Алтын заманда туган

_NqnXfxcT2A

Газетаның беренче санын чыгаручылар

1990 елның 9 гыйнвары иртәсендә һәр фатирда һәм һәр йортта гел эшләп торган радиоалгычлар КПСС өлкә комитетының карары белән өлкәбездә татар телендә газета чыгарыла башлау турында хәбәр иттеләр. Бу 1989 елның 21 гыйнварында оешкан өлкә «Туган тел» татар милли үзәге эшләп чыгарган программаның бер пункты буенча алып барылган эш нәтиҗәсе иде.

Ике вакыйга арасында бер ел чамасы вакыт узды. Бу чорда өлкә һәм шәһәр хакимияте татар активистларына теләктәшлек күрсәтеп тордылар: мәдәни массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин булды, мәгариф органнарында татар якшәмбе мәктәбе ачу мәсьәләсе буенча беренче очрашулар узды, Җәмигъ мәчетен төзү буенча эш башланды… Тик Куйбышев өлкәсендә татар газетасы чыгару мәсьәләсе генә урыныннан кузгалмады.

Бу эшне озакка сузу һәм кичектерү сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлки КПСС өлкә комитетында Ленинның “Газета — коллектив пропагандист кына түгел, коллектив агитатор да, коллектив оештыручы да була ала” дигән сүзләрен истә тотып, татар интеллигенциясенең бу эштә үзен ничек күрсәтәчәген башта сынап карарга теләгәннәрдер. Пропагандист һәм агитатор — ярты бәла генә ул. Ә газета аркылы нәрсә дә булса оештырырга теләсәләр? Кыскасы, андый-мондый хәл килеп чыкмасын дип, көттерделәр инде бераз…

Шулай ярты ел узды. Бу вакыт эчендә безнең оешма өлкә юстиция идарәсендә теркәлү процедурасын үтте, шул ук вакытта үз Уставы кысаларында эшен дәвам итте. Шул рәвешле татар милли хәрәкәтенә чын энтузиастлар килүе ачыкланды. Оешма әгъзаларының күпчелеген техника һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре тәшкил иткәнлектән, мәнфәгатьләре бары тик милли һәм рухи үсеш кенә иде. Остазларыбыз да акыллы аксакаллар — абруйлы мөселман дини оешмасы вәкилләре. «Туган тел» эшчәнлегенә Равил ага Яһудин, Үмәр ага Әмиров, Вазыйх ага Мөхәммәтшин кебек танылган шәхесләр баштан ук ярдәм күрсәтеп тордылар…

Мәкаләне тулысынча газетабызның 13нче санында укый аласыз.
_NqnXfxcT2A

Газетаның беренче санын чыгаручылар

 Шамил ГАЛИМОВ, «Бердәмлек» газетасының беренче җаваплы сәркатибе.
«Бердәмлек».

 

Просмотров: 390

Комментирование запрещено