Күзәтәмен читтән — дога кылалар

WgERkpR9VGsУл милләткә, дингә һәм иҗатка гашыйк

Билгеле булганча, татарлар, кайда гына китсәләр дә, ислам диненә буйсынып, татар рухын саклап, иҗат итеп яшәргә тырышалар. Бүгенге сүзебез Кошки районында яшәүче Роза Һади кызы Низамова турында.

Роза Яңа Җүрәй авылында туып-үскән. Үсеп, буй җиткән кыз, Куйбышевка китеп, кибетче һөнәрен үзләштерә, эшли башлый. Оренбург якларыннан килгән Рәшит Әбүзәр улы белән танышып, гаилә корып җибәрәләр, авылга кайтып урнашалар. Аларның Резеда, Рамилә, Ринат исемле берсеннән-берсе матур балалары дөньяга килә…

Аккан судай гомер үтеп кенә тора. Балалар үсеп җитеп, үз ояларын булдырганга да күпме вакыт үтеп киткән инде. Тормыш иптәше Рәшит вафат булгач, Роза ханым балалары янына – Кошки район үзәгенә күчеп килә һәм, фатир сатып алып, яши башлый, балаларының балаларын тәрбияләргә булыша.

- Үз авылымда яшәгәндә рәхәт иде. Биредә бит татарларга очрашып, аралашып яшәү өчен мөмкинлек тә юк. Әле дә ярый, бәхетебезгә, бер динле хатын-кыз килеп, барыбызны да җыеп, гарәп графикасын өйрәтеп китте. Мин хәзер рәхәтләнеп гарәпчә укыйм. Рәхмәт инде аңа, — дип искә ала Роза апа мөгаллимәсен.

Роза ханым иҗатка гашыйк кеше. Ул “Бердәмлек” газетасына чыга башлаганнан бирле языла, бүгенге көнгә кадәр үз телендә укудан ләззәт таба. Кайвакыт туган авылына кайтып, төрле бәйрәм чараларында катнаша. Күңеле күтәрелгән чакларда шигырьләр иҗат итә. Язмам ахырында газета укучыларына аның бер шигырен тәкъдим итәргә булдым:

Җиде оныгым үсеп килә инде -
Балаларның татлы җимеше.
Исәнлектә, бәхет, шатлык белән
Матур үтсен иде гомерләре.

Күреп шатланамын оныкларны,
Җыелганда өстәл артында.
Күзәтәмен читтән — ашап алгач,
Кул күтәреп, дога кылалар.

Шул вакытта күңелем тынычлана,
Яшим, дуслар, шуңа сөенеп.
Сабыйларга дога өйрәткәнгә,
Бирә Ходай яшәү кызыгын.

Мин өйрәткән шушы догаларны
Онытмагыз, зинһар, балалар!
Гомерегез бәхетле һәм озын булсын,
Сакласыннар шушы догалар.

Бу дөньяда кунак кына бит без,
Китәрбез бер фани дөньядан.
Күңелебез тыныч, гүребез якты булыр,
Кул күтәреп дога кылсалар!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 543

Комментирование запрещено