Сез иң кирәк кеше икәнсез!

VrIqqDrBG_w18 июньдә Россиядә медицина хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтә

Авыл җирендә эшләүче фельдшерлар – туганың кебек якын кешеләр алар. Аз гына кәефсезләнә, сызлана, бигрәк тә авырый башласаң, ФАПка барасың, яисә шалтыратып өеңә чакыртасың. Иң беренче диагнозны да алар куя. Еш кына дару белән генә түгел, җылы сүз, якты йөз белән дә дәвалыйлар.

Бүгенге көндә авыл ФАПлары барлык дәвалау эшендә кирәк булган инструментлар, аппаратлар, дарулар белән тәэмин ителгән, нәтиҗәле эш өчен бөтен шартлар да тудырылган.

- Аерма җир белән күк арасы инде. Элегрәк авыл белән район үзәге арасындагы юллар үзәккә үтә иде. Даруларны да үзебез алып кайта идек бит. Хәзер аларны медпунктка китереп бирәләр. Берничә авылга хезмәт күрсәтүче ФАПларга мобиль машиналар бирелә, – дип башлады сүзен мәкаләмнең герое — кырык елдан артык Кошки районы, Яңа Җүрәй авылында фельдшер булып эшләгән Роза Солтановна Хөснетдинова.

Гаиләдә өлкән бала булып тугангамы, Роза бала чактан ук бик ярдәмчел, йомшак күңелле, башкаларга карата игътибарлы булып үсә. Яңа Җүрәй урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга барып, югары уку йортына керү хыялы, кызганычка, чынга ашмый. Әмма Роза төшенкелеккә бирелми — Тольяттидагы химзаводка эшкә керә. Анда ел ярымнар тирәсе эшләгәч, һөнәри белем алу теләге аны Шенталы медицина училищесына илтә. 1971 елның язында Роза Хөснетдинова туган авылына фельдшер дипломы алып кайта. Аны медпунктка эшкә алалар. Берничә ай ул Люба исемле кыз белән бергә эшләп, стажировка уза, ә коллегасы башка авылга күчеп киткәч, авыл халкының исәнлеге сагында берүзе кала.

- Шундый зур җаваплылык куркытмадымы? Бигрәк тәвәккәл булгансыз икән…

- Бераз булгандыр инде. Әмма күзләр курка, куллар эшли, диләрме әле? Алынгансың икән, эшләргә кирәк. Үз теләгем белән укыдым бит бу һөнәргә, — дип елмая әңгәмәдәшем. — Ул вакытта авылда җиде йөзләп кеше яши иде.

Көн саен 5 — 6 өйгә барып ярдәм күрсәтергә туры килә иде. Ял көне, бәйрәм дигән нәрсәне белмәдек. Көнме-төнме, ярдәм сорап килүчене борып җибәрә алмыйсың, билгеле. Өмет белән күзеңә карап торган авыру кешегә ничек итеп булышмыйсың ди инде? Авыл фельдшеры бит ул заманнарда да, хәзер дә авыруның хәлен җиңеләйтә алучы бердәнбер кеше. Район үзәк хастаханәсе Кошкида, ә анда барып җитүе читен, юллар начар, техника юк. Аеруча язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда юллар бөтенләй йөрерлек түгел иде. Күргән нужаларым сөйләп бетерә торган түгел. Әле дә ярый әтием машина йөртүче булып эшли иде. Авыруларны кайчан аның белән, кайчан ат җигеп, кайчан тракторга утыртып илтә идек. Юл пычрагында батып яткан чаклар да байтак булды.

Ул елларда йөкле хатыннар да күп иде. Андый очракта берьюлы ике кеше гомере өчен җавап тота фельдшер. Бәби табучыны район хастаханәсенә илтеп тапшырырга кирәк, югыйсә больничныйны рәсмиләштермиләр һәм декрет ялы бирмиләр. Юлга чыгарга соң булган очракларда акушерка вазифасын үзем башкара идем, минем кулларымда бу дөньяга беренче авазларын салган сабыйлар шактый күп булды. Бала тапканның икенче көнендә аларны Кошкига илтә идек. Бер баруыбыз аеруча исемдә калган: апрель ае, ташу вакыты, Кондырча елгасы киң булып ярларыннан чыккан көннәр. Бер хатынның бәби табарга вакыты җиткән. Без, тракторга утырып, аны район хастаханәсенә илтергә киттек. Бара-бара кич булды, трактор алдыннан бер кеше фонарь белән яктыртып җәяү бара, ә трактор аның артыннан. Күрше авылга барып җиткәндә хатынның тулгагы тота башлады, безне юл буенда яшәүче мәрхәмәтле кешеләр үз өйләренә кунарга керттеләр. Дөрес, кыз бала ансат туды, ә иртән ана белән сабыйны Кошки хастаханәсенә илтеп тапшырдык. Менә шулай эшләгән чаклар да бар иде… — дип искә ала Роза апа.

Авыл җирендә киселү-җәрәхәтләнүләр дә еш күренеш. Андый вакытта кеше паникага бирелмәсен, куркып калмасын өчен фельдшер психолог та булырга тиеш. Балалар белән эшләргә дә аерым осталык кирәк, прививкалар, уколлар ясаганда бигрәк тә. Шуңа күрә авыл фельдшеры булып эшләү өчен медицина белеме генә аз, моның өчен күпкырлы талант иясе булырга да кирәк, минемчә.

- Роза ханым, эшегез бик авыр, җаваплы булган. Тәүлекнең күбрәк өлешен авыл халкына ярдәм итүгә багышлагансыз. Ә тормыш иптәшегез, гаиләгез моның белән килешә идеме?

- Тормыш иптәшем — сыйныфташым Мисбах Хөснетдинов укытучы, мәктәп директоры булып эшләде, искиткеч яхшы кеше иде. Мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Минем эшемне беркайчан да тәнкыйтьләмәде. Көнме-төнме, нинди генә машинага, тракторга утырып китсәм дә, ялгыш кына да көнләшү, үпкәләшү булмады аның тарафыннан. Моның өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Әгәр ул каршы булса, миңа яраткан эшемне алыштырырга туры килгән булыр иде.

Роза апа белән Мисбах абый ике ул, бер кыз үстергәннәр. Алар барысы да югары белем алып, гаилә корып, үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. Бүгенге көндә Роза апа алты оныгы, бер оныкчыгына куанып туялмый.

Балалары да, оныклары да медицина юлын сайламаганнар. Бу эшнең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуын бала чактан күреп үскәнгәдер, мөгаен. Ә менә гомеренең яртысыннан күбесен авыл халкы исәнлегенә багышлаган Роза Солтановна лаеклы ялга чыкканнан соң да әле тагын 7 ел эшләгән. Исәнлеге булса, тагын да эшләгән булыр иде, бәлки.

Яңа Җүрәй авылы халкы Роза апага бүген дә рәхмәтле, җылы сүзләр һәм матур теләкләр теләп торалар.

 Эльмира САЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 877

Комментирование запрещено