Руслан Камалетдинов: “Кайда гына яшәсәң дә, милләтең, динең, тарихың белән горурланырга кирәк”
Адәм баласын язмыш җилләре кайларга гына илтми. Шулай булуына карамастан, кеше барыбер кендек каны тамган туган ягын сагына. Мәкаләмнең герое нәкъ менә шундый күренешнең якты үрнәге булып тора.
Эчке эшләр министрлыгы полковнигы Руслан Рәфыйк улы Камалетдинов 2020 елдан Севастополь шәһәрендә яши, әмма күңеле һаман Самарага тартыла. Шуңа күрә ел саен, Рамазан ае җитү белән, ул әти-әнисе, туганнары янына Идел буенда урнашкан яраткан шәһәренә кайта һәм бер ай буе рәхәтләнеп ял итә. Руслан үзе Баку шәһәрендә туса да, әби-бабасының туган җире булган Самара өлкәсен үзенең кече Ватаны дип саный.
- Мин бала чагымнан Самара турында бик күп ишетеп үстем. Туксанынчы болганчык еллар башлангач, союздаш республикаларда таралып яшәүче халык тарихи Ватаннарына кайта башладылар. Шулай, без дә Бакудан Самарага күчендек, — дип искә ала әңгәмәдәшем.
Башта Суворов исемендәге училищены тәмамлап, хәрби-диңгез училищесында укыган егет, туган ягына кайткач, озак икеләнеп тормый – тормышын милиция һөнәре белән бәйләргә карар кыла. Чөнки ул кечкенәдән Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үткән әби-бабасы кебек погоннар тагып йөрергә, туган илен сакларга-якларга хыялланган. Өстәвенә, әтисе дә егеткә шушы юлны сайларга киңәш бирә.
Мәкаләне тулысынча 5 апрель санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 441