Кечкенә өйнең олы тарихы

iEQwZ_JhbAwӘниебез Миннияз, әтиебез Ринад Мәхмүтшиннарга һәм әби-бабаларыбызга багышлана

Совет Нурлаты авылында яшәүче Миннияз Хәйрулла кызы Ильмухина белән Ринад Әхмәтҗан улы Мәхмүтшиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 60 ел тулган булыр иде. Кызганыч, әтиебез гүр иясе булганга 24 ел вакыт узды инде, урыны җәннәттә булсын.

Гаиләбез тарихы 1924 елда яңа гына барлыкка килгән Совет Нурлаты авылына Татарстанның Октябрь районы Югары Нурлат авылыннан күчеп килгән Әхмәтҗан Хәсән улы белән Гәйшә Искәндәр кызыннан башлана. 1939 елда уллары Хафиз туа, 1941 елда булачак әтиебез Ринад дөньяга килә. 1941 елның августында, әтиебезгә 9 көн тулганда, Әхмәтҗан Хәсән улын сугышка алалар. Ике бала белән калган Гәйшә, әнисе Бибикамалны һәм сеңелләре Сафия белән Мәймүнәне дә үзе янына күчерә. Бераздан бертуган сеңелләре тормышка чыгып, үз гаиләләре белән яши башлыйлар. Ә Бибикамал әби, «ак әби» булып, безнең гаиләдә яшәде. Ул башта әбиебезгә балаларын – әтиебезне һәм Хафиз абыебызны, аннан соң әниебезгә безне — 5 оныкчыгын үстерешергә булышты, соңгы сулышына кадәр аяк өстендә йөреп, 1974 елның маенда 98 яшендә гүр иясе булды.

Бибикамал әбиебез бик укымышлы, гыйлемле кеше иде, өебездә һәрвакыт догалар, намазлар укылды. Әллә шуңа, әллә Советлар законыннан куркып, бүтән кертүче булмагангамы, авыл картлары, 1966 елда безнең өйдә җыелып, намаз укый башлаганнар. Совет Нурлатында мәчет булмаганга күрә, безгә Иглай поселогыннан да, Урта поселоктан да картлар килеп йөргәннәр. Аларның бер җомганы да калдырмыйча намаз укуларын мин әйбәт хәтерлим. Ә ул заманнарда ярамый торган хәл иде бит бу.

Өебез гади генә, башкаларныкы кебек үк, ике бүлмәле иде. 1954 елда чыккан зур янгыннан соң йортыбызны яңадан тергезеп, бабабыз нигезен таратмаганнар. Зур бүлмәдә — плитәле мич, ә икенче ягында зур мич иде. Шушы бәләкәй генә өебезгә 20 — 25ләп ап-ак оекбашлар кигән ак сакаллы картлар, зур ак намазлыкларга басып, намаз укыйлар иде. Элеккегедән килгән азан тавышын ишетеп үскән балалар без, әлхәмдүлилләһ. Хөсәен хәзрәт, Кыям хәзрәт, Насыйбулла хәзрәт, Минхәйдәр хәзрәт укыганнары хәзер дә колагымда яңгырый сыман.

Ә гает көне – иң көтеп алынган олы бәйрәм иде безнең өчен! Ул бәйрәмгә әзерләнү безнең әни өстендә иде. Колхоз эшендә дә, бакчада да эш җитә бит, югыйсә! Ничек өлгергәнмен икән, дип үзе дә шакката. Кичтән әзерләп куелган матур күлмәк кидереп, яулыклар бәйләтеп 3 кызын, түбәтәй кигән 2 малаен плитә миче артына кертеп утырта иде. Намаз тәмамланганчы тыныбызны да чыгармыйча, шылт та итмичә утыра идек шунда. Гает намазларына килгән халык ике бүлмәгә шыплап тула, ә сыймаганнары урамда укыйлар иде. Шул вакытларда гаеттән соң бабайлар, сәдака итеп, тиенлек тимер акча сибәләр иде, бер көтү җыелган бала-чага шау-гөр килеп җыеп ала идек.

1980 еллар азагында авылыбызда беренче мәчет ачылды. Төрле дөнья мәшәкатьләре сәбәпле мәчет эшләмәгән чакта авыл картлары кабат безгә — Мәхмүтшиннар йортына җыелалар иде. Өебездә кабат азан тавышы яңгырый!

Әнием Миннияз шул нигездә шатлыклы вакыйгаларны да, кайгыларны да күрде. 9 айлык яшь баласын соңгы юлга озатырга туры килде, төпчек малаен Чечня сугышыннан көтеп ут эчендә янулары да әти белән әнигә бик авыр булды. Улларының исән-сау кайтып, шатлыклы күрешүләре дә шушы нигездә булды. Тик менә әтиебез генә арабыздан вакытсыз китте шул… Әтиемне 59 яшендә бакыйлыкка озаткач, 4 елдан 90 яшькә җиткән Гәйшә әбиебезне, кайнанасын җирләде әниебез, бер-бер артлы 18 яшьлек бертуган ике оныгын да соңгы юлга шушы ни¬гездән озатырга туры килде…

Шушы нигезне саклап, яңартып торгангадырмы, ак яулыклы мәрхүм әбиләребез, безнең өчен иң кадерле кешебез булган әниебезнең төшләренә кереп, елмаеп, рәхмәтләрен белдерәләр.

Әниебезгә безне гаиләләребез белән озак еллар шулай исәнлектә каршы алып, догалары белән озатып, шатлыклы күрешүләр теләп торырга насыйп булса иде.

Хәзер дә, өйдәге тынычлыкны үтеп баручы машиналар бозмаганда, өйдә пыш-пыш әбиләр дога укыган сыман тавышлар ишетелә. Әллә мәчет юл аркылы гына булгангамы, әллә җанга якын булгангамы, азан тавышы ишетелмәсә, күңел уңайсызлана. Аны элек мөәзинебез Хәлил Хәлиулла улы Хәбибуллин яңгырата иде, авырып киткәч, азан әйтә алмый. Габделбарый Фәсхетдинов, Искәндәр Баһаутдинов — хәзер безнең авыл аксакаллары, динне саклаучылар. Аларның эшен дәвам итүче яшьләребез дә байтак, бик зур рәхмәт аларга, барысы да исән-сау булсыннар иде. Мәрхүм Хәйдәр хәзрәт Исмәгыйль улы Бикбаев бакыйлыкка күчкәч, мәчетнең нуры югалган кебек булды, Рамазан аенда тәравих та ишетелмәде. Аның моңлы тавышын, үзен югалткан авыл халкы бик күңелсезләнгән иде. Бүгенге көндә яшь хәзрәтебез Минәгъзәм Зөфәр улы Гыймранов әйткән азаннарны шатланып тыңлыйбыз, туеп булмый! Минәгъзәм хәзрәт белән Зөлфия абыстай! Сезгә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, исәнлектә тигез гомер итәргә язсын. Мәхәллә халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәчеткә йөрүчеләрнең саны елдан-ел күбрәк булуын телибез!

 Әлфия МӘХМУТШИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 490

Комментирование запрещено