2 майда Сочида VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция — «Гаспралы укулары» узды. Россия геройлары — хәрби офицер Рөстәм Сәйфуллин белән очучы Дамир Йосыпов, 1945 елда Җиңү Парадында катнашкан Өмет Гобәев «Гаспралы укулары»ның шәрәфле кунаклары булды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе Телеграм-каналы хәбәр итә.
Фәнни-гамәли конференциядә Россия Герое Дамир Йосыпов бабасы — Бөек Ватан сугышы ветераны турында сөйләде. «Минем бабам, мәсәлән, ул 1939-1941 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Инде кайтасы елы булган, ялгышмасам. Һәм 41нче елда ул Белоруссия составына кергән Цехановец шәһәрендә хезмәт иткән. Бу шәһәр хәзер Польшада. 22 июнь көнне иртәнге 3 сәгать 15 минутта алар беренче булып, фашист гаскәрләре һөҗүмен каршы алган. Бер тәүлек буена каһарманнарча каршылык күрсәтүләренә карамастан, алар дошманга әсирлеккә төшкән. Бабам 4 ел концлагерьда газап чиккән, аннан ике тапкыр качкан, әмма тотылган һәм бик каты җәзаланган.
Сугыш бетеп, туган йортына кайткач та, аны тагын 25 елга төрмәгә утырталар. Чөнки әсирлектә булганнар бездә ышанычсыз саналган. Сталин вафатыннан соң бабам акланган. Шулай да мин бу хакта гына сөйләргә теләмим.
Бөек Ватан сугышында җиңүгә бик күп кеше үз өлешен керткән, бик күпләр сугышкан. Кызыл мәйдандагы Мәңгелек ут мемориалында: Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады, дип язылган. Әйе, без Советлар Союзы геройларының батырлыклары турында беләбез, күренекле батырлыклар бар.
Шул ук вакытта һәлак булган гади солдатлар да күп, ләкин аларны юкка чыккан дип әйтеп булмый. Аларның һәркайсы Ватанын яратып, Ватанын саклау нияте белән сугышка күтәрелгән, ватанпәрварлыгын һәм дошманга ачуын күрсәткән.
Боларның барысын да истә тотарга кирәк. «Мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклау» турындагы безнең конференция — нәкъ менә безгә кирәкле чаралардан. Без бу батырлыкларны искә алу өчен тарихны сакларга, шундый конференцияләр үткәрергә тиеш», – диде Россия Герое Дамир Йосыпов.
Просмотров: 445