Татарстан китап нәшрияты ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен матур әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр – барлыгы ярты миллион данә китап бастырып чыгара. 2024 елда дөнья күргән китаплар арасында балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы басмалар байтак. Шуларның кайберләренә кыскача күзәтү тәкъдим итәбез.
Әлифба
Авторлары — Сәләй Вагыйзов, Рәмзия Вәлитова
Гомуми белем бирү оешмаларының 1нче сыйныфы өчен татар телендә дәреслек быел да яңа тираж белән басылып чыккан.
Әкият иленә сәяхәт
Авторы — Нурия Сәярова
Балалар язучысы, әкиятче, журналист, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Нурия Сәйярнең әлеге китабында да балалар өчен язылган әкиятләр һәм пьесалар урын алган.
Авторның төрле елларда “Әтәч менгән киртәгә”, “Чигүче кыз Алтынай”, “Бәхетлеләр илендә” кебек китаплары дөнья күргән иде. Нурия Сәйяр әсәрләренең сюжетлары бер эләктереп алгач, укучыны җибәрми, әкият дип аталса да, могҗиза артында чынбарлык тора, хәзерге заман характерлары, хәзерге тормыш чагыла.
Әсәрләренең эстетик ягы гына түгел, әхлакый-тәрбияви ягы да көчле. Аннан изгелек, миһербанлык бөркеп тора, балаларга да, яшүсмерләргә дә сабак бирә, тәрбияли, уйландыра. Әкиятләр балаларга атап язылган булса да, өлкәннәр дә үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясый ала. Аның әкиятләре кешенең күңелен сафландыра, мәхәббәткә рухландыра, киләчәккә өмет уята. Ихласлылык хисенә, яшәү дәртенә, яктылыкка сусап яшәүчеләрнең күңеленә ышаныч иңдерә, киләчәккә өмет тудыра.
Министр була яздым!
Авторы — Венер Исхаков
Венер Исхаков җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне шулкадәр җиңел, һәркемгә аңлаешлы итеп бирә белүе белән игътибарны җәлеп иткән язучы-сатирик һәм журналист. Чираттагы китабына тупланган юмористик хикәяләре коры күңел ачуга, уен-көлкегә генә кайтып калмый, гыйбрәтле хәл-вакыйгалар аша тормыштагы әхлакый җитешсезлекләрне дә фаш итә. Җыентык әдәбият сөючеләр күңелендә лаеклы урын алачак.
Әни, мин көчек күрдем!
Авторы — Роберт Миңнуллин, татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.
Балалар өчен шигырьләр җыентыгы Татарстан Республикасы рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нә¬шер ителгән. Әлеге китапта яшь буынны кешелеклелеккә, мәрхәмәтлелеккә, яхшылыкка өндәүче әсәрләр тупланган. “Әни, мин көчек күрдем” шигыренә композитор Алсу Сөнгатуллина көй язган.
Авылдан хатлар (яшәешебезгә тәнкыйди бер караш)
Авторы — Фоат Садриев
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевның әлеге китабында заманында «Ватаным Татарстан» газетасында басылып килгән «Авылдан хатлар» циклы һәм «Кышкы яшен», «Көлми торган кеше» повестьлары тупланган.
Китаптан бер өземтә: …Безнең җәмгыятьтә Алладан да, президенттан да, законнардан да курыкмыйча алтынга төренгән катлам барлыкка килде бугай. Ул катламга керүче затлар һәркайсы пирамиданың үз баскычында Алла булып утыра. Аларның байлык туплаудан тыш бер генә шөгыле бар: матур сүз сөйләү, мактану һәм мактату. Халык кайгысы аларның сүзендә генә.
Синле кыш
Авторы — Алисә Зарипова
Шагыйрә Алисә Зарипованың тәүге китабында үзенчәлекле лирик шигырьләре һәм Александр Пушкин, Сергей Есенин, Наталья Харлампьева иҗатыннан тәрҗемә үрнәкләре урын алган. Анда “Кура җиләкләрен үзе җыйды әнкәй…”, “Кышкы мәхәббәтем”, “Тормыш дәресләре”, “Сөю фасыллары” кебек лирик шигырьләр кергән.
