Тормыш авырлыклары аның иҗатында
Беркөнне интернетны ачып карасам, күптәнге танышым Рушания Фәткуллина моңлы тавышы белән “Ялгызларны кемнәр яратыр?” җырын башкара. Бу миңа шулхәтле нык тәэсир итте – бөтен тормыш юлы күз алдымнан үтеп киткәндәй булды. Түзмәдем, кулыма каләм алдым.
Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән танышым Рушания Насыйх кызы гаиләдә өченче бала булып туган. Яшүсмер чагыннан сыер савучы булып эшләгән әнисе Мөгаззәмә апа белән фермага йөргән. Мәктәпне тәмамлагач та читкә китми, шунда эшкә килә.
Җырлый-җырлый сыер сауган кызга зоотехник булып эшләүче авылдашы Нурхәтим гашыйк була. Билгеле, яңа гына уналты яше тулып узган кызның да йөрәгендә җавап мәхәббәт хисләре бөреләнә. Кызның яше җитеп бетмәгән булса да, егетнең җитлеккән булуын күреп, ЗАГС хезмәткәрләре каршы килмиләр, яшьләргә законлы ир белән хатын дигән документ тапшыралар. Шаулатып туйлар үткәргәч, яңа гаилә хезмәт юлын фермада дәвам итә.
Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре Гөлгенә белән Салават дөньяга киләләр. Шулай әкрен генә ун елга якын бәхетле гомер үтеп китә. Тик, кызганычка, беркөнне Нурхәтимнең гомере өзелә. Яраткан ирен, балаларының әтисен югалткан егерме алты яшьлек хатын каенишләре йортында кала алмый, ике сабыен ияртеп, туган нигезенә кайта.
Билгеле, озак елап утырырга, тирән кайгыга батарга мөмкинлеге булмый, тормышны алып барырга, Нурхәтимнең якты истәлеге булып калган дәвамчыларын үстерергә кирәк була.
Рушания кабат фермага эшкә килә. Хезмәт дәвалый, диләр бит. Аны хөрмәт иткән хезмәттәшләре, сөтлебикәләре янында яшь ананың йөрәк әрнүләре, хәсрәтләре чигенгәндәй була. Бераздан әтисе Насыйх ага кызына өй салып бирә. Шулай итеп, Рушания башка чыга. Гөлгенә Самара педуниверситетының татар бүлеген тәмамлый, Салават сәнәгать җиһазлары механигы таныклыгын ала.
Унбер ел тол яшәгән Рушаниягә фермада тракторда эшләгән, берничә ел элек кенә хатынын югалткан Хәмит Зөбәеров сүз куша, туры килгәндә ярдәм итәргә ашкынып тора. Билгеле, яшьли тол калган хатын башта катгый рәвештә башкача кияүгә чыкмыйм дип үз-үзенә сүз биргән булса да, Хәмитнең яхшы якларын күрә башлый. Шулай итеп, балаларының туйларына Рушания белән Хәмит парлы булып киләләр. Тормышлары җайланып китә. Хәмит ага кунакка кайтып-китеп йөрүче балаларга рәхим-шәфкатьле кеше булып чыга, үз балалары кебек якын итә. Балалар авылдагы әби-бабаларының хәлен белергә китеп, озаграк торсалар да: “Нигә болай озак кайтмыйлар инде?” – дип, көтеп ала.
Рушаниянең тормыш арбасы менә шулай шома гына барган җирдән кабат киртәгә килеп төртелә – гыйнварның салкын бер иртәсендә, нәкъ туган көненең икенче көнендә, көтмәгәндә, уйламаганда, Хәмит ага вафат була. Мондый хәлне көтмәгән Рушания өзелеп-өзелеп еласа да, нишләп тә булмый, теге дөньядан беркем дә әйләнеп кайта алмый шул.
Унөч елдан артык бәхетле тормыш бүләк иткән Хәмит аганың китеп баруы белән бары тик килешергә генә кала. Үз-үзен кулга алып, тормыш юлыннан тагын ялгыз атлап китә. Балалары, ешрак кайтып, әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Ә буш вакытларында ихтыяр көче нык булган Рушания кабат моңнарын җырга сала башлый. Мәдәният йортында аның җырлаганын авыл кешеләре көтеп алалар, репертуарындагы “Һәркөнне керәсең төшемә”, “Ышанам”, “Асылъяр” җырларын яратып тыңлыйлар.
Рушания Насыйх кызының бик тә уңган-булган хатын икәнлеген бөтен авыл белә. Йорт тулы терлекләрен, кош-кортларын карый, ялгыз булуына карамастан, сугымга тай сатып алып, көзгә хәтле үстерә, бакчасында да бар да ал да гөл, көзен мул уңыш җыеп ала.
Аш-суга да бик оста Рушания: җәен кыр станында пешекче булып эшли, транспорт юк дип беркемгә дә ялынмый, квадроциклына утыра да басуга җилдертә. Танышымны Похвистнево районы халкы авызда эреп торырлык тәмле бавырсак пешерүче буларак та белә. Никах туйлары, юбилей һәм мәҗлесләр табынын бизәү өчен аның бавырсагына заказлар бик күп килеп тора.
Тырыш, уңган ханымның балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Гөлгенә Сәлахова “Бердәмлек” газетасы редакциясендә күп еллар җаваплы сәркатиб, дизайнер вазифаларын башкара, кияве Рафаэль — үзмәшгуль, ә Салават, полициядә хезмәт итеп — подполковник, килене Елизавета майор дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Әбинең дүрт оныгы үсеп килә инде.
Аллаһы Тәгалә үзенең бер хәдисендә: “Мин бирергә мохтаҗ түгел” дип әйткән. Кичергән югалтулар, күргән авырлыкларга түзеп, ихлас күңелле кеше булып калганы өчен Рушания ханыма ана бәхете бүләк иткән Ул. Бүгенге көндә шушы бәхетне татып, булганына шөкер итеп яши хатын.
“Аллага шөкер, җырлап яшәү миңа тормыш юлыннан атлап барырга ярдәм итә. Җырларымда — моңнарым”, — ди ул.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 550