Уңганнарга — яшел урам!

MrimvaXy6wEУмартачылык белән тырыш һәм эшчән кешеләр генә шөгыльләнә ала

Игенчеләр өчен дә, умартачылар өчен дә кызу урак өсте бара. Чөнки август аенда урып-җыю эшләре генә түгел, бал аерту чоры да башлана. Бәлки шуңадыр да, нәкъ шушы ай уртасында умартачылар көне билгеләп үтелә.

Умартачылык татар халкында иң борынгы кәсепләрнең берсе булып санала. Бу һөнәр безнең болгар бабаларыбызның шөгыле булган. Алар башка илләргә бал һәм балавыз сату буенча дөньяда лаеклы урын алып торганнар. Умартачылык электән үк дәрәҗәле һөнәр булып саналган. Татлы һәм исәнлек өчен файдалы ризыкны Аллаһы тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә җибәрелгән бүләк дип санаганнар. Хәтта Коръәндә дә бал кортларына багышланган “Нәхел” сүрәсе бар. Нәхел – эш сөючән бал корты дигән сүз…

Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында яшәүче күп балалы уңган Хәбибуллиннар да авылдагы иң тырыш гаиләләр исемлегендә. Умартачылык белән алар туксанынчы еллар ахырында, колхозлар тәмам таралган, ә халык эшсез калган вакытта шөгыльләнә башлыйлар. Самара мәдәният училищесын тәмамлап, авыл Мәдәният йортына директор булып кайткан уртанчы уллары Фоат 1998 елда өч умарта оясы сатып ала. Әмма бер-ике елдан яшь әтигә эшен алыштырырга һәм командировкаларга еш йөрергә туры килә. Шулай итеп, бал кортлары Фоатның әтисе Хафиз ага һәм әнисе Минния апа карамагына күчәләр. Тирә-якта алтын куллы балта остасы буларак дан тоткан Хафиз ага, умарта ояларын төзекләндереп, тормыш иптәше белән икәүләшеп умартачылык эшенә керешәләр.

Билгеле, беренче елларда авырлыклар күп була — кирәкле мәгълүматны тиз генә табып алып укырга авылда мөмкинлек юк, ә тәҗрибәле умартачылар белем уртаклашырга теләмиләр, чөнки кемгә дә көндәшләр кирәкми. Тора-бара умартачылык буенча китаплар сатып алалар, хаталарны һәм уңышсызлыкларны җиңә-җиңә, максатларына ирешәләр. Биш елдан соң гына Хафиз һәм Минния Хәбибуллиннар аякларында шактый нык басып торучы, ярыйсы гына керем алып эшләүче умартачылар статусына ия булалар.

- Әти белән әнинең үҗәтлеге, тырышлыгы шаккатыра, алар безнең өчен һәрьяклап та үрнәк. Умартачылык бизнесы искиткеч күп вакыт, түземлек һәм көч таләп итә. Тирә-як кырларны агулау нәтиҗәсендә бөтен умарталары да үлеп беткән еллар да булгалады. Алай да бирешмәделәр, җиң сызганып яңа баштан эшкә керештеләр. Тора-бара үзләре дә аерылып чыккан умарта күчләрен тотып, ояга ияләштерергә, кышлыкка әзерләү серләренә, витаминнар кулланырга өйрәнделәр. Шулай итеп, өч оядан башланган умарталык берзаман җитмеш ояга җитте. Ул вакытта әти белән әнигә олы абыебыз Фаил, минем ике улым Илнар белән Илнур, Самарада яшәүче сеңлебез Руфия кайтып ярдәм итә иделәр. Ояларны, кәрәз рамнарын әти белән бергә кышкы озын кичләрдә үзебез ясый идек. Җаена төшенгәч, авырлыклар да онытыла икән, — дип искә ала Фоат.

Гомер атлый тора, 2011 елда Хәбибуллиннарның 36 яшьлек олы уллары Фаил вакытсыз гүр иясе була, авыр кайгы гаилә башлыгының исәнлеген нык какшата. Шулай да алар яраткан эшләрен ташламыйлар. Һәр ел саен яз җитү белән Хафиз абый белән Минния апа, бал кортлары сыман тыз-быз килеп, эшкә керешәләр. Ике өлкән оныклары да үзләренә охшаганнар — эш сөючән, уңганнар, кулларында ут уйнатып әби-бабалары тирәсендә эшкә өйрәнеп үсәләр.