— Балачак хыялымны чынга ашырып, беренче китабымны нәшер иткән Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехкә чиксез зур рәхмәтләрем. Шундый олпат шәхеснең минем самими иҗатыма хәер-фатиха биреп, кереш сүз язуы, җыентыгымның мөхәррире булуы, минем өчен зур дәрәҗә һәм тагын да зуррак җаваплылык. Бик бәхетлемен. Хыялларыгыз чынга ашсын, дуслар!
«Синле кыш» шигырем яраткан тормыш иптәшем Алмазга багышланган. Мәктәп шугалагыннан беренче тапкыр мине өйгә озатып кайтуы бүгенгедәй хәтеремдә. Бик матур, кыштыр-кыштыр кар ява торган серле кич иде. Кара пәлтә кигән егетнең коңгырт кара күзләренә бер караудан гашыйк булырлык чибәр иде. Хәзер дә шул күзләргә карап илһамланам. Шигыремдәгечә: «Алда безне парлы күп-күп кышлар көтсен!» Сез дә сөбханалла дип торыгыз. Рәхмәт аңа иҗатымның илһам чыганагы һәм язган һәрбер әсәремне иң беренче укып, матур итеп, урынлы итеп тәнкыйтьләгәне өчен, — ди автор.
Кызыл алма
Авторы — Фәнис Яруллин
Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның гыйбрәтле әкияте әти-әниләргә дә, сабыйларга да кызыклы булыр.
“Кызыл алма” әкиятендәге Кыз җырыннан өзек:
(“Кояш гомере” җыры көенә)
Мин бик ялгышканмын икән,
Менә хәзер үкенәм.
Әтиемнән, әниемнән
Инде гафу үтенәм.
Кушымта:
Әй, дусларым, сезгә әйтәм,
Әдәпле булыйк.
Әтиләрнең, әниләрнең
Сүзләрен тыңлыйк.
Балалар белән бергә уку өчен менә дигән китап.
Шүрәле (әкият-поэма)
Авторы — Габдулла Тукай
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иң популяр әкият-поэмасы күпсанлы укучылар соравы буенча кабат нәшер ителгән.
Үз урыныңны бел
Авторы — Илдар Хәйруллин
Язучы-юморист Илдар Хәйруллинның әлеге китабында авторның яңа әсәрләре – юмористик хикәяләре һәм ике пьесасы урын алган. Аларда язучы, нигездә, авыл тормышын яктырта, анда гомер итүчеләрнең максат-омтылышларын эш-гамәлләрендә ачып бирә. Гади һәм гадәти геройларның холык-сыйфатлары, сөйләм рәвешләре аша укучы бүгенге яшәешебездәге җитешсезлекләрне күрә, хәл-вакыйгаларның уңай чишелешен шатланып кабул итә.
Илдар Хәйруллин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, биш китап авторы. Аның хикәяләре газета-журналларда басылып чыккан, радиода укылган.
Таш эчендәге сурәтләр
Авторы — Марс Яһудин
Китапта авторның соңгы җиде ел эчендә «Казан утлары», «Мәйдан», «Мәдәни җомга» һәм башка газета-журналларда басылып килгән унсигез хикәясе, өч бәяны тәкъдим ителә. Аерым бүлектә – туган авылы мәзәкләре. Ахырда автор үзенең кайбер көндәлек битләрен ачарга да җөрьәт иткән әле.
Шаян җиләк
Автор — Илмира Гыймаева
Китапка тупланган шигырьләр, нигездә, авыл баласы тормышындагы маҗаралы хәлләрне, кызыклы вакыйгаларны яктырта, автор тәрбиянең асылы хезмәт икәнлеген дә ассызыклый, туган җиргә, туган телгә булган мәхәббәтне бала күңеленә кече яшьтән салырга кирәклеген дә искәртә. Басма кече һәм урта яшьләрдәге мәктәп балаларына аталган.
Атап узган басмаларның барысы да диярлек Татар әдәбияты үзәге – tatkniga.ru/ интернет сайтына урнаштырылган. Күпчелеген бушлай укырга мөмкин.
Бу мәкаләбез, озын ял көннәрендә нинди китап укыйм икән, дигән соравыгызга җавап табарга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Уңышлы һәм кызыклы яллар теләп калабыз!
Венера ГАЛИМОВА әзерләде.
«Бердәмлек».
Просмотров: 577