәт инде сиңа, урман,
Әле дә бар син дөньяда.
Саклап торасың матурлыкны
Без килмәгән чакларда».
Моңсуланып озатып калды урман,
Кул болгады ботаклардан.
«Көтәм сезне, сагынып калам», -
Дип әйтәдер төсле һаман.

Нурия ГАФУРОВА.
Нурия ГАФУРОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 819