Бүгенге көндә Хәбибуллиннар умарталыгын 1 сентябрьдә җитмеш яшьлек матур юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы, алты оныгы һәм биш оныкчыгы өчен яраткан әби — Минния апа ялгызы гына алып бара. Чөнки оныклар үсеп, таралышкан, ә гаилә башлыгы Хафиз абый моннан ике ел элек йөрәк өянәгеннән вафат булган. Көчле рухлы Минния апа бирешми, уллары һәм тормыш иптәше белән башлаган эшне дәвам итә. “Мин эшсез тора алмыйм. Умарталар белән кайнашканда, Хафизым белән аралашкандай булам. Кайвакыт ул минем төшләремә кереп киңәшләр бирә, хаталардан кисәтә, игътибарлы булырга өнди”, — дип сөйли ул.

Хәбибуллиннар умарталыгына килеп керүгә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең: кошлар сайрый, әйләнә-тирәне агачлар һәм чәчәкләр чорнап алган, аланда төрле төскә буялган умарта оялары тезелеп киткән. Икенче ягында бал аерту, төрле кирәк-яракларны урнаштыру өчен корылма ясалган. Ә бөтен умарталыкка бал исе таралган…

- Кайбер умартачылар балны июльдә суырта. Тик бу чорда алынган бал өлгермәгән була, — дип сөйли Минния апа. Һава торышы яхшы булса, балны август уртасында аертырга киңәш итә. Чөнки бу вакытта күзәнәкләрдәге бал тулысынча өлгереп җиткән була. Умартачы апа сүзләренә караганда, бал кортлары карабодай, юкә, кыр чәчәкләре, рапс, көнбагыш, донник, хәтта әрекмән чәчәгеннән дә бал җыя алалар. Бер умарта күче, токымына карап, 50 — 100 килограммга кадәр бал җыярга сәләтле икән.

Бу тырыш бөҗәкләр җыйган бал һәрьяклап та файдалы. Хәтта умарта өстенә япкан прополислы япма да сызлаган урыннарны дәвалау көченә ия. Аллергия булмаган очракта, тик бер нәрсәне истә тотарга кирәк: япма һәр кешенең үзенеке булырга тиеш. Чөнки прополиста истә калдыру сәләте — биологик хәтер бар. Ул бөтен булган авыруны исендә калдыра. Икенче кешегә бирсәң, синең чир аңа күчәргә мөмкин. Бер япманы ике елга кадәр кулланырга ярый.

Белгечләр әйтүенчә, балда кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә — глюкоза, минераль тозлар, төрле ферментлар, витаминнар, антибиотиклар бар. Ә менә бал икмәге (перга) составында бөтен файдалы витаминнар һәм аминокислоталар, микроэлемент һәм гормоннар тупланган. Аны ашказаны җәрәхәтеннән кулланырга була, шулай ук гемоглобинны да арттыра. Сорыкорт сөте җенес органнары дисфункцияләрендә, психиатрия, гастроэнтерологиядә аеруча файдалы. Тома балавыз (прополис) вирусларга каршы көрәшә. Аны пешкән, яраланган вакытта кулланырга була, теш авыртуын баса. Гомумән, бал кортларының бар әйбере дә кешене сихәтләндерергә сәләтле. Үлгән бал кортлары гына да никүпме файда китерә ала! Аларны “подмор” дип атыйлар. Шул “подморны” кулланып ясаган төнәтмәне сызлаган урыннарга сөртергә киңәш итә Минния апа. Рецепты бик гади: дәвалану өчен ярты литр спиртка үлгән бал кортларын җыеп салабыз. Иң мөһиме — ясалган төнәтмәне караңгы төстәге савытка салырга кирәк, суыткычта ул өч ел сакланырга мөмкин икән.

Инде әйткәнемчә, Хәбибуллиннар гаиләсендә барысы да бал кортлары кебек, тик торучылардан түгел. Мәрхүм Хафиз абый белән тынгы белмәс Минния апа нәсел җепләрен дәвам итүче оныкларын да хезмәтне сөяргә, эшнең бер төреннән дә курыкмаска өйрәтеп үстергәнәр. Уңганнарга – яшел урам! Минния апа, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телибез. Кортларыгыз эшчән, балыгыз мул һәм тәмле булсын!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 607

Комментирование запрещено