«Яктылык»та тырышып уку өчен уңай шартлар булдырыла

rPvAFAU04NoZLrDZpwKwT3YaDlzjar1bA1pfGiIQLxxaHgSWfwCuo3gmm2VxH6ENg6cVCIRS9jfN2vmDfyE5ttjRҖәйнең соңгы атнасы. Балалар өчен әле гамьсез ял дәвам итә, ә менә ата-аналар һәм укытучылар өчен иң “кызу” көннәр килеп җитте. Чөнки алда — яңа уку елы.

Бу уңайдан Самара татарларының берләшү, танышу урыны булган, балаларыбызга туган телебезне өйрәтүче, милли мирасыбызны тапшыручы “Яктылык” мәктәбенең директоры Радик Рәвгать улы Газизов белән әңгәмә кордык.

Быел 1 сентябрь көнне татар мәктәбе ишеген 598 укучы ачып керәчәк. Шуларның 60ы – беренче сыйныф укучылары.

Радик әфәнде сүзләренчә, чынлыкта “Яктылык”та укырга теләүчеләр саны күбрәк булган. Әмма мәктәп бинасы андый зур булмаганлыктан, аларның барысын да кабул итү мөмкин түгел. Сүз уңаеннан, статистик мәгълүматларга караганда, шәһәр буенча 2025 – 2026 уку елына 1 сыйныф укучыларының саны 30 процентка кимегән. Ә менә татар мәктәбендә укырга теләүчеләрнең саны арткан булып чыга. Шуңа күрә бу мәктәпне киңәйтү мәсьәләсе бик кискен тора.

“Яктылык”ка өстәп тагын 150 урынга исәпләнгән корпус төзү турында сүз күптән бара инде. Бинаның проекты да әзер (фотода), бюджетта әлеге төзелешкә акча да салынган, әмма эшне башларга һаман нәрсәдер комачаулый. Киләсе елда бу проблема хәл ителер һәм татар мәктәбендә укырга теләүче барлык балаларның һәм ата-аналарның хыяллары чынга ашыр, дип өметләнеп калабыз.

Мәкаләне тулысынча 30 август санында укый аласыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 551

Комментирование запрещено