Төзүчеләр Россиянең тотрыклы үсешен тәэмин итә

8WKf0PR6YpAХезмәткәрләрнең хокук-мәнфәгатьләрен кем яклый?

Һәр ел августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Гадәттә, “Бердәмлек” битләрендә әлеге бәйрәм уңаеннан төзелеш белән турыдан-туры бәйле кешеләр турында язып чыга идек. Ә менә быел, традициябезне бераз үзгәртеп, шәһәрләребездә һәм авылларыбызда матур-матур архитектура корылмалары торгызучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән танышырга булдык. Чөнки эшчеләргә уңайлы хезмәт шартлары, лаеклы хезмәт хакы, тиешле ял һәм хөрмәт булдырылган очракта гына эш нәтиҗәләре дә куандырырлык була.

Димәк, һәрбер эре предприятиедә үз профсоюз оешмасы булырга тиеш. Аларның барысы да өлкә профсоюз оешмасына карый.

Самара төзүчеләре профсоюзын 20 елдан артык милләттәшебез Абделгани Шәкүр улы Шаменов җитәкли (ред. искәрмәсе: аны эшендә Геннадий Александрович дип атыйлар). Сүз уңаеннан, мәкаләбез герое тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә.

Ул 1954 елның 20 сентябрендә Самара өлкәсенең Волжский районы, Горки авылында туа. Башта Куйбышев инженер-төзелеш институтын, соңрак Самара дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Самара юл төзү компаниясенең СУ-5 участогында мастер, прораб, участок начальнигы булып эшләгән. Коллективның профсоюз тормышында актив катнашкан. 1989 елдан башлап профсоюз оешмасының бүлек мөдире, өлкә профсоюз комитеты рәисе урынбасары вазифаларын үти башлый. 2002 елдан Самара өлкәсе Профсоюз-лар федерациясе башкарма комитеты һәм юристлар берлеге әгъзасы булып тора. 2005 елда социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы өлкә комиссиясе составына сайлана. Социаль конфликтларны хәл итү буенча уңышлы эше өчен Хезмәт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2005 елда Россия төзүчеләр берлеге тарафыннан “Төзелеш даны” күкрәк билгесенә лаек була. Профсоюз үзәк комитеты һәм Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

- Советлар чорында профсоюз оешмалары нәтиҗәле эшли иде. Еш кына шул чор кешеләренең: “Профсоюз оешмасы ярдәм итте, профсоюз юлламасы буенча ялга бардым”, — дип сөйләгәннәрен ишетергә туры килә иде. Ә хәзерге заманда профсоюз оешмаларын бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итүче, Яңа елга хезмәткәрләренең балаларына бүләкләр әзерләүче, юбилярларны һәм хезмәт алдынгыларын котлаучы орган итеп кенә күз алдына китерәбез.

Ә тирәнгәрәк карасак, бүгенге профсоюз оешмаларына нинди вәкаләтләр йөкләнә? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

- Өлкә төүчеләренең профсоюз оешмасы быел 119 еллыгын билгеләп үтте. Оештыру, хокук, сәясәт, дәүләт идарәсе системаларындагы үзгәрешләргә карамастан, профсоюзлар эшчәнлеге дәвам итә. Нинди генә өлкәне алма, профсоюзлар хезмәт шартларын яхшырту, кеше хокукларын яклау бурычларын хәл итәләр, законнар, күмәк шартнамәләр, йөкләмәләр үтәлешен контрольдә тоталар һәм, әлбәттә, социаль гаделлек ягында торалар. Оешманың төп максаты — профсоюз әгъзаларының хезмәт, социаль-икътисадый һәм һөнәри хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

Профсоюз оешмасында торучы һәркем хезмәт законнары буенча хокукый ярдәмне түләүсез алырга, профсоюз активының уку үзәкләрендә квалификациясен күтәрергә, һөнәри осталык конкурсларында катнашырга һәм, уңышка ирешкән очракта, матди ярдәм алырга, шифаханәләрдә һәм пансионатларда ташламалы путевкалар буенча дәваланырга, ял итәргә хокуклы.

