Хәния Фәрхинең яңа программасы самарлыларны битараф калдырмады (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Кайткан идем яшьлегемә…

1-DSC_0501Үткән шимбә кичендә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.

Тамаша беренче мизгелләреннән үк игътибарны җәлеп итеп, бөтен дөньяны оныттырып, бер сулыштай, җиңел узды. Биредә бернинди артык нәрсә дә, җитешсезлекләр дә юк иде, барысы да “кырт” итеп торды. 

Һәрвакыттагыча тулы залда Хәния Фәрхинең талантына мөкиббән киткән кешеләр күп булып, җыр саен диярлек букетлар чыгарылды. Утыз ел эстрада сәхнәсендә яшәүче җырчы моңлы тавышы, тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлары, ачык йөзе, гадилеге, тел-теш тидерерлек булмаган киемнәре белән үзенә җәлеп итә белә шул.

1-DSC_04511-DSC_04541-DSC_0462

1-DSC_0467

1-DSC_04701-DSC_04721-DSC_04741-DSC_04761-DSC_0486

Тамашачы җырчыны  туганын каршы алган кебек кабул итә. Хәния ханым да, гадәттә, залда күргән таныш-белешләренә сәлам җибәрми калмый. Аның бер концертын да калдырмаска тырышучы Хәбил Бикташевка бу кичне аеруча зур игътибар юнәлгән иде.

1-DSC_04871-DSC_0489

Ел саен Хәния Фәрхи яшь артистлар алып килеп, программасына яңа бизәкләр өсти. «Бәйрәм» ансамблендәге яшь җырчыларны да мактап кына телгә алырга була, чөнки аларның һәрберсе үзенчә талантлы. Җыр-моң арасында төркем егетләре төрле рольләргә кереп, тамашачыны көлдерде дә, хисләндерде дә.

1-DSC_0465

- Ишеткән булсагыз, үткән елны мин бәхетсезлеккә дучар булдым: таеп егылып, кул-аякларымны җәрәхәтләдем. Кызганычка, җәйне күрмәдем дә диярлек. Дүрт ай урын өстендә ятарга туры килде үземә. Әле ярый “Бәйрәм” ансамблебезнең егетләре мине аңладылар, таралышмадылар. Чиксез рәхмәтлемен үзләренә!  — дип сөйләде Хәния Фәрхи тугры төркемдәшләре турында.

1-DSC_0496

Җырчы әле дә аякларына басып, тамашачы алдында концерт бирә алуына сөенеп туя алмавын әйтте. Әйе шул, аның биек үкчәле туфлиләрдән сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында рәхәтләнеп җырлавы, биюве генә ни тора иде! 

1-DSC_05001-DSC_05011-DSC_05031-DSC_05081-DSC_05121-DSC_05131-DSC_05181-DSC_05241-DSC_05301-DSC_05401-DSC_0542

Хәния Фәрхинең “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” программасында уннарча яңа җырлар һәм үткән сезоннарда тамашачылар яратып өлгергән “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Баламның балалары”, «Гармунчыга», “Санама елларымны” кебек хитлары да башкарылды. Гомумән, бу программа тамашачыны битараф калдырмады шикелле. Һәрхәлдә, тулы заллар, көчле алкышлар шул хакта сөйли иде.

1-DSC_0544

1-DSC_0545

1-DSC_0546

Концерт тәмамланып, тамашачылар артистларны кул чабып озаткан вакытта Самар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючев сәхнәгә күтәрелеп, артистларга самарлылар исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде …

... һәм тамашаны үзенең һәрвакыт яратып укый торган шигъри юллары белән төгәлләде:  Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта —  Башкаларны чакырганда үзе яккан учакка.  Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт —  Иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып;  Замананың авырлыгын җилкәсенә алганда;  Олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.

… һәм тамашаны үзенең һәрвакыт яратып укый торган шигъри юллары белән төгәлләде:
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта —
Башкаларны чакырганда үзе яккан учакка.
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт —
Иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып;
Замананың авырлыгын җилкәсенә алганда;
Олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор фотосурәтләре.

samtatnews.ru

* * *

Концерттан соң уйланулар

Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сара­енда Татарстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.

Озакка сузылган кышкы каникуллардан соң халык эш­кә җигелеп өлгермәгән әле, күрәсең – тамаша залы тулы.  Гаҗәп инде, утыз ел буе сәх­нәдә җырлап, популярлыгы аз гына да кимемәгән Хәния Фәр­хи тагын аншлаг җыеп, гаст­рольләрдә йөри.

