Иртәгә, 2025 елның 1 мартында, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла-Рамил хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМнең имамлык итә башлавына утыз ел тула.
90нчы елларда Иске Ярмәктә ачылган яңа мәчет рәисе Мирсәет Вәлиәхмәтов тәкъдиме буенча Рамил (туу турындагы таныклыкта язылган исеме шулай аның) Кәримов үзенең тормышын динебез ислам белән бәйләргә ниятли һәм Гали авылы мәдрәсәсенә укырга керә.
Мәдрәсәне тәмамлаган егет туган авылы Иске Ярмәккә кайтып, мәзин вазифаларын башкаруга керешә. Ярты ел да узмый, карт имам авырып китә һәм мәхәллә Габдулланы хәзрәт итеп сайлый. Унсигез яше дә тулмаган Габдулла Мөхәммәткәрим Самар өлкәсендәге 24 мәхәллә муллалары арасында иң яшь имам булып китә.
Яшьлегенә карамастан, яңа мәчетнең яңа хәзрәте эшкә җиң сызганып керешә. Ул дин гамәлләрен яхшы башкара, мәчеткә авыл картларын гына түгел, яшьләрне дә китерү өстендә бертуктаусыз эшли.
1890 елда төзелгән, ә революциядән соң мәктәп булып хезмәт иткән мәчет бинасын сүтеп, хәзерге мәчет йортына күчереп салу да җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин Габдулла Мөхәммәткәрим бу ниятендә дә берүзе калмый, теләктәшләр таба һәм тиздән элеккеге мәчет диварлары эчендә якшәмбе мәдрәсәсе эшли башлый. 2007 елдан бирле Ярмәк балалары Казанда уздырылып килүче дини бәйгеләрендә катнашалар, еш кына призлы урыннар алып кайталар. Ә теләгән кеше Казан, Уфа шәһәрләренә, Биләр, Булгар музей-тыюлыкларына барып кайта ала. Бу чаралар да имам катнашыннан һәм оештыруыннан башка үтми, әлбәттә.
Зиратны тәртиптә тотуны да үз өстенә алган ул. Халыктан акча җыеп, башта иске зиратка өстәп, яңа 5 гектар җиргә койма коела, ә тагын бер елдан соң бөтен зиратның да рәшәткәләре яңартыла, буяла. Шул ук вакытта борынгы каберлекләр корыган агачлардан, чүп-чардан арындырыла. Габдулла хәзрәт шимбә өмәләре оештырганда искеярмәклеләр үз туганнарының гына түгел, караучысыз калган каберлекләрне дә төзекләндереп торалар.
Габдулла Мөхәммәткәрим фикердәшләре белән бергә авыл тирәсендәге каберлекләрне барлады. Мәсәлән, Юкәле тау өстендәге Изгеләр кабере өстенә истәлек ташы куелды, тирә-ягына агачлар утыртылды. Гүр ияләре тынычлап ятсыннар өчен, Сабантуй урыны Юкәле таудан башка җиргә күчерелде. Урман эчендә күмелгән Корбангали кабере дә хәзер һәркемгә билгеле. Ел саен аның янына бер төркем картлар барып дога укыйлар, каберлекне тиешенчә карап, чистартып китәләр.
Габдулла Мөхәммәткәримнең тагын бер мавыгуы бар әле. Ул — Иске Ярмәк авылының тарихы һәм анда яшәүче кешеләрнең шәҗәрәләрен төзү. 1997 елда ук аның ярдәме белән авылның 260 еллыгына багышлап, “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган брошюра бастырылган иде. 2018 елда аның киңәйтелгән варианты да чыкты. Бу китапны язуда бөтен авыл катнашты, дип әйтергә була. Чөнки имам тырышлыгы белән һәркем үз нәселен, үз шәҗәрәсен барлаган, токымдагы иң танылган шәхесләр билгеләнгән, әзер материаллар тарихчы Фәрит Ширияздановка тапшырылган иде. Фәрит әфәнде шул материалларны системага салды.
