Тамчы тама-тама күл җыела

IMG_20221121_150649_edit_328147986285344Үткән атнада региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин өлкә татар “Бердәмлек” газетасына ярдәм сорап өлкә татарларына мөрәҗәгать белән чыккан иде.

- Хөрмәтле дуслар! Гомер-гомергә татарлар зур һәм мө­һим эшләрне күмәкләшеп эш­ләгәннәр — мәчетләр һәм мәд­рә­сәләр, ятимнәр йортлары, янгында зыян күргән кешеләргә акча җыеп бирү яисә өмә белән бура бурап кую кебек эшләрдән беркайчан да читләшмәгәннәр. Бу гореф-гадәтебез киләчәктә дә дәвамлы булыр, дип ышанам.

1990 елдан бирле өлкәбездә “Бердәмлек” өлкә газетасы чыгып килә. 32 еллык тарихы булган газетага беркайчан да җи­ңел булмады, чөнки тиражы зур түгел, 2000 данә генә. Язылучылар саны икеләтә арткан очракта гына ул үз-үзен тәэмин алырлык дәрәҗәгә күтәреләчәк. Ә әлегә ”Бердәмлек” газетасына ярдәм кирәк, — дип мөрәҗәгать иткән иде.

Күп тә үтмәде, Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче Эльмира Турапинадан “Бердәмлек” фондына 10 мең сум акча килеп төште. Аллаһының рәхмәтләре яусын, Эльмира ханым! “Тамчы тама-тама күл җыела”, ди­ләр бит, кулыгыз җиңел булсын. Үткән ел ахырында да шулай акча җыеп, газетаны сак­лап калган идек бит. Быелгы хисап елын да бурычларсыз тәмамларга насыйп булсын иде.

Безнең реквизитлар:

Автономная некоммерчес­кая организация Редакция Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» («Единство») (сокращенное название А.Н.О. Редакция газеты «Бердэмлек» («Единство»)
Адрес: 44З009, г. Самара,
ул. Воронежская, д. 9
ИНН 6317008137
КПП 631901001
ОКПО 11034373
ОГРН 1026301420298
ОКВЭД 58.13
Р/сч. : 40703810054400012004
Поволжский банк СБ РФ
К/сч.: З0101810200000000607
БИК 043601607
Благотворительная помощь

«Бердәмлек».
 

Просмотров: 744

Комментирование запрещено