Безнең девиз: “Лаеклы хезмәт Россиянең тотрыклы үсешен һәм гражданнар җәмгыятенең үзаңы ныгуын тәэмин итә. Без бердәмлек, теләктәшлек, гаделлек кебек төп принципларга таянып эш итәбез. Профсоюз оешмасы предприятиеләр, министрлыклар һәм федераль дәрәҗәдә сөйләшүләр алып баруда катнашалар һәм хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен яклыйлар. Яшь белгечләрне төзелеш тармагына җәлеп итү һәм күңеленә ятышлы эш табу максатыннан вакансияләр ярминкәләре, вебинарлар, очрашулар, мастер-класслар оештырабыз.

Самара өлкәсе төзүчеләре профсоюзы Федерациясенең конкрет эшләренә килгәндә, агымдагы елда гына да 29450 профсоюз әгъзасы белән очрашып, яисә телефон аша юридик консультация бирелде, хокук мәсьәләләре буенча кайнар линиягә килгән 103 мөрәҗәгать эшкәртелде, профсоюзның хокукый инспекторлары катнашында 1165 суд эше каралды, шуларның 92 проценты хезмәткәрләр файдасына хәл ителде. Оешмабыз тарафыннан хезмәткәрләрне ташламалы пенсия белән тәэмин итү хокукын гамәлгә ашыру турындагы суд карарлары буенча 112800000 сумлык икътисадый файда китерелде. Болар профсоюзыбыз эшенең бер юнәлеше генә.

Шулай ук оешма тармак ветераннарына һәм хезмәткәрләренә социаль һәм хәйрия ярдәме күрсәтүгә дә игътибар бирә.

Бүгенге көндә профсоюзлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү, гаиләләре турында кайгырту эшенә аеруча әһәмият бирәләр. Профсоюзлар федерациясендә моның өчен махсус фонд та булдырылды. Җыелган акча сугышчылардан һәм командованиедән килгән гаризалар буенча сугыш кырында мөһим кирәк-яракларны сатып алу өчен тотыла. Әлеге патриотик эшне системалы рәвештә алып баручы предприятиеләрне аерым билгеләп үтәсем килә: «Росби», «Самарастройфарфор», «Таркетт», «Энергетика һәм төзелеш элемтәсе», «Самараның электромонтаж эшләнмәләре заводы», «Волгопродмонтаж» кебек оешмалар ай саен хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыеп җибәрәләр. Атап үтелгән предприятиеләр җитәкчеләренә һәм аларның профсоюз оешмаларына зур рәхмәт.

6 августта Украина хәрбиләре тарафыннан утка тотылган һәм зыян күргән Курск өлкәсе өчен ярдәм шушы көннәрдә туплап җибәреләчәк, — дип сөйли Абделгани Шәкүрович.

- Профсоюз оешмасы канаты астына ничек эләгергә, оешмага ничек керергә?

- Сез эшләгән предприятиедә профсоюз оешмасы булса, керү теләген белдергән гариза язу җитә, — дип йомгаклады сүзен җитәкче.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең эш урыныгызда хезмәт хакы тоткарланса, производствода саклык чаралары тәэмин ителмәсә, эш сәгатеннән тыш эшләгән өчен түләмәсәләр, авыр хәлгә юлыккан хезмәткәргә матди ярдәм бирелмәсә, профсоюз оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тик шунысы да бар: бүгенге көндә профсоюз оешмасы булган предприятиеләр саны кими бара. Бу очракта хезмәткәрләр мәнфәгатен кем яклар? Һич югында, эшче халык куркып тормаска, профсоюз оешмасы булдыру өчен көрәшергә тиеш. Гадел профсоюз оешма булмаса, хокукларыгызны кем яклар?

VVEB__eV3hkr5kt8dwG4ZA 8WKf0PR6YpA

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 635

Комментирование запрещено