Самара өлкә «Бердәмлек» татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, бүлек мөдире, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә дүрт ел тула.
Гомер — аккан су сыман, дүрт ел вакыт узып киткәнен сизмичә дә калганбыз. Ә менә якын кешеңне югалтканда йөрәктә барлыкка килгән бушлык һаман үзен сиздерә, сыкрап һәм әрнеп тора…
Алиябезнең газетада, “Самар татарлары” журналы битләрендә басылып чыккан мәкаләләрен һәм хикәяләрен, әкиятләрен даими укучыларыбыз хәтерлиләрдер әле. Коллегабыз вафатыннан соң, мәрхүмә язган әкиятләр һәм хикәяләр, «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте президенты, өлкә Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүровның матди ярдәме белән, китап итеп бастырып чыгарылды. Иллюстрацияләрне игезәк сеңлесе Лилиянең кызы Азалия Шәрәфетдинова ясады. Шул җыентыкта дөнья күргән әсәрләрнең берничәсен укучыларыбызга кабатлап тәкъдим итәбез. Шуларны укып, Алиябезне бер¬гәләшеп искә алыйк әле, дуслар!
Аз гына…
Ямь-яшел аланда Ромашка чәчәге үсеп утыра. Гади генә чәчәк булса да, аның белән барысы да сок¬лана — нәфис яшел яфраклары, кояштай сары башы, беренче яуган кардай ап-ак таҗ яфраклары һәр кешенең карашын үзенә тартып тора иде.
Ромашка тормышны яратып, аның һәр мизгеленнән тәм табып яшәде. Иртә белән саф чык суларын эчте, матур таҗын кояш нурында җылытып, искән җил белән уйнады. Берсеннән-берсе матур кү¬бәләкләр, Ромашкага кунып, иң яшерен серләрен сөйләделәр, кошлар аңарга багышлап матур җыр¬ларын сайрадылар..
Ә беркөнне аланда йө¬гереп йөрүче шаян малай ялгыш Ромашка өстенә басып китте. Юк, чәчәкнең гомере өзелмәде, тик ул элеккеге матур чәчәк тү¬гел иде инде: сары башы иелгән, ап-ак таҗы яньчелеп, кара эз калган…
Ромашка ярдәм сорап ың¬гырашты. Тик якындагы чәчәк¬ләр әллә аны ишет¬мәде¬ләр, әллә ишет-мә¬мешкә салышты¬лар. Чәчәккә ярдәм кулы сузучы булмады. Киресенчә, үсәргә урын күбрәк булыр, дигәндәй, туганнары яфракларын җәебрәк, иркенләбрәк үсә башладылар. Сынган яфраклы, тап¬лы таҗлы гарип Ромашка боек һәм күрексез бер чәчәк булып калды…
Зур ярдәм кирәк идеме соң аңа? Юк. Бары тик аз гына шифалы яңгыр суы, аз гына назлы кояш нуры, якындагы туганнарының аз гына таянычы кирәк иде аңа… Аз гына, тик бик кирәк иде…
Син Коля түгел, Камил…
Алдагысы көнне Нәсимәнең улы Камил бер дустын кунакка чакырырга рөхсәт сораган иде. “Саша белән күптән түгел генә таныштык, ул да минем кебек кораб модельләре җыя икән. Үземнең коллекцияне күрсәтәсем килә”, — диде ул. Әнисе риза¬лыгын белдерүгә, Камил иптәшенә шалтыратып, үзенә чакырды.
Кунак килер көнне малай бик дулкынланды. Болай да пөхтә итеп җыйган караватын рәтләгән булды, берничә мәртәбә киш¬¬тәдәге китапларны алып яңадан төзде, кораб модельләрен әле бер җиргә, әле икенче җиргә күчерде.
- Мәктәп директоры кунакка килмидер бит бүген? — дип шаяртып алды Нәсимә, улының башыннан сыйпап. — Бик якын дустыңа әйләнгән бугай Саша, шулкадәр дулкынланасаң.
- Әни, ул бик әйбәт малай. Мин дә аның алдында яхшы күренергә тырышам. Аннан… Әни, миңа аның алдында үз исемем белән дәшмә, яме?
Нәсимә аптыравыннан урындыкка утырды.
- Бәрәкәт, ничек дип дәшим соң сиңа?
- Танышканда мин Сашага үземне Коля дидем. Син дә шулай дип дәш.
- 12 ел Камил булып йөрдең дә Коляга әйләндеңмени? Исемең бик матур, башка иптәшләрең дә Камил дип дәшә үзеңә, укытучыларың да. Нишләп соң әле Сашага гына Коля булдың син?
- Ул бик тә кәттә малай, башка милләттән булуымны белсә, көләр, дип уйладым.
- Башка милләттән булу җинаятьмени? Оят нәрсәме? Синең өчен ул да бит башка милләт кешесе, ник соң син аңардан көлмисең? Киресенчә, дуслашырга телисең, әнә аның өчен исемеңне дә үзгәрткәнсең икән инде.
Нәсимә башын аска иеп, тынып калган малаена карап үзе дә уйга чумды. Балачакта башка милләттән булуыңнан оялу — була торган хәл, ләкин балага моның оят булмавын, киресенчә, һәр кеше үз халкы, туган теле белән горурланырга тиешлеген вакытында аңлатырга кирәк.
Яшь хатын әкрен генә торды да ишек алдына чыгып, киенә башлады.
- Ярый, “Коля”, үзең беләсеңдер. Аш — суыткычта, чәй кайнаган.
- Ә син кая барасың, әни?
- Күрше Надя апаңа кереп чыгыйм әле, бәлки ул безгә кереп торыр. Коляның әнисе Нәсимә була алмый бит инде, Сашага Надя апаңны әниең итеп таныштырырсың.
- Әни, мин бит синең исемеңне үзгәртергә сорамыйм, син — минем әнием, миңа башка берәү дә кирәкми.
- Үз исемеңнән, милләтеңнән ояласың икән, димәк, әниеңнән дә ояласың, улым.
Ишеккә сөялгән Камилнең бөтен көчен җыеп еламаска тырышканын күреп, хатын аны кочагына кысты.
- И, җүләркәем! Милләтең белән горурланырга кирәк. Сыйныфыңда да рус милләтеннән генә булган балалар укымый бит. Әзиз — үзбәк малае, Надя — чегән кызы. Укытучы апагыз мактап бетерә алмый: “Безнең сыйныфта балалар бик дус, бер-берсе өчен үлеп торалар”, — ди. Аннан, рус милләтеннән булган иптәшләрең бер телдә генә, ә син ике телдә рәхәтләнеп сөйләшәсең. Исеңдәме, үткән елны сыйныфыгыз белән Казанга барган идегез? Аннан кайткач:
“Экскурсоводлар белән дә, кибеттә дә рәхәтләнеп татарча сөйләштем, ә безнекеләр миңа шаккатып карап тордылар”, — дип мактанган идең? Ашханәгә кергәч тә, иптәшләрең: “Иң тәмле милли ашларны сайларга ярдәм ит әле”, — дип йөдәткәннәр.
Камил, бу хәлне искә төшереп, киң елмайды.
- Исемдә, әни. Казан кирмәненә баргач, Муса Җәлил һәйкәлен күреп, сыйныфташларым: “Бу кем? Нигә аны шулай тимерчыбык белән бәйләгәннәр?” — дип аптырадылар, ә экскурсовод: “Йә, Камил, сөйләп бир әле үзләренә”, — дип күз кысты. Мин бөек шагыйребез, аның Моабит дәфтәрләре турында белгәннәремне сөйләдем. Барысы да миңа кул чаптылар.
- Менә, күрдеңме?! Берсе дә: “Татар малае”, — дип үртәмәгән бит үзеңне. Саша да көлмәс. Ә көлә икән, димәк, ул синең дустың булырга лаек түгел. Димәк, ул әле үсеп җитмәгән.
- Гафу ит мине әни. Бәлки, ул үртәмәс тә. Саша чынлап та бик әйбәт малай, менә күрерсең.
Кунак килүгә, Нәсимә аш бүлмәсенә ашыкты. Улы иптәше белән үзе аңлашсын, зур бит инде. Тиз генә камыр басып кыстыбый пешерде, токмач ашын җылытты, әнисе авылдан пешереп җибәргән бавырсакны өстәлгә куйды да малайларны өстәл янына чакырды.
Саша чынлап та бик тәртипле, тыйнак малай булып чыкты. Үзенә — “Нәсимә апа”, улына “Камил”, — дип эндәшүен ишеткәч, хатынның эченә җылы кереп китте: димәк, малае аны аңлаган, барысын да дөрес эшләгән.
Аның уен сизгәндәй, Камил:
- Әни, безнең Саша Самат булып чыкты бит әле, — дип елмайды.
- Ничек инде Самат? Ә нигә соң ул үзен Саша дип йөри?
- Паспорт буенча Александр мин, — дип сүзгә кушылды кунак малае. — Әтием рус, әнием — казах милләтеннән. Әнием белән әбием Самат дип дәшәләр. Мин ике исемгә дә өйрәндем, икесе дә ошый. Казахча, әз генә булса да, сөйләшәм. Әни безне милли ризыклар белән сыйлый. Бу ял көнендә ул бишбармак пешерергә вәгъдә итте. Нәсимә апа, рөхсәт итсәгез, мин Камилне кунакка чакырып, аны да сыйлар идем.
- Ярый, үскәнем, әти-әниең рөхсәт итсә, барыр, — дип елмайды Нәсимә. Улының яңа дусты аңа да бик ошый иде.
Алия АРСЛАНОВА.
«Бердәмлек».
КОНТЕКСТ:
Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)
* * *
Просмотров: 917
Алиюшка как нам тебя не хватает. Не по годам мудрая,добрая и отзывчивая наша красавица урны жэннэттэ булсын! Помним скорбим молимся
Биграк яхшы Кеше иде Алия. Урыны ощмах туренда булсын
Алия урнын жэннэттэ булсын
Урыны җәннәттә булсын инде, туганнарына, дусларына ходай тәгалә исәннек-саулык, сабырлык насыйп итсен.
Алиюшечка! Милая, добрая, мудрая, так тебя не хватает