Фәрит Шириязданов: «Кыпчак бабаларыбыз — тарихта тирән эз калдырган кыю, батыр һәм легендар халык»

scale_1200Кыпчаклар аерым бер этнос булып сакланмасалар да, алар тарихта тирән эз калдырган, данлыклы халык. Хәзер кыпчак теле бөтен төрки халыклар сөйләменең нигезендә ята. Бу халыкларның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияты һәм башка милли үзенчәлекләре — барысы да аерылгысыз рәвештә борынгы кыпчакларга барып тоташа.

Монда ирексездән шундый сорау туа: “Нинди булган соң бу хыялый кыпчак халкы һәм кайда китеп югалганнар соң алар?! Хикмәт шунда ки, алар беркайда да китмәгән. Ләкин үзләре аерым халык булып сакланмасалар да, аларның милли рухы барлык төрки халыкларның канында сакланган.

Тарих чыганакларында күренгәнчә, 10 -12 гасырларда Байкалдан алып Кара диңгезгә кадәр җәелгән җирләрне Дәште Кыпчак дәүләте биләгән. Кыпчаклар татар-башкорт, казах, үзбәк, кыргыз, төрекмән һәм башка төрки халыклар тарихында гына түгел, алар Евразия киңлекләрендә яшәгән башка халыклар тарихында да тирән эз калдырганнар.

Мәсәлән, рус халкының тарихы да алар белән тыгыз бәйләнгән. Кыпчаклар гайрәтле һәм батыр халык булганга, руслар  аларны төрле сугышлар вакытында үзләренә ярдәмгә чакырганнар. (Тик руслар кыпчак халкын үзләренчә “половцы” дип атаганнар).

Кыпчак хатын-кызлары үзләренең чибәрлеге, тапкырлыгы һәм зирәклеге белән танылганга күрә, рус кенәзләре аларны бик еш үзләренә хатынлыкка алганнар.

Бу хакта бик күп мисаллар китерергә була. Мәсәлән, Александр Невскийның әнисе һәм әбисе кыпчаклар булганнар. Ярослав Мудрыйның, Андрей Боголюбовның һәм башка күп кенәзләрнең әниләре кыпчаклар булуы да билгеле. Дөрес, күршедә яшәгән халыкларда катнаш никахлар булуы — ул табигый хәл. Тик кыпчак халкының Кавказда тирән эз калдыруы — ул серләргә төрелгән тарихый вакыйга.

Казахстан галимнәре Кавказ халыкларының гореф-гадәтләре, холкы, кигән киемнәре, музыкасы һәм биюләре кыпчаклардан алынган булуын фән нигезендә исбатлыйлар.

Кавказда, бигрәк тә грузин халкы тарихында кыпчаклар аеруча тирән эз калдырган. Еш кына Персия, Рим империясе һәм башка илләр белән зур сугышлар булып узганга, Грузия иле нык хәлсезләнә. Илнең күп өлеше басып алынган вакытта 16 яшьлек Грузия патшасы Давид Кыпчак ханы Шаруханга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә ул үзенең улы Артыкны 40 меңлек гаскәр белән аңа ярдәмгә җибәрә. (Гаиләләре белән санаганда бу күчмә халык саны 200 мең кешегә җитә).

Кыпчакларны Давид патша иң җайлы җирләргә урнаштыра. Алар белән тагын да ныграк мөнәсәбәт урнаштыру исәбеннән ул Артык ханның кызы Турандотка өйләнә. (Турандот исеме — туран кызы, дала гүзәле мәгънәсендә).

Турандот үзенең чибәрлеге, зирәклеге һәм мәрхәмәтлелеге аркасында Грузия халкы алдында  мәңгелек дан казана һәм алар аны  иң изге кешеләр исәбенә кертәләр.

Аны күреп таң калган бөек фарсы шагыйре Низами сокланып: “Турандот янында кипарис та кәкре булып күренә сыман!” — дип  яза.

Аның акыл биеклеген, зирәклеген һәм бар булган гүзәл сыйфатларын күздә тотып, ул: “Бөтен хатын-кызлар да Турандот сыман агым судай булырга  тиеш:

- бар булган кайгы-хәсрәтләрне үзендә эретә белергә;
- кирәк вакытта тыныч, тавыш-тынсыз агып китәргә;
- мәхәббәттә ташкын кебек булырга;
- ашкынудан кабынып китмәскә;
- беркайчан да изелмәскә, сытылмаска, агымсу кебен булырга;
- һәрчакта кирәк һәм алыштыргысыз була белергә;
- тамчы кебек тама-тама үз дигәнеңә ирешә белергә;
- җәйге кызуда яуган яңгыр кебек, гел кирәкле  булырга;
- сыек су кебек төрле формага керә белергә;
- фонтан кебек шат күңелле булырга;
- һәр күзәнәккә үтеп кереп, үз кеше була белергә», дигән.

Турандотны халыклар: “Туран кызы”, “Дала гүзәле”, “Кыпчак халкының иң гүзәл сыйфатлары тупланган кыз”, -  дигән мәгънәдә кабул иткәннәр.

Грузиннар аны үз итеп “Гурандот” дип атаганнар. Ләкин аның даны Грузиядә генә түгел, аннан еракларга таралган. Аның турында шигырьләр, җырлар, риваятьләр, әкиятләр дә язганнар. Бер әкияте буенча язылган опера әлегәчә күп илләрнең сәхнәләреннән төшмичә яңгырый.