Нәрсәсе белән тамашачы игътибарын үзенә тартып тора соң ул? Моңлы тавышы белән дияр идең – хәзерге яшьләр арасында аны уздыручылар юк түгел. Белем дисәң – укыганнар, буй-сын, чибәрлек ди­сәң – үзәк өзгеч матурлар, тавыш дисәң – дөнья аренасына чыгарлык итеп җырлыйлар яшьләребез.  Әнә, Динә Гарипованы гына ал, нишләтә бит!

Бәлки сер Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” эстрада төркемендәге егетләрдәдер? Бу юлы ул үзе: “Яшьләр белән җырлаганга күрә картаймыйм”, — дип серен тиште. Дөресе дә шулдыр – йолдызның берсеннән-берсе матур күлмәкләре дә, моңлы тавышы да, гел елмаеп торучы мөлаем йөзе дә шаян егетләрдән башка моңсурак күренер иде кебек. Сугыш кырында бер генә кеше батыр була алмаган кебек, җырчы да сәхнәдә берүзе бәйрәм ясый алмый. Шуңа күрә “Бәйрәм” ансамбле Хәниянең талант кырларын тагын да баета, тагын да үткенрәк итеп күрсәтә.

Гитарачы Марсель Шәмсет­динов, саксофончы Максим Морозов, гармунчы Илнур Саттаров, җырчылар Фәннур Нә­җипов, Рузил Гыйльфанов, Линар Насыйров,  Диния Кәримуллина һәм җырларга аранжировка ясаучы Фәрит Миңлебаевларның хезмәте зур. Алар үзләре дә данлыклы җырчы белән гастрольләргә йөреп тәҗрибә туплыйлардыр. Берникадәр вакыттан соң араларыннан йолдызлар да калкып чыгар әле. Тик алар Хәния апалары кебек популяр була алырлармы икән?

Мин быелгы тамашаны башта монолог дип атарга теләгән идем. Хәния Фәрхи, инде ничәнче тапкыр, сәхнәдән үзе, ире, ике кызы һәм оныгы турында сөйләде, әниләргә, туган авылына, дусларына багышлап җырлар җырлады. Ләкин халык Хәниянең һәр адымын да яхшы белә, ә җырларын телевизордан, аудио- һәм видеотасмалардан да карый ала бит. Шулай да, нишләптер, кар ера-ера булса да, барыбер яраткан җырчысын тыңларга Мәдәният сарайларына килә, сәхнәгә конфет тартмалары һәм чәчәк бәйләмнәре ташый. Димәк,  бу концерт аның өчен монолог түгел, ә диалог. Менә мин дә “Баламның балалары”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Санама ел­ларымны” җырларын бүген мең дә беренче тапкыр тыңлаганмындыр.  Хәниянең чибәр йөзенә карап, аңа кушылып җырлап утырганда күңел ничектер нечкәреп китә, туган авылыңны, яшьли сөйгән ярларны, еракта яшәүче балаларны һәм оныкларны күрәсе килә башлый. «Эх, “яшьлегем!” — дип, өзелеп җырлар идем, өзелеп җырлый торган җыр булса; яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, кире кайта торган юл булса!”

Ә, бәлки, Хәния Фәрхи популярлыгының сере дә шундадыр? Аның иҗаты безнең яшьлегебезгә барып тоташа бит! Залда утырган халыкның да күпчелеген илледән узган яшьтәшләр тәшкил итә. Әнә, концерт тәмамлангач та, әле озак кул чабып озаттык үзен, һич аерыласы килмәде. Бу “Бәйрәм”нән аерылып өйгә кайткач, тагын тормыш мәшәкатьләренә кереп чумарга,  көзгегә карап, үзеңнең тагын бер елга олыгайганыңны күрергә туры киләчәк бит. Бер-ике сәгатькә генә булса да яшьлегебезгә кайтара алганың өчен рәхмәт сиңа, Хәния ханым!

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

“Бердәмлек”.

Просмотров: 2128

2 комментариев

  1. 4 часа с одним лишь антрактом в 15 мин! ни одна звезда российской эстрады так не выложится на все 200!!! Бравооо!

  2. Обалдеть такая красотка!!!!!!!