По итогам 2024 года Комитет по стандарту «Халяль» ДУМ РТ освидетельствовал 220 компаний / Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты 2024 ел нәтиҗәләре буенча 220 компанияне сертификацияләде

DSC_6814_2_0Развитие индустрии халяль в Татарстане и России относится к наиболее приоритетным направлениям работы ДУМ РТ. Данная работа реализуется Комитетом по стандарту «Халяль» ДУМ РТ. Комитет является первой организацией в РФ, которая занимается халялем и одним из самых принципиальных и строгих сертифицирующих органов в стране в сфере халяль.

Одним из самых важных итогов ДУМ РТ в области развития халяль-сертифицирования в 2024 году является аккредитация Комитета по стандарту «Халяль» в Gulf Accreditation Centre (GAC). Наличие сертификата об аккредитации в GAC является подтверждением того, что Комитет по стандарту «Халяль» ДУМ РТ признан компетентным органом по сертификации в странах Персидского Залива. В 2025 году Комитет по стандарту «Халяль» ДУМ РТ планирует выстроить взаимоотношения с каждой из стран Персидского Залива и пройти процедуру дополнительной нотификации.

Кроме того, в 2024 году Комитет зарегистрировал в Росстандарте Систему добровольной сертификации «Муслим Френдли». Объектами системы добровольной сертификации «Муслим Френдли» являются услуги торговли, гостиничные, туристические, медицинские.

Также в 2024 году Комитет по стандарту «Халяль» ДУМ РТ подписал соглашение о сотрудничестве с Казанским аграрным университетом. Сотрудничество предполагает участие и совместную организацию мероприятий, развитие совместных исследований по вопросам халяль индустрии, организацию программ по профессиональной подготовке и обмен информацией. КГАУ стал четвертым учебным заведением, с которым подписан меморандум. Благодаря сотрудничеству с научным сообществом индустрия халяль претерпевает всесторонне развитие. Ранее Комитетом были подписаны меморандумы с КНИТУ, КГМУ, КГАВМ. Комитет тесно взаимодействует с научным сообществом данных университетов.

По итогам 2024 года в реестре Комитета зарегистрировано 220 сертифицированных предприятий, организаций и предпринимателей. При этом в 2024 году освидетельствованы 180 из 230 предприятий, подавших заявки на прохождение контроля в Комитете Халяль, что подтверждает его высокие требования к производству и одновременно активный интерес со стороны российского бизнес-сообщества к сегменту халяль. Свидетельства выданы производителям пищевой продукции, бытовой химии, косметики, предприятиям общественного питания, гостиницам и санаториям, учреждениям, оказывающим туристические и медицинские услуги.

В рамках международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum 2024» в МВК «Казань Экспо» состоялась международная выставка Russia Halal Expo, а в Казанском агропромышленном парке ярмарка халяльной продукции Kazan Halal Market. Всю работу по освидетельствованию продукции и услуг, а также по внедрению нормативов «Халяль» в точках продаж провел Комитет по стандарту «Халяль» ДУМ РТ. Комитетом реализованы стандарты «Халяль» во всех точках продаж маркета. Для этого на площадке Агропарка была проделана следующая работа: полностью исключено наличие свинины, тщательно очищены помещения и оборудование для достижения ритуальной чистоты места, организована молельная комната, разделенная на женскую и мужскую зоны.

В Комитете по стандарту «Халяль»  работают 17 высококвалифицированных экспертов. Сотрудники Комитета регулярно повышают квалификацию в рамках различных образовательных программ по сертификации и аккредитации. Четыре специалиста являются техническими экспертами Росаккредитации, 4 специалиста-эксперта имеют более чем шестилетний опыт работы по подтверждению соответствия требованиям системы добровольной сертификации «Халяль». Пять специалистов-экспертов имеют высшее исламское шариатское образование. В 2024 году четверо сотрудников Комитета получили степень магистров факультета пищевых технологий Казанского национального исследовательского технологического университета.

Экспертный совет по шариату Комитета по стандарту «Халяль» ДУМ РТ, решениями которых руководствуется Комитет в своей деятельности, за 2024 год принял 30 шариатских решений по различным вопросам халяль-индустрии.

Перед тем, как провести контрольный аудит и выдать свидетельство, специалисты Комитета подробно консультируют организации о порядке производства по канонам ислама. После вручения свидетельства контролеры Комитета совершают регулярный аудит сертифицированных организаций, благодаря чему оперативно выявляются и оперативно устраняются нарушения, возникающие в силу человеческого фактора.

Сертификация Халяль позволяет предприятиям расширить клиентскую базу – халяльные товары или услуги активно реализуются среди мусульманского населения и тех, кто стремиться к здоровому образу жизни.

dumrt.ru

***

Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустриясен үстерү ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә карый һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Комитет хәләл өлкәсендә илдә иң принципиаль һәм катгый рәвештә сертификацияләүче органнарның берсе булып тора.

2024 елда хәләл сертификацияләүне үстерү өлкәсендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң мөһим эш нәтиҗәләреннән берсе булып «Хәләл» стандарты буенча комитетның Gulf Accreditation Centre (GAC) үзәгендә аккредитацияләнүе тора. GACта аккредитация турында сертификат алу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетының Фарсы култыгы илләрендә сертификацияләү буенча компетентлы орган булып танылуын раслый. 2025 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Фарсы култыгы илләренең һәрберсе белән элемтәләр урнаштырырга һәм өстәмә нотификация процедурасын узарга ниятли.  

Моннан тыш, 2024 елда Комитет Росстандартта «Мөслим Френдли» ирекле сертификация системасын теркәде. «Мөслим Френдли» ирекле сертификацияләү системасы объектлары булып сәүдә, кунакханә, туристлык, медицина хезмәтләре тора.

Шулай ук 2024 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Хезмәттәшлек чараларда катнашуны, чараларны бергәләп оештыруны, хәләл индустрия мәсьәләләре буенча уртак тикшеренүләрне үстерүне, һөнәри әзерлек программаларын оештыруны һәм мәгълүмат алмашуны күздә тота. КДАУ меморандум имзаланган дүртенче уку йорты булды. Фәнни җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәләл индустрия һәрьяклап үсеш кичерә. Элегрәк Комитет тарафыннан КИИТУ, КДМУ, КДВМА белән меморандумнар имзаланган иде. Комитет әлеге университетларның фәнни җәмәгатьчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

2024 ел нәтиҗәләре буенча комитет реестрында 220 сертификацияләнгән предприятие, оешма һәм эшкуарлар теркәлде. Шул ук вакытта 2024 елда Комитет контролен узуга гариза биргән 230 предприятиенең 180 е генә расланды. Бу Комитетның җитештерүгә куелган югары таләпләрен һәм бер үк вакытта Россия бизнес җәмәгатьчелегенең хәләл тармагы белән актив кызыксынуын күрсәтә. Сертификатлар азык-төлек, көнкүреш химиясе, косметика җитештерүчеләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, кунакханә һәм шифаханәләргә, туризм һәм медицина хезмәтләре күрсәтүче учреждениеләргә бирелде.

 «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә – Russia Halal Market халыкара күргәзмәсе, Казанның Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе узды. «Хәләл» стандарты буенча комитет продукцияне һәм хезмәт күрсәтүләрне тикшерү, шулай ук сату нокталарында «Хәләл» нормативларын кертү буенча бөтен эшне башкарды. Комитет маркетның барлык сату нокталарында «Хәләл” стандартларын гамәлгә кертте. Моның өчен Агросәнәгать паркында дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

Комитетта югары әзерлекле 17 эксперт эшли. Комитет хезмәткәрләре сертификация һәм аккредитация буенча төрле белем бирү программалары кысаларында даими рәвештә белемнәрен арттыра. Дүрт белгеч Росаккредитациянең техник экспертлары булып тора, 4 белгеч-экспертның ирекле “Хәләл” сертификация системасы таләпләренә туры килүен раслау буенча алты елдан артык эш тәҗрибәсе бар. Биш белгеч-эксперт югары ислам шәригать белеменә ия. 2024 елда Комитетның дүрт хезмәткәре Казан илкүләм тикшеренү технология университетының азык-төлек технологияләре факультеты магистратурасын тәмамлады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитетының шәригать буенча Эксперт советы 2024 елда хәләл өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча 30 шәригать карары чыгарды.

Комитет белгечләре, таныклык биргәнче, ислам кануннары буенча җитештерү тәртибе турында җентекләп аңлату эшләре алып бара. Таныклык тапшырылганнан соң, Комитеттан билгеләнгән күзәтчеләр сертификацияләнгән оешмаларны даими тикшереп тора, кешеләр гаебе белән килеп чыккан кимчелекләр тиз арада ачыклана һәм бетерелә.

Хәләл сертификацияләү предприятиеләргә клиентлар базасын киңәйтергә мөмкинлек бирә – хәләл товарлар яки хезмәтләр мөселманнар һәм дөрес яшәргә омтылучылар арасында актив тарала.

dumrt.ru

Просмотров: 456

Комментирование запрещено