Во время пребывания в Самаре член Президиума Совета по межнациональным отношениям при Президенте РФ, заместитель директора Института этнологии и антропологии РАН, председатель ОС МДН, российский политический деятель Владимир Зорин встретился с активом Регионального духовного управления мусульман Самарской области (РДУМСО).
На встрече были обсуждены итоги состоявшегося в Ташкенте и Москве диалога представителей РПЦ и Исламских организаций по повышению роли религиозного образования в противодействии экстремизму и терроризму в странах СНГ. Также Владимир Юрьевич поинтересовался ходом реставрации самарской исторической мечети, ознакомился с мероприятиями, посвящёнными 1100-летию принятия ислама в Булгарии.
Выступившие на встрече председатель исполкома Самарской областной татарской национально-культурной автономии Горланов Анвер Имранович, председатель совета местной мусульманской религиозной организации «Самарская историческая мечеть» Илингин Усман Владимирович, Канюкаев Авхадетдин Абдуллович – имам-хатыб местной мусульманской религиозной организации «Самарская историческая мечеть» рассказали о проводимой работе в этом направлении, взаимодействии с органами региональной власти, поделились планами создания библиотеки при мечети.
Также на встрече выступил Батршин Гумар Мулланурович – председатель попечительского совета культурно-исторического фонда «Булгарское наследие», который рассказал о мероприятиях, посвященных 1100-летию принятия ислама в регионе. Он же подарил макет памятной стелы в честь 1100-летия принятия Ислама в области. Памятник будет установлен в августе этого года в поселке Ширяево.
Председатель СОТО «Туган тел» Шакуров И.Г. сфокусировал своё внимание на нерешённых вопросах как федерального, так и регионального характера.Ильяс Гумерович затронул вопросы сохранения и развития татарского языка, сокращении времени вещания в СМИ на родном языке, недостаточном внимании к школам с изучением татарского языка в области, о якобы недостаточном учёте татарского этноса в ходе прошедшей переписи населения. По ряду позиций ему были даны соответствующие разъяснения, а по вопросу состояния изучения татарского языка в школах области рекомендовано осуществить дополнительный мониторинг и его результаты рассмотреть по итогам года в Министерстве образования и Общественной палате области.
Канюкаев Ф.Б., член президиума Всемирного конгресса татар, председатель общественной организации «Дуслык», отметил важность укрепления мира и согласия в обществе на современном этапе.
Фахрутдин Бадретдинович пригласил Владимира Юрьевича на празднование Сабантуя-2023 в его родном селе Мочалеевка Похвистневского района Самарской области, отметив, что праздник в этом году приобрел международное звучание, ведь в нем принимали участие гости с Республики Азербайджан и Донбасса.
Конечно, такое почётное приглашение принято с благодарностью и надеждой на помощь Всевышнего.
***
23 июльдә Тарихи мәчеттә региональ Диния нәзарәте идарәсе активы РФ президенты каршындагы милли һәм дини мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча Иҗтимагый Совет әгъзасы Владимир Зорин белән очрашты.
2001 — 2004 елларда Владимир Юрий улы Россия Федерациясе хөкүмәтендә милли сәясәт министры булып эшләгән, соңрак — Липецк, аннан соң Нижгар өлкәләрендә баш федераль инспектор булып торган, 2009 елдан Россия фәннәр академиясе директоры урынбасары булган.
Очрашу алдыннан Тарихи мәчет советы рәисе Усман хаҗи Илингин кунакка мәчет буенча экскурсия үткәрде.
- Гадәти булмаган архитектурасы, эчке бизәлеше, тиңе булмаган милли бизәкләре күңелдә бәйрәм хисе уята, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Владимир Зорин. Аннары, татарларның гореф-гадәте буенча, чәй өстәле корылды һәм ике сәгатьлек сөйләшү булды. Төп акцент федераль һәм региональ яссылыкта хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләргә ясалды. Шулай, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров татар телен саклап калу һәм укыту буенча хөкүмәт роленең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте. “Милли мәктәпләрдә татар теле дәресләре аз күләмдә укытыла, телевидение һәм радиода татар телендә тапшырулар юк дәрәҗәдә”, — диде ул.
Самарада икенче татар мәктәбе ачу мәсьәләсен өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев күтәрделәр. Соңгы елларда “Яктылык” татар мәктәбе бөтен теләүчеләрне дә кабул итә алмый. Хөкүмәт аңа өстәп биргән кичке мәктәп бинасын ремонтлаган очракта да тагын 150 баланы гына кабул итәргә мөмкин булачак. Әлбәттә, бу гына татар мәктәбе проблемасын тулысынча хәл итә алмаячак.
Владимир Зорин татар телен өйрәнү һәм яңа мәктәп ачу мәсьәләсе буенча иҗтимагый оешмалар җитәкчелегенә активрак эш алып барырга тәкъдим итте. Моның өчен мониторинглар үткәрергә, нәтиҗәләрен региональ мәгариф министрлыгына һәм өлкә Иҗтимагый палатасына җиткереп торырга, шулай ук Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасына да тиешле мөрәҗәгать белән чыгарга киңәш бирде.
“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды рәисе Гомәр Батршин Самара өлкәсендә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында сөйләде. Августта Ширяево авылы өстендәге тауда стелла куелачак, фәнни-гамәли конференция һәм балалар өчен тарихи дәрес үткәреләчәк, дип сөйләде ул һәм кадерле кунакка истәлек стелласының макетын бүләк итте.
Ахырда катнашучылар хөкүмәт сәясәтен тормышка ашыру мөһимлеген билгеләп үттеләр, милләтара мөнәсәбәтләрне яраштыруда милли һәм дини оешмаларның ролен көчәйтергә кирәк булуына басым ясадылар.
- Бу хәтле күп милләтләр дуслыкта яшәгән башка илләр юктыр. Бүген безгә бөтен дөнья каршылыклары, санкцияләр, мәгълүмати сугыш белән көрәшергә туры килә. Һәм без бирешмибез. Бу Россия Федерациясе алып барган милли сәясәтнең үтемле булуын күрсәтә. Дошманнар илебезне милләтләргә аерып таркатырга теләгәннәр иде. Ләкин булдыра алмадылар, — дип билгеләп үтте Владимир Зорин. — Регионнарда үткәрелә торган мондый очрашулар һәм сөйләшүләр хөкүмәтнең милли сәясәте Стратегиясен төзегәндә бик кирәк булып чыга. Бу юнәлештә әле бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк.
Очрашуда катнашучылар Самара татарларының көн кадагында булган мәсьәләләрне уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге булган өчен Владимир Зоринга рәхмәтләрен әйтеп, РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә аларны тиз арада хәл итеп булыр, дигән ышаныч белдерделәр.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».






Просмотров: 744