«Бердәмлек»кә – 35 яшь!

БезымянныйМаксатыгызга ирешеп, җиңү яулап,
«Бердәмлек»не 35 ел килдегез саклап,
Төрле ысуллар кулланып, янып-көеп,
Бар төбәкнең татарларын бергә туплап.

Көн сулышыннан башлана алгы бите,
Эченә керсәң дә, адашмассың,
Аптырамыйбыз сорауларга җавап эзләп -
Тезелеп торалар — һәр язманың үз урыны.

Халыкчан гәҗит кыйбласын югалтмасын!
Милләт халкы туган телен онытмасын!
Сезнең тырышлык аркасында яшәп килә,
Укучыларыгыз һәр ел саен арта барсын!

“Бердәмлек”нең эчке дөньясын актарсаң,
Алтыннан да кыйммәтле хәзинәләр -
Милләт язмышын кайгыртып борчылулар,
Көндәлек тормышта булган вакыйгалар.

Рәфгать абый башлап җибәргән иҗат эше
35 ел буе халкыбызга хезмәт итә.
Бергәләшеп, ярдәмләшеп алып барсак,
Киләчәге дәвамлы булыр, Аллаһы кушса.

35 ел сизелми үтеп киткән,
Айлар-елларны санап кушсаң,
Ничә тонна кәгазь бите кирәкте икән?
Алар барысы сезнең куллар аша үткән.

Башкарасы эшләрегез әле бик күп,
Алда сезне яңа укучылар көтә.
Рәфгать абыйның соңгы васыятен үтәп,
Кызларыбыз аның эшен дәвам итә.

Газета хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп,
Киләчәгенә гомер теләп дога кылыйк!
Үз телебезне югалтмыйча, аңлап яшик,
“Бердәмлек”не бергәләшеп саклап калыйк!

 Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 489

Комментирование запрещено