Сугыш… Нинди куркыныч сүз… Мин Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, фильмнар карап, олы кешеләрнең сөйләвеннән генә ишетеп беләм.
Минем әбием Фәния Нурсәхи кызы үзенең әтисе турындагы истәлекләрен Хәрби диңгез флоты архивыннан алган белешмәләргә таянып язган һәм миңа да сөйләде. Бу сугыш истәлекләре Хәлимов Нурсәхи Җәмин улы турында.
Нурсәхи бабам 1926 елда Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Балыклы авылында 7 балалы Гөлменияз һәм Җәмин гаиләсендә туа, җидееллык мәктәптә белем ала, 17 яше тулгач, 1943 елның 13 ноябрендә хәрби дингез хезмәтенә алына (1 дивизия ВВС ВМФ) һәм, шулай итеп, 1943 — 1951 елларда кече сержант Хәрби диңгез флотында авиамоторист булып хезмәт итә.
1944 елда — Ак диңгез хәрби флотилиясенең 54 авиацион полкы составындагы “Бостон” отрядында, 1945 елның мартында — 36нчы Кызыл байраклы Төньяк флотның мина-торпеда авиация полкында авиамоторист булып, 1945 елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша.
Нурсәхи Җәмин улы «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре һәм «Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел» юбилей медале белән бүләкләнгән. Мин бабамның фидакарь хәрби юлы белән горурланам. Ул минем өчен үрнәк булып тора.
Сугыштан исән-сау кайтып, гаилә корып яшәгәндә, көтмәгәндә, 38 яшендә фаҗигале рәвештә гомере өзелә.
«Җир йөзендә тынычлык өчен көрәшкән көчле рухлы әтиләребез, бабаларыбыз турындагы истәлекләр туган илебезнең данлыклы тарихына уелып кереп кала бара. Без моны истә тотарга тиеш», — дип хатирәләрен тәмамлады әбием.
Лиана КАШАПОВА, Самара шәһәре МБОУ Школа «Яктылык» мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 404
Добавить комментарий