Тора-бара кыпчакларның бер өлеше үзләренең туган якларына, Кавказ алды далаларына кайтып китсәләр дә, аларның күбесе Кавказда яшәп калган, яисә ассимиляцияләнгәннәр. Дөрес әзәрбәйҗаннар, кумыклар, балкарлар, чиркәсләр, адыгейлар аларны зурлап телгә алалар. Ләкин дә Грузиядә кыпчакларга аеруча хөрмәтле караш яши. Мәсәлән, Дидгор тавындагы сугышта җиңү көне  — бу илнең иң зур бәйрәме булып санала. Бу сугышта грузиннар кыпчаклар белән берлектә җиңү яулап, Грузияне дошманнардан азат итәләр.

Бу җиңүнең хикмәте дә кыпчакларның тапкырлыгына һәм тиңдәшсез батырлыгына бәйләнгән.  Мәсәлән, зур сугыш башланыр алдыннан 100 кешедән торган бер төркем кыпчаклар, әсирлеккә бирелү хәйләсе белән, дошман гаскәренә таба юнәләләр. Алар арасына үткәч, плащлары астыннан кылычларын алып дошманга ташланалар һәм беренче чиратта гаскәр башлыкларын юк итәләр.

Мондый көтелмәгән һөҗүмнән дошманнар арасында ыгы-зыгы башлана. Форсаттан файдаланып, грузин һәм кыпчак гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр. Дошманнар тар-мар килә һәм Грузия иле алардан азат ителә.

Бу сугышта яулангаган җиңү — ул Грузия иле тарихына алтын хәрефләр белән языла һәм һәр елда бу уңайдан җиңү бәйрәме үткәрелә. Кыпчаклар монда шулай ук бер бөтен халык булып сакланмасалар да, Грузия тарихында тирән эз калдыралар. Бу эз  бөтен Кавказ халыкларының көнкүрешендә, гореф-гадәтләрендә, биюләрендә, киемнәрендә әле дә ачык күренә.

Кыпчаклар Кавказ халкына батырлык, кыюлык, үз милләтен хөрмәт итү, горурлык һәм башка асыл сыйфатлар иңдергәннәр. Алардагы дәртле музыка, ут чыгардай биюләр һәм үзенчәлекле киемнәре  дә шулай ук кыпчаклардан килә.

Күчмә халыкның бөтен тормышы туктаусыз барган сугышлар аша үткәнгә, кыпчакларның хәрби уеннары да (боевое искусство)  дәртле музыка, кискен хәрәкәтләрдән торган ритуалар яисә биюләр рәвешендә үткән.  Мондагы әйләнү хәрәкәтләрендә дә кыпчакларның җиңелмәс халык булу серләре ята. Мәсәлән, дошманнар урап алган очракта да алар бирешмәгән һәм спираль рәвешендәге хәрәкәтләр белән дошманнарны җиңә алганнар.

Давид патшаның шәхси гвардиясен 5 мең кыпчак сугышчылары тәшкил иткән. Ахырда рус патшаларын сакларга да кумыкларны сайлаганнар. Ә кумыклар исә — шул ук кыпчаклар. Бу хакта данлыклы тарих язучысы Мурат Аджи үзенең әсәрләрендә яза.

Грузия патшасы Давид һәм аның хатыны Турандот та бу ил тарихында аеруча тирән эз калдырганнар. Грузия халкының мәдәниятын күтәрүгә дә Турандот зур өлеш кертә. Аның мәрхәмәтлеге, ярдәмчеллеге һәм киң күңеллеге гасырлар буена сүнмичә, Грузия халкында, аның иҗатында иң изге шәхесләр исәбендә саклана.

Хәзер Казахстанда кыпчаклар тарихын ачыклау өстендә зур эшләр алып барыла. Алар үзләрен кыпчакларның турыдан-туры дәвамчылары дип, горурланып яшиләр һәм моны исбатлау юлында кыпчаклар тарихын тирәнтен өйрәнү өстендә зур эшчәнлек алып баралар

Казахларда үз тарихына карата шунды олы хөрмәт булу — куаныч хәл. Аларның фәнни экспедицияләре әле Кавказ белән генә чикләнмичә, башка күп илләрдә дә булып, кыпчаклар тарихы эзеннән йөреп, тирән ачышлар ясыйлар.  Мәсәлән, Египетта кыпчак Бейбарс хәкимлек итүе турында күп ачышлар ясыйлар.

Ни кызганыч, тик татарларда әле кыпчак тарихына тирән кереп, безнең уртак тарихыбызны тагын да ныграк ачыклау өчен кыюлык җитми кебек.

Бәлки, киләчәктә кыпчаклар тарихы әле безнең арада да зур горурлык хисләре уятырлык, чынбарлыкка әверелер, дип ышанасы килә.

Башкортларда, үзбәкләрдә, кыргызларда, казахларда һәм башка төрки халыкларда “кыпчак” исемендәге авыллар, нәсел-ыруглар һәм топономик атамалар бар. Болар барысы да кыпчак бабаларыбызның тарихта калырган тирән һәм серле эзләре. Алар әлегәчә үзләрен тирәнтен өйрәнүне көтеп яталар.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

 

Просмотров: 430

Комментирование запрещено