Гомернең бер көне дә кабатланмый. Һәр көн үзенең мизгелләре, куанычлары, шатлык-кайгылары белән әкрен генә мәңгелеккә тарих битләренә языла бара. Һәркайсыбызның күңелендә гомерлеккә уелып калган көннәр, тормышыбызда тирән эз калдырган кешеләр бар.
“Күңел бит ул диңгез кебек, бер чайкала, бер тына. Нинди генә кыенлыклар килсә дә сабыр булыгыз, кайгыларга бирешмәгез”, — дип өйрәтә иде безне әниебез. Ә хәзер бу сүзләрне еш кына без Байтуган авылы имамы Хамматнур абыйдан ишетәбез.
Хамматнур абый һәм Сәгыйдә апа Гариповларның Чәбе урамында урнашкан өйләрендә мин еш кунак. Әлеге гаиләдә бер-берсен аңлап, ихтирам итеп яшиләр. Аларның тормышны, хезмәтне яратуы туганнарын да, авылдашларны да сокландыра.
Хамматнур абыйның бабасы белән минем бабай – бертуганнар. Очрашканда без аларны да, башка туганнарыбызны да искә алабыз, үткәннәр турында сөйләшәбез. Сугыш башланганда Хамматнур абыйга – 4, абыйсы Мингазизгә 13 яшь була, ә энеләре Әбүзәр әтиләре Газизнур абыйдан 1 яшьтә кала.
Әниләре Миңнур апа тол килеш, бер ялгызы өч бала тәрбияләп, аларны аякка бастырганда күргән кыенлыкларны сөйләгәндә Хамматнур абыйның күзләре яшьләнә. Ачык йөзле, киң күңелле бу кеше үзе дә тормышның ачысын-төчесен күп күргән, шулай да кешелекле, мәрхәмәтле булып калган.
- Безгә тәрбия бирүдә Нургали абзамның да өлеше зур. Ул һәрвакыт акыллы, файдалы киңәшләр бирә иде. Бер хәл бигрәк исемдә калган. Бервакыт, мин мәктәптән кайтып кергәндә, Нургали абзый бездә мал чала иде. Мин тиз генә өс-башымны алыштырдым да, аның янына чыгып, ярдәм итә башладым. Шул вакытта Нургали абзый миңа: “Улым, бар яңадан әйләнеп кил”, — диде. Мин аптырап калдым, ләкин яңадан әйләнеп килдем. Ул мине шулай өч мәртәбә борып җибәрде. Дүртенчесендә, безне күзәтеп торган әнием:
- Улым, баштан абыең белән исәнләш, аннан соң: “Аллаһы ярдәм бирсен, итегез тәмле булсын”, — дип әйт, — диде.
Мин үземнең хатамны аңлап, әнием кушканча эшләдем. Нургали абзый: “Менә ичмасам егет! Хәзер эшкә тотынсаң да була инде. Кил әле, ярдәм ит миңа”, — дип елмайды. Әгәр ул мине кабат-кабат борып җибәрмичә: “Нигә исәнләшмисең?” – дип кенә искәрмә ясаган булса, мин моңа бик игътибар да итмәгән булыр идем. Зирәк абзам шулай берничә тормыш дәресе бирде миңа, — дип искә ала Хамматнур абый.
Гариповларның балалары дә тәртипле, акыллы, тәүфыйклылар. Кызлары Рузалия (ул Хамматнур абыйның яшьли бакыйлыкка киткән тормыш иптәше Энҗе апа белән уртак кызы) – Оренбург өлкәсе Соль-Илецк шәһәрендә, ә уллары Тәбрис һәм кызлары Илһамия Камышлыда яшиләр. Инде үзләре әби-бабай булганнар, балалары, оныклары белән бергәләп төп йортка кунакка кайталар, әти-әниләренең хәлләрен белеп торалар.
Яшьтән эшкә өйрәнеп үскән Хамматнур абый бер эштән дә курыкмый. Армиягә кадәр ат караучы булып эшли, соңрак кашык, тәгәрмәч ясау белән шөгыльләнә. Ә 3 ел Литвада хезмәт итеп кайткач, яңадан колхозга эшкә керә. 18 ел буе “Россия” колхозы рәисе урынбасары булып эшләгәндә дә җиңел булмаган аңа. Җәмәгать эшләре белән йөргәндә машиналары ватылып, юлда да кунарга туры килгән, күз ачып булмаслык кышкы бураннарда да калганы булган. “Иң кыен вакытларда да миңа әбием өйрәткән догалар ярдәм итә иде”, — дип сөйли Хамматнур абый.
1995 елда аны Байтуган мәчетенә имам итеп билгелиләр. “Динсезлек елларыннан соң мәчетне кабат ачар өчен күпме түрәләрнең ишекләрен шакырга туры килде”, — дип искә ала Хамматнур ага Гарипов.
Бу изге эштә аңа булышкан сугыш ветераны Салих абый Әхмәдиевка һәм башка авылдашларына да рәхмәтле ул. Хамматнур абый бүген дә авыл халкына дин эшләре буенча даими ярдәм күрсәтеп тора, никах укытсалар да, мәет озатырга булса да, аны чакыралар. Әкренләп дингә яшьләрнең килүе дә аның дин юнәлешендәге эш нәтиҗәседер.
Авылыбызда Хамматнур абый кебек сабыр акыл иясе булганга мин генә түгел, барлык авылдашларым да куанадыр. Күпме генә еллар үтсә дә, Хамматнур абыйның яхшылыклары, ул биргән ислам дәресләре онытылмас.
Нурания АБЗАЛОВА.
Байтуган авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1501
шатлык бит ул туганнар белэн бергэ яшэу1