Габдулла хәзрәт мәчет эшләренә генә йомылып ятмый. Ул балалар өчен Сабантуйлар оештыруда актив катнаша. Хәзрәт - мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәхнә түгәрәге әйдаманнарының берсе.
Юбилярны ихлас күңелдән тәбриклибез. Яшьли динебез юлына басып, аннан тайпылмыйча, Камышлы районы халкына ярдәмчел булып яшәүче Габдулла хәзрәткә киләчәктә дә изге эшләре белән күпләргә үрнәк, таяныч, киңәшче булып озак еллар яшәргә насыйп булсын иде. Аллаһы Тәгалә аңа корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте муафык кылсын иде. Хәерле хезмәт, эшчәнлегендә уңышлар юлдаш булсын.
«Туган тел» оешмасы.
Просмотров: 988
Хөрмәтле Габдулла хәзрәт!
Бездә ошбу котлауга кушылып Сезнең турыда бер ничә күркәм сүз әйтәсебез килә. Габдулла хәзрәт ул безнең Гәли шәкерте. Әлхәмдүлилләһ Самара өлкәсендә хәзерге вакытка иң озак дини хөзмәттә булган шәхесләрнең берсе. Мин аңардан ике ел гына алдарак 1993-нче елны нәкъ шул Гәли авылының Түбән оч мәсҗидендә имаматчелек вазыйфасына керешкән идем. Өстәүенә соңрак 1995 елда «Гәли» мәдрәсәсенең мөдире һәм Похвистнево белән Камышлы имам-мөхтәсибе булып Сызранга хиҗрәт кылганчы хөзмәт итәргә Раббым насыйп итте.
Гафу итәрсез мондый озын кереш сүзем өчен. Нихаять, 1995 елда Габдулла хәзрәтебез өлкәбезнең (бәлки шул вакытта бөтен Рәсәй күләмендә) иң яшь имам иде. Дини белем алган авылын, мәдрәсәсен һәм остазы Гәбделәхәт хәзрәтне бер кайчанда онытмый һәм гел яхшы итеп телгә ала, Аллаһыга шөкер. Менә нәкъ шул 1995-че елдан алып безнең аралар һәр вакыт тыгыз һәм якын. Ул һәр вакыт мәдрәсәбезгә ярдәм итеп тора иде: Камышлы авылларыннан гөшер җыу мы, мәтди ярдәм җыу мы, корбаннар чалып китерү ме булсын барысыда аның аркылы иде. Мөхтәсибәт җыелышына Камышлы районыннан бер зур күркәм төркем булып киләләр иде һәмдә бер вакытта буш кул килмиләр иде. Барчасыда әлбәттә Габдулла хәзрәтнең торышлыгы белән иде. Шул 90-чы «авыр еллар» дип илебездә телгә алынсаларда «Гәли» мәдрәсәсе өчен иң уңышлы еллар иде. Иң әүүәле 1992-94 елларда аның мөдире Гәбделәхәт хәзрәт Мингачёв иде. Ул мәдрәсәне аякка бастыру өчен бик зур тырышлык куеп бик күп шәкертләр укытып чыгарып дини хөзмәткә җибәрде. Менә шулар арасыннан безнең хөрмәтле Габдулла хәзрәттә! Соңында 1995-2000 елларда миңа шул атаклы мәдрәсәне җитәкләргә туры килде һәм дә, Аллаһыга шөкер шул арада 25 егетне һәм 15 кызны укытып дини хөзмәткә озаттык. Хәзерге вакытта аларныңң күбесе динебез Исламга җитди хөзмәтләрен куялар, Аллаһыга шөкер. Шул шәкертләрне әзерләүдә Габдулла хәзрәтнеңдә бик зур өлеше, Аллаһы Раббым кабул әйләсен.
Хөрмәтле Габдулла хәзрәт, Аллаһы Тәгалә тагын бик күп еллар динебезгә һәм милләтебезгә безгә бергәләшеп фикердәш булып хөзмәт итәргә насыйп итсен! Шул изге эшләреңдә гайләң һәр вакыт төрәк булып торсын!
Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән Сызран шәһәренең Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъди әл-Гәли