«Сугыш чыкты», — дигән начар хәбәр
Килеп җитте безнең авылга.
Күпме аналарны, балаларны
Сугыш салды ачы кайгыга.
Авылымнан күпме ир-ат киткән
Явыз дошман белән көрәшкә.
Бик күбесе аның ятып калган
Сугыш кырларында мәңгегә.
Бабам сугышка киткәндә
Басып ишек төбендәге зур ташка,
Җырлаган ярсып хушлашу җырын:
«Афәт килде - диеп — безнең башка».
Аерылулар — бик кыен хәл,
Әбигә өч бала, хуҗалык кала.
Өченчесе яңа туган малай,
Берни белми, елый ул бала.
«Ирләрегез Мәләкәстә» дигән
Хәбәр килгән безнең авылга.
Күчтәнәчләр җыеп, ничә хатын
Чыгып китә ерак юлларга.
Ничә чакрым җәяү баралар,
Станциягә килеп җитәләр.
Аннан поезга утырып,
Мәләкәскә таба китәләр.
Вагон кысан, ыгы-зыгы килә,
Утырырга урын карыйлар.
Мең бәләләр белән барып җиткәч,
Солдатларын эзли башлыйлар.
Ярым татарча, ярым урысчалап
Аңлаталар, сорашалар алар.
Сугышка әзерли торган урыннарын
Көчкә алар эзләп табалар.
Күрешәләр якыннары белән,
Сөйләшәләр, сорашалар балаларын.
Күчтәнәчләр тараталар барысына,
Авыл күмәчләре сагындырган аларны.
Күрешүләр озак булмый, китәргә,
Кичке поездга өлгерергә кирәк.
Балалар бит кеше кулында,
Тизрәк кайтып җитәргә кирәк.
Кем уйлаган әбиемнең бабам белән
Соңгы күрешүләре буласын.
Бабаемның сугыш кырларында
Мәңгелеккә ятып каласын.
Галия САБИТОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 485
Добавить комментарий