Онытырга телим — мөмкин түгел, яралары калган йөрәктә

image (9)

Йосыповлар гаиләсе.

- Мин Бөек Җиңүдән соң туган бала. Ләкин ачы язмыш мине һәм минем әниемне, абыемны бик каты сынаган. Тормыш авырлыгын без күтәреп тә, өстерәп тә тарттык, ләкин сыгылмадык, шартлап сынмадык. Әле дә булса минем үткәннәрем төшләремә кереп йөдәтә. Менә шундый йөрәк өзгеч истәлекләр белән башлады әңгамәбезне Иске Ярмәк авылында гомер итүче Миннур Мисбах кызы Йосыпова.

Сугыш чоры балалары. Алар мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәгәннәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмаганнар. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп кергән, өмет -хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай — һай нык татыганнар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар, ятимлек ачысын да белгәннәр, ач үлем белән күзгә-күз очрашканнар. “Безнең буын язмышына тирән эзен салды ул сугыш. Ачлык, ятимлек чыныктырды, ныгытты. Бөтен гомеребезгә җитәрлек күркәм сыйфатлар әнә шул елларда ук бөреләнгәндер. Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, тешен кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән бит без,-дип дәвам итте сүзен Миннур апа.

Миннур апаның әтисе Мисбах Нуретдин улы Субеев Мәчәләй авылында туып үскән. 1938 елның март аенда ул Минеслу Хәләфетдин кызы белән гаилә кора. Ләкин яшь гаиләгә куанып яшәргә насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул хәсрәтле көн яшь Минеслуның күңеленә нык уелып кала. “Иртән яңгыр явып узган, болытлабрак тора. Сугыш хәбәрен ишеткән авыл халкының да күңелен болыт сарды, киеренкелек, гаҗизлек биләп алды бугай. Алга таба ни булыр? Моны әле беркем дә белми. Әмма хәвеф, югалтулар буласын сизенәләр… Шул көннән башлап авылда хәрби чор тәртибе урнашты. Фронтка повесткалар килә башлады. Ир-егетләрнең иң беренче төркеме 25 нче июнь көнне китте сугышка. Алар арасында әтиегез дә бар иде”,-дип еллар үткәч искә алып Миннур кызына сөйли ана.

Ирләрне авыл башына кадәр бөтен авыл халкы озатырга бара. Минеслу иренең муенына сарылып елый. Аның кулында сукыр кайнанасы, иренең вафат булган беренче хатыныннан калган ике яшьлек кызы Фәһимә кала. Өстәвенә хатын үзе дә бәби көтә. Ничек яшәрләр алар? Мисбахы гына исән- имин әйләнеп кайтсын иде. Калганына ничек тә чыдар ул. Шушы уйлар белән ул елый-елый ирен сугышка озата һәм хәлсезләнеп ятагына кайтып ава. 15 август көнендә ул тупылдап торган ир бала тудыра.

Ләкин бәби таптым дип өйдә утыра торган заман түгел. Бронь белән калдырылган 6-7 тракторчы, комбайнчыны санамаганда, хезмәткә яраклы бөтен ир-атлар да фронтка китеп беткән. Барлык эш хатын-кыз, бала-чага, карт-коры җилкәсендә калган. Авылда хезмәтнең ниндие бар — Минеслу көн-төн белән исәпләшми барында башкара. “Ул чакларда ике сөйләшеп тору юк, нинди эш кушыла, ул-закон. Көлтә ташу, печән чабу, аны тартып ташу. Урман кисәргә бару, кышкы, язгы вакытларда дистәләгән чакрымнардан ат, үгез җигеп чәчүлек орлык ташу-бары да безнең әниләр аша үткән. Ачлы-туклы килеш авыр хезмәттә булса да, зарланмаган, фашистлар тизрәк җиңелсен, сугыш бетсен дип тырышып эшләгән”,- дип яшьле күзләрен сөртә Миннур Мисбах кызы.

-Әле бит колхоз эшеннән тыш, фронт өчен җылы киемнәр җыю, оекбаш, бияләйләр бәйләү кебек башка эшләр дә бар. Фронт өчен йомырка, сөт, май, бәрәңге тапшырганнар әниләр. Җиңү дә шулай олысы-кечесенең тырышлыгы, фидакарьлеге, аяусыз хезмәте бәрәбәренә яуланган. Хатын-кыз, бала-чага кулына калып та, колхозлар таралмаган, терлекләре ачка тилмермәгән, басулардан уңыш алынмый калмаган, җирләр дә сөрелгән. Авыл халкына да, азатлык өчен көрәшүче солдат белән беррәттән һәйкәл куярлык!

Сугышның беренче айларыннан ук авылга кайгылы хәбәрләр килә башлый. Батырларча һәлак булды… Хәбәрсез югалды…Мондый кайгылы җилләр күп кенә капкаларны шакый. Күпме әниләрне тол, бик күп балаларны атасыз-ятим калдыра. 1944 нче елны Мисбах Нуретдин улы бик каты яраланып госпитальдә дәвалана, аннан берничә айга туган авылына кайтырга насыйп була. Ул улы Әхмәтзыяны туйганчы сөя, әнисен, хатынын, кызы Фәһимәне күрә ала. “Көтегез, исән-сау кайтырмын”, дип киткән солдатның вафат хәбәре генә гаиләсенә килеп ирешә: “Ручной пулеметчик первой стрелковой роты, красноармейц Субеев  Мисбах Нуретдинович героически погиб 7 мая 1945 года, похоронен в селе Бергсдорф, Германия”.

Җиңү көненә ике көн кала геройларча вафат була Мисбах Нуретдин улы. Гаиләсе ни кичергәнен язып кына бетерерлек түгел. Җитмәсә Минеслу икенчегә бәби дә көтә икән. Бу кайгылы хәбәрдән соң бала табу үлем белән бер. Тик нишли аласың, туачак җан булгандыр, 1945 нче елның октябрь аенда дөньяга кыз бала туа. Аңа Миннур дип исем бирәләр.

-Әни мине табасы килмәгән, авыр әйберләр дә күтәреп караган. Ничек ашатырмын, дип уйлагандыр. Безнең буын балаларын әти назыннан, бүтән берни белән дә алыштыргысыз ата терәк-таянычыннан, әти яклавыннан, әтиле булу бәхетеннән мәхрүм итте сугыш. Әтиле балаларга кызыгып карадым, алар ит ашаганда без икмәккә тилмердек. Иң тәмле ризык миңа кабартма белән катык иде. Ипине дә әни сугыштан соң ничә еллар гына үткәч пешерә башлады. Абый, апай белән тавыкларга пешергән вак бәрәңгене ашап үстек. Әти кайтып киткәндә шинелен калдырган булган. Әни аны бишмәт ясатып тектерде. Абый мәктәптән кайтканын көтеп тора идем, кайту белән тизрәк бишмәтен киеп мәктәпкә чабам. Шулай укыдык без, тырыштык, әнинең йөзенә кызыллык китермәдек. Әтинең атасы-бабабыз сугышка кадәр чыккан янгыннан соң зур өй салып калдырган булган. Бу өй безгә бик тә зур хәсрәтләр китерде. Чөнки кышын җылыта алмыйбыз. Уф Алла арбасын без күп тарттык абый белән. Чыбык — чабык, сыерыбызга печән шуның белән ташый идек. Әни бит гел колхоз эшендә, йортка эшли алмый. Шушы ачлык аркасында абый да имгәнде. Узып баручы машинага көнбагыш төбе алырга менгәч егылып төште. Шушы кыенлыкларны еш уйлыйм, онытырга телим-мөмкин түгел, яралары калган йөрәктә”.

Тормышның төрле авырлыкларын күрергә туры килә Миннур апага. Ач булып йөргән көннәре дә булгалый. Ләкин вакыт үтә, тормышлар әкрен генә уңай якка үзгәрә башлый. Абыйсы тракторчы һөнәрен үзләштереп, корыч атның рычагы артына утыра. Әнисенең шатлыгы гына ни тора! Ни дисәң дә гаиләдә ир кеше бит, утын, печән әзерләү, аларны кайтару җиңелрәк булып китә.

“Нинди авыр чакларда да сыерсыз калмадык без. Инде картаеп беткән сыерны, мин мәктәпне тәмамлап укырга китәргә булгач суйдылар. Акчасына әни миңа пальто алып бирде. Шуны институтта укып бетергәнчегә кадәр киеп йөредем”,-дип сүзен дәвам итә Миннур ханым.

Әтисез, тормыш михнәтләрен татып үссә дә, Миннур бик чая, укуга хәвәс кыз булып үсә. Бар теләге-югары уку йортында белем алып, укымышлы кеше булу. 1965елда ул Кинель поселыгында урнашкан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлагач Похвистнево районы “Карл Маркс” колхозына баш зоотехник итеп җибәрелә. Шул ук елны уку чорында дуслашып йөрегән, бергә һөнәр үзләштергән Мәҗит Зәки улы белән гаилә коралар. Иске Ярмәк авылы халкы яшь киленне үз кешеседәй кабул итә. Яшьләр авылга кайтып төпләнгәч эше дә табыла. Миннур — зоотехник ярдәмчесе, Мәҗит — партком секретаре, аннан соң колхоз рәисе булып эшли башлый. Гаилә коруларына бер ел дигәндә, бәхетләре аякларына уралып уллары Марс туа. Гаилә тагы да ишәя. Бер-бер артлы карлыгачтай ике кыз туа. Миннур Мисбаховна яхшы хуҗабикә, сөекле ана, тәүфыйклы килен, җитәкченең түземле хатыны, авыл өстендә дә хөрмәтле кеше булып гомер юлы үтә. Тормыш иптәше Мәҗит абый белән балаларын үстереп, укытып, тормыш юлына озаттылар. Балалар тәрбияләү елларында матур итеп өй җиткерделәр, хәзер шул куышларында балаларын, оныкларын кунак итеп гомер кичерәләр. Миннур апа кайнанасы белән 27 ел яшәп, аны да соңгы юлга кадерләп озаттылар. Абыйсы вафат булгач 92 яшьлек анасын үзләренә алып кайтып тәрбия кылалар. Миннур Мисбах кызының халык алдында да йөзе якты. 1985 елны аны авыл советы секретаре итеп сайлыйлар. Ул 20 ел хезмәт гомерен халык мәнфәгатен кайгыртып, 15 ел колхозда зоотехник ярдәмчесе булып эшли. Аның хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяли. 1978 нче елны аны “Победитель социалистического соревнования”, 1980 нче елны “Ударник десятой пятилетки” знаклары, ә 2003 нче елны “За заслуги в проведении всероссийской переписи населения” медале белән бүләклиләр, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре дә күп аның.

Тормышларына да күз генә тия күрмәсен, авылда үрнәк гаилә булып саналалар. Менә шундый матур фикерләр, күңел тулы кичерешләр белән кайттым мин Йосыповлар гаиләсеннән. Алар белән сөйләшер сүзләрең бетмәс төсле. Йосыповлар тормышка шундый оптимистик рухта карыйлар, һәркемгә үзенең үгет-нәсихәтләрен дә бирә беләләр. Аллаһы Тәгалә аларны исәнлектән генә аермасын, балаларын, оныкларын куандырып гомер итәргә насыйп булсын иде.

 Фәния КӘРИМОВА. 

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1387

Комментирование